Җилне иярләүчеләр Чатыртауга җыелды

«Уй-хыялларыңа канат куяр өчен, шушындый лаек биеклек кирәк икән. Кочагыңда - рәшә сулышыннан тибрәнгән япан киңлекләр. Бу кодрәт каршында үзеңнең бик кечкенә зат икәнеңне беләсең, әмма тау, үз биеклеге белән исертеп, сиздермичә генә олылау хисе - юаныч бирә, күңел дөньяңның чиге офык сызыгына тоташа да... йөрәгең тау йөрәге белән бер...
Татарстанның иң биек нокталарының берсе булган Чатыртау җилен ныклап торып «эшкә җигә» башладылар. Юк. Җил тегермәне куймадылар анысы. Азнакай, Баулы, Алабуга, Чаллы, Зәй, Туймазы, Октябрьск, Түбән Кама һәм Әлмәт парапланеристлары җыелды анда. Моңа кадәр мәшһүр якташыбыз язучы Марсель Галиев мәдхия җырлаган Чатыртауның мәгърурлыгын, аның «саф, мәҗүси» җиленең - әйе, әйе, «үлән өстенә менеп мәтәлчек ата, билеңнән алып көрмәкләшә, аягыңа сөт тешле көчек булып сарыла, куеныңа кереп, суык борынлы песи булып мырылдый, сабый булып чәчеңне тузгыта, йолыккалый» торган җилнең җирдән каерып алып күкләргә ашырырдай куәтен дә тойдылар ул көнне парапланеристлар. «Марсель ул Чатыртауны шуның кадәр күтәрде. Аның янында Памир таулары бер түмгәккә генә әйләнеп калды», - ди торган иде Туфан ага Миңнуллин. Спортчылар да яратты, үз итте бу тауны. Әбичәч-кылганнар өстенә түшәлгән төрледән-төрле «канатлар»ның җилгә сусап ятуы да, җил иркенә буйсынганнарына күзгә күренеп «җан иңүе» дә үзе бер гаҗәеп манзара иде. Аннан, тын алырга да онытып, җир белән күк арасында колач җәйгән канатларны күзәтергә генә кала. Үзебезчә итеп тауканатлар, җилканатлар кебегрәк сүзләр белән дә атап булыр иде аларны.
- Без һава торышына тулысынча буйсынабыз. Шуңа да аңа, «сез», дип, олылап эндәшәбез. Яшьләрне өйрәтүе бик җиңел. Алар шундук эләктереп ала. Очкандагы хис-тойгыларны аңлатып бетерә торган түгел. Үзебезнең клубта гына да соңгы елларда 60лап кеше шөгыльләнде. Балаларны без өйрәтә алабыз, әмма бу өлкәннәрнең матди ярдәменнән башка булмый. Бүген исә биредә бары тәҗрибәле парапланеристлар гына катнаша, чөнки каршылык полосасы булган агачларны да үтәргә кирәк, - ди ярышларның баш хөкемдары, Казанның «Икар» үтә җиңел авиация клубы җитәкчесе Радик Туйкин.
Баулыдан килгән Олег Назаров та әле булса җирнең түгел, ә күкнең тарту көчен тоеп яшәүчеләрдән. Украинада һәм Польшада 20 ел буе гражданнар авиациясе очучысы булган. Ул җитәкләгән «Flyday» клубы аша да 45ләп үсмер үткән. Россия күләмендәге ярышларда да катнашканнар. Призлы урыннар алганнар. «Самолетта очу ул бүтән нәрсә. Анда техника, мотор тавышы. Ә менә бу очу - чын очу, ичмасам. Монда шуның кадәр егәр, ләззәт аласың», - ди ул, рухланып.
Шулай да ничәдер минутка сузылган әлеге кәеф өчен күпме түләргә кирәк соң? Баксаң, иң очсыз дигән параплан да 40 мең, яхшы дигәне исә 60 мең сум тора икән. Аңа тагын подвеска, ягъни очучы утыргычы (15 мең), хәвефсезлекне тәэмин итәргә запас парашют (12 мең), махсус баш киеме (3 мең) дә кирәк. Инде кош күреме югарылыгыннан күргәннәреңне кинога да төшерәсең килә икән, шлемга беркетелә торган камерасыз (12 мең) да булмый, диләр.
2003 елда ук икесенә бер параплан сатып алып, Чатыртауга беренчеләрдән булып менгән сабакташ дуслар Рөстәм Мәһдиев (Азнакай) һәм Илдар Гәрәевне (Түбән Кама) дә биредә очраттым. Әле булса очалар. Алган травмалары да бу экстримга киртә куя алмаган. Шул ук вакытта Данис Мусин җитәкчелегендәге «АзФлай» - Азнакай командасы ярышта чыгыш ясаган иң яшь командаларның берсе булды. Составында ике очучы кыз булган бердәнбер команда буларак та, кабул итүче як буларак та алар игътибар үзәгендә иде.
Көн дәвамында барган ярышларда билгеләнгән маршрут буенча ераклыкка очуда Альберт Хуҗиев (Баулы), Рөстәм Мәһдиев (Азнакай) һәм Сергей Кондауровка (Чаллы) тиңнәр булмады. Ә җиргә төгәл очып төшүдә Айнур Ганиев (Баулы), Данис Мусин (Азнакай) һәм Сергей Кондауров (Чаллы) аерылып торды. 18 яшькә кадәрлеләр арасында Камил Шамгулов яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Шәхси беренчелектә җиңеп чыккан 26 яшьлек Альберт Хуҗиевны тотрыклы һәм камил техника күрсәтүче буларак билгеләп үттеләр. 11 яшендә оча башлаган егет икән Альберт. Җиңүчеләргә Азнакай муниципаль районының яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык буенча идарәсе әзерләгән диплом, медальләр,акчалата бүләкләр һәм кызыксындыру премияләре тапшырылды.
Ике көн дәвамында барган әлеге чараны Азнакай үсмерләр хәрби-патриотик спорт аэроклубы директоры, элеккеге очучы Илдар Фазуллинның, шулай ук Әлмәт, Казан, Чаллы һәм Түбән Камадан дельталетларда килгән дусларының күрсәтмә чыгышлары да бизәде. Үтә җиңел авиация федерациясе рәисе Владимир Чупарков та, Азнакай муниципаль районы хакимият башлыгы Марсель Шәйдуллин да, аппарат җитәкчесе Айдар Хәлиуллин да шунда иде ул көнне. Алар исә күңел халәтен күкләргә күтәргән әлеге чарада катнашучыларга рәхмәтләрен җиткерделәр. Үзенең тауканатларын гына түгел, ә учакта пешкән пылау исен дә Чатыртау җиле әле озак юксыныр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме? Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!25101
-
30 март 2023 - 15:11Картлар йортына жибәрерләр әле, дәүләт урамда калдырмый хәзер Туган авылым урамын, кабат-кабат урадым, дип җырлана жырларда. Туган авылым Юлбат (Саба районы) ике тау арасына урнашкан. Авыл уртасыннан инеш ага. Ә чишмәләре саф сулы.49902
-
30 март 2023 - 13:50Фирдүс Тямаев: “Минем өстәлдә аракы юк” Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев белән әңгәмәнең дәвамын тәкъдим итәбез.127706
-
30 март 2023 - 13:48Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды Бүген Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин фән һәм мәдәният эшлеклеләренә, мәгариф, сәламәтлек саклау, дәүләт һәм муниципаль идарә, нефть тармагы, төзелеш, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды. Казан Кремлендә узган тантаналы чарада республика парламенты башлыгы 46 татарстанлыга югары бүләкләр тапшырды.11600
-
30 март 2023 - 11:46«“Әнием, минем өчен догалар укы”, – дип әйтә иде...» Тирә-як тып-тын. Ара-тирә агачларның җилдән шаулашып алганы гына сизелә. Әнә кызыл канәферләргә күмелгән каберлек. Сөйгәненең каберлегенә иелеп тын гына Алёна күз яшьләрен түгә.136206
-
30 март 2023 - 11:35“Абыең барыбер остарак. Миңа ошап бетми, алай да тырышкансың...” Гомеренең өченче дистәсен вакларга керешкәнче үк, үз эшен булдырган Саба егете Рөстәм Ибраһимов, әле суынып та җитмәгән бизәкле тимер эшләнмәләренә соклануымны күреп, әнә шулай диде.49001
-
30 март 2023 - 08:19Зәмирә Рәҗәпова-Куприянова: “Балалар өчен яшәп, ПДН юлларында йөрермен дип кем уйлаган...” Аптырагач, йөдәгәч, башын ташка терәгән диме, берәү? Зәмирә белән дә шундыйрак хәл килеп чыккан. Икенче мәртәбә гаилә төзегәч, 2010 елда ипотекага юнәткән фатирларында бәхеткә тиенеп яшәгәндә, өске катка яңа күршеләр килә. Менә башлана шуннан мәхшәр.252706
-
29 март 2023 - 16:25Илсур Метшин: «Бу проектлар Казан территориясендә тормыш сыйфатын бөтенләй башка дәрәҗәгә күтәрәчәк» Киров районын һәм Адмиралтейская бистәсен алдагы биш елда кардиналь үзгәрешләр көтә, биредә яңа дәрәҗәдәге торак төзелешләр барлыкка киләчәк. Вознесение тракты буенда төзелеш планлаштыру проектлары әзерләнә, Порт урамындагы территорияне реновацияләү башлана. Казан Мэры Илсур Метшин «Татар-информ»ның баш мөхәррире Ринат Билаловка биргән интервьюсында торак төзелешенең яңа дәрәҗәсе һәм шәһәр алдында торган бурычлар турында сөйләде.17100
-
29 март 2023 - 15:55«Оныт ул бәндәне, сине руска дип үстермәдек без!» «Барысы да 15 нче туган көнемнән соң башланды. Нәкъ менә бәйрәмнән соңгы икенче көнне безнең сыйныфка яңа егет килде. Бер карауда ук гашыйк булдым зәңгәр күзле Коляга. Әйе, рус иде ул. Сыйныфыбыздагы бар кыз да аңа игътибарсыз калмады. Бу хәл мине тагын да кыздырды, дәртләндерде. Коля үзе дә мине аерды, дәресләрдән соң өйгә озата башлады.299003
-
29 март 2023 - 15:25Җене сөймәде шул керпене, алып атардай булды (уены-чыны бергә) Яңа билгеләнгән җитәкче коробкага салынган Яңа ел бүләкләре арасыннан уенчык керпеләрне берәм-берәм идәнгә, ә соңгы кулына алганын тәэминатчы булып эшләүче Илсур Харисовичның йөзенә бәрде.45901
-
29 март 2023 - 13:46"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..." Дистә елдан бирле сүзе дә күп, вәгъдәсе дә бар, әмма чишелеше юк. Юлсызлыктан зарланып, кабат чаң суккан Әтнә районы Казак Үртәме авылы халкының көн күрмеше әнә шундыйрак хәлдә. Кара көз җиттеме, яз килдеме авылга – юл өзелә. Каенсар белән ике арадагы 5 чакрым араны җәяү дә үтәрлек түгел, тәмен татыганнар белә – өшегән балчык бутыеңны ун куллап сөйри ул төпкә.87512
-
29 март 2023 - 12:34Татарстан җилне дә эшкә җигәргә җыена Башкаланың «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 5-7 апрельләрдә энергетика һәм энергия чыганакларын нәтиҗәле файдалану буенча Татарстан халыкара форумы була. Әлеге чара Татарстан Хөкүмәте күрсәтмәсе нигезендә оештырыла.17101
-
29 март 2023 - 11:59Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..." Фирдүс Тямаев белән гел көтмәгәндә әңгәмә кордык. Шаулап узган концертларының берсеннән соң, төнлә сөйләштек. Тамашадан соң, арган булса да, каршы килмәде. Фирдүс сорауларга икенләнмичә, төгәл җавап биреп барды. Әңгәмәнең беренче өлешен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.285849
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
30 март 2023 - 04:17Без имениТапканнар дип хэбэр бар иде киче, инстаграмда.Казанда ике мөслимә кыз югалган
-
29 март 2023 - 21:56Без имениСәлам алейкум уа рахматуллахи уа бярякатуху! Бу эшлягян эшляр, югарыда айтелгянчя, иманда булып киткянняргя геня утяля?!? Шулайиы?!Дөньядан киткәннәргә ничек ярдәм итәргә?
-
29 март 2023 - 19:27Без имениБик яратып тынлыйм Фирдусне. Жырлый да, бии дэ. Барысын да булдыра. Узе дэ бик ягымлы кеше. Чын Артист. Горурланабыз. Сэлэмэт булсын. Унышлар, только Алга.Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:39Без имениБерэунендэ тынламагыз, уз йорэген кушканны эшлэ. Ботен кешенен язмышы, бер торле булмый."Бер төнлек хатын кирәкми миңа..."
-
29 март 2023 - 15:36Без имениБик хормэт итэм Фирдусне! Аллахы тэгалэ саулыклы озын гомерен бирсен!Унышлар телим Фирдускэ!Фирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 15:01Без имениФирдуснен жырларын бик яратам. Ижади унышлар. Барысы яхшы булсын, аминФирдүс Тямаев: "Йөрәк белән дә проблемалар бар..."
-
29 март 2023 - 14:46Без имениАллан рэхмэте белэн юл булса ярар иде .Безгэ ярдэм итеп булышсалар ярар иде.Шушы ураза айларында саваплы эшлэр не эшлэсэлэр ярар иде🤲Гульнур сина аерым бик зур рэхмэтэ шушы Уртэм халкыннан🤲"Узган атнада кызым гаиләсе белән кунакка кайтты. Ярты көн батып яттылар..."
-
29 март 2023 - 08:26Без имениБездэ халык йокламый ,лэкин... эш юк бит, район узэгендэ дэ бернини предприятиялэр калмады, авылларны эйткэн дэ юк ,колхозлар кирэк янадан, Саба, Балтачлардагы кебекБалык Бистәсе районы башлыгы Радик Ислямов: "Халыкны уятырга кирәк"
-
28 март 2023 - 21:57Без имениРэхмэт Сезгэ авылдашларым.Шундый матур фото рэсемнэр,язмасы,шигри юллар бик кунелне дулкынлсндыра."Моңсуланам да сөенәм авылга кайткан саен..."
-
28 март 2023 - 16:47Без имени😪😪😪😪😪😪«Әниең авыр хәлдә», - дигән телеграмманы алса да, кызы әнисе янына ашыкмады
-
28 март 2023 - 16:06Без имениМин дэ молодец дим."Кыйныймы ирең? Я бүген үк аерылып кайтып китәсең, я..."
-
27 март 2023 - 09:02Рабит Батулла: «Үз улымның сәнгатен аңлап җиткерә алмыйм» Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Тукай исемендәге республика бүләге лауреаты, Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләк иясе, халык язучысы Рабит Батулла белән очрашуыбыз юкка түгел. Шушы көннәрдә ул үзенең 85нче язын каршылый.128505
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.238601
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.659901
-
30 март 2023 - 16:41"Ул балыкны үзебез ашамыйбыз да... Тотуы күңелле бит": чирме, кирелекме?Идел дә кузгалды... Елгаларда инде узган атнада ук ташу сулары “кайнады”. Күлләрне, Идел култыкларын боз каплаган әлегә. Балыкчылар да шул тирәдә. Кирелекләредерме, дәвасыз чирләредерме, ястык калынлыгындагы язгы бозга ышанырга ярамаганлыгын белсәләр дә, балыкка йөгерәләр. Үткән ялларда күрдегезме икән, чебен кебек сырганнар иде – балыкчылар йөзәрләп!25101
-
30 март 2023 - 16:33Россиядә махсус операциядә һәлак булган ирләрнең тол хатыннарын вузларда бушлай укытырга тәкъдим иттеләр Парламентарийлар хатын-кызларның бер өлеше эшкә урнашу проблемасы белән очрашуын билгеләп үтте.5900
-
24 март 2023 - 12:55"Мунча ташы"ннан киткән Рөстәм Хәсәнов: "Үсентеләр саттым. Курьер булып эшләдем..." Тавыш чыккандыр... Бәлки акча бүлешә алмаганнардыр... Гамилгә түзүләре... Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Хәсәновның “Мунча ташы” театрыннан югылуын тамашачы әнә шулай төрлечә юрады. Сорауларны Рөстәмнең үзенә дә юллаганнар, социаль челтәрдә исә ул: “Үзем өчен киттем, гаиләм, туганнарым өчен”, — диеп җавап биргән. 14 еллык сәхнә юлына киртә куйган сәбәпләрне ачыклар өчен юмористны туган ягында эзләп таптык.193203
-
24 март 2023 - 13:04“Бу хәбәрдән соң терлекнең ите безгә кертелмәгәнме дип шунда ук тикшердек” Яз җитү белән, күчмә кошлар кайта башлады. Шуның белән бәйле рәвештә, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе илдә кош гриппы буенча эпизоотик хәлнең киеренке булуы һәм саклык чаралары күрелергә тиешлеге турында кисәтә.127600
-
24 март 2023 - 13:21Кайбер пәйгамбәрләр янәшәсендә җиде-сигез кеше торыр, кайберләре янында бер яки ике кеше булыр Барча мөселманнар белә: бу дөньяда яшәвебезнең төп максаты – гыйбадәт кылу һәм аның аша Аллаһы Тәгалә ризалыгына ирешеп, җәннәткә керү.110806
-
24 март 2023 - 13:52“Шәфкатьлелек хисен шприцка җыеп, йөрәк тамырына кадап булмый” Газетаның иң зур байлыгы – аның укучылары. Алар күп булса, басманың да абруе зур, урыны халык күңеле түрендә була. Ә инде ул укучы фикерле һәм каләмле дә булса, аның кыйммәте бәяләп бетергесез.111807
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика