16+

Ишегалларына чират җитте

Казанда сентябрь аена кадәр тагын 100 ишегалдында спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак.

Ишегалларына чират җитте

Казанда сентябрь аена кадәр тагын 100 ишегалдында спорт мәйданчыклары җиһазландырылачак.

Шәһәр хакимиятендә булган киңәшмәдә мэр Илсур Метшин узган атнада башкалада тагын бер «Спорт-хаус» ишегалды спорт клубы ачылуын, ишегалды спорт төрләре буенча «MIK Street Workout» ачык Бөтенроссия турниры үткәрелгәнлеген уңай яктан бәяләде. «Сыртланова урамындагы сквердагы кебек спорт мәйданчыгы һәр районда гына түгел, ә һәр микрорайонда булырга тиеш. Моңа зур чыгымнар таләп ителми», - диде ул. Мэр әйткәнчә, һәр кеше спорт белән шөгыльләнә алачак. «Спорт-хаус»лар чагыштырмача арзан бәядән шөгыльләнү мөмкинлеге бирә, ә ишегалды һәм мәктәп яны спорт мәйданчыкларында түләү дә кирәкми. Районнар хакимиятләре башлыклары июль аенда ишегалларын барлаячак. Кулай дип табылган ишегалларына августта спорт җиһазлары урнаштырала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading