16+

«Казанда да юк, юк, Чистайда да юк, юк...» дигән сүзләрне әйтергә язмасын...

Татарстан чемпионатына килүче командалар да, көрәшчеләр дә шактый кимегән. Бар иде заманалар, Казанда узган чемпионатларга 44, 45, 46 командадан 500гә якын көрәшче килә иде.

Татарстан чемпионатына килүче командалар да, көрәшчеләр дә шактый кимегән. Бар иде заманалар, Казанда узган чемпионатларга 44, 45, 46 командадан 500гә якын көрәшче килә иде.

Көрәш буенча Татарстан чемпионаты быел Алабугада узды. Нәкъ менә Татарстан чемпионатының Казаннан читкә чыкканы юк иде әле. Һәрхәлдә, мин көрәш турында яза башлаган чордан бирле мондый хәлнең булганы юк иде әле. Мәйдан хуҗаларына сүз юк, алар булдыра алганча эшне җиренә җиткереп эшләгәннәр. Җиңел атлетика манежын да әйбәт кенә көрәш аренасына әверелдергәннәр. Ләкин аралашкан шактый кешеләрнең фикере бер иде: милли спорт төребез татарча көрәш буенча Татарстан кадәр Татарстан чемпионаты, һичшиксез, Казанда узарга тиеш.

Күңелне борчыган икенче мәсьәләне дә әйтми калдыра алмыйбыз. Татарстан чемпионатына килүче командалар да, көрәшчеләр дә шактый кимегән. Бар иде заманалар, Казанда узган чемпионатларга 44, 45, 46 командадан 500гә якын көрәшче килә иде. Быел исә 35 команда гына (өч команданың берничә кешедән генә торган икенче команда куюын һәм бер генә көрәшчедән торган Мәскәү районы командасын санамасак, 31гә үк әйләнә). Һәм нибары... 274 көрәшче. Борчуга салды бу саннар. Сәбәбен төрлечә атыйлар. Кайберәүләр юл озынлыгын сәбәп итеп китерә, кемдер көрәш федерациясеннән чакыру һәм нигезләмә алмаган, янәсе. Болары аклану өчен сәбәп кенә, әлбәттә. Татарстандагы юлларның сыйфаты хәзер аның озынлыгы, кыскалыгы турында уйланырга сүз дә калдырмый. Чакыру алмадык диючеләрне бөтенләй аңламадык. Беренчедән, чакыру үзәкләштерелгән рәвештә бөтен шәһәр һәм район спорт комитетларына җибәрелә. Икенчедән, Татарстан чемпионаты турында соңгы берничә ай эчендә көрәш җәмәгатьчелеге шулкадәр гөҗләде ки, көрәштән ерак булучылар да бу турыда хәбәрдар була башладылар.

Авылларда көрәшүче егетләр калмавы, ярышларга, көрәшкә бармак аша гына караулар, әзерлек системасының бөтенләй булмавы яки бетүе, үз көрәшчеләребезне саклый белмәү... – менә болары сагайта торган сәбәпләр. Шуңа күрә читтән көрәшчеләр чакырабыз хәзер. Көчле, әзерлекле егетләр килә. Безнекеләрне дә җиңәләр, чемпион яки призер булып калалар. Быел әнә бигрәк тә Теләче өчен көрәшүче башкорт егете Артур Зөлкәрнәев өчен сөендем. Финалда тагын “оттырыр” дип уйласалар да (Россия чемпионатында Башкортстан данын якларга тиеш дип кабул ителде), отты ул. “Иң зур хыялларымның берсе иде бу. Татарстанда Татарстан егетләре белән көрәштә чемпион буласым килгән иде”, дип белдерде Артур. Афәрин! Үзе белән бер үлчәүгә шәкертен дә алып килгән, Денис Ускомбаев Чистай өчен көрәшеп, өченче урынны яулады. Россия чемпионатында Башкортстаннан бу үлчәүдә нәкъ менә соңгысы чыгыш ясарга мөмкин, диләр. Бар да без теләгәнчә булып чыкса, Россия чемпионатында Татарстан данын башкорт егете яклаячк дигән сүз бу. Сәер булса да, нишлисең инде. Сәер хәлләр безнең көрәштә җитәрлек инде ул...

Яшьләр, моңарчы исем-фамилияләре бик яңгырамаган көрәшчеләр бу юлы да шактый булды. Һәм алар җиңүчеләр арасына да бик күп керде. Әлмәт өчен чыгыш ясаган 19 яшьлек Алмаз Гәрәев әнә икенче урында. Моннан 26 ел элек әтисе, спорт остасы Руслан Гәрәев та 20 яшендә беренче тапкыр Татарстан чемпионатында катнашып, өченче урынны яулаган булган. Тарих кабатлана диләр бит. Алмаз да әтисенең уңышларын кабатлар, хәтта уздырыр да дигән өмет бар.

Гомумән, Әлмәтнең яшь егетләре сокландыра. Шул дәрәҗәдә яшь егетләре үсеп җитте ки, япь-яшь Рафаэль Бильданов, Дмитрий Гайнеев, Рубин Раджабовлар хәзер инде өлкәннәр, ә Айрат Сәмигуллин, гомумән, ветеран көрәшче буларак кабул ителә. Буыннар алмашы акыллы рәвештә алып барыла биредә.

Гомер-гомергә иң оста, көчле көрәшчеләр җыелган 70 килода да әнә яшүсмер яшеннән әле генә чыгып баручы Лаеш егете Илдус Камалов җиңү яулады. Бу ярышка шул дәрәҗәдә әйбәт әзерләнгән ул, бөтен көндәшләрен диярлек (көнбагыш чирткән кебек) чистага салып барды. Җәрәхәтләргә бирелмичә, үзен тагын да ныгыткан очракта, бу егет бик өметле күренә.

Чаллы командасы бу юлы алтынчы урында гына. Узган ел нәтиҗәләре буенча алар командалар арасында еллык беренче урынны яуладылар. Ә монда... Объектив сәбәпләре дә бар, әлбәттә. Радик Сәлахов бу юлы Зәй командасы өчен көрәште. Алабугада җиңел атлетика манежы җитәкчесе Илнар Галимов көрәшеп тә тормады – оештыру эшләре белән мәшгуль иде ул (тет-а-тет сөйләшкәндә, форма начар дип тә әйтеп алды әле үзе). Азат Габдрәшитов беренче әйләнештә үк оттырды. Авырлык куу да (җәй көне 115тә көрәшергә җыенам дигән иде ул, анысын исә көтмәгәндә бетереп куйдылар, нәтиҗәдә 115 ут уйнаткан егетләрнең берсе дә җиңүчеләр арасына керә алмады), кулының төзәлеп бетмәве дә үз ролен уйнагандыр. Сәбәпләре булса да, Чаллыга “запас прочности” җитми кебек. Бер айдан, үзләрендә узачак Муса Җәлил турнирына алар ныклап әзерләнер, Татарстан чемпионатында күрсәтеп бетермәгәннәрен күрсәтерләр дигән өметтә калабыз.

Радик Сәлахов дигәннән, Алабугада тарихи вакыйга булды. Зәй егете Татарстан чемпионатларында 12нче җиңүен яулады һәм җиңүләр саны буенча рекорд куйды. Узган ел алар Раил Нургалиев белән икәү 11нче җиңүләрен яулаган иделәр. Раил көрәштән китте, димәк рекордсмен берәү генә калды. Радик әле көрәштән китәргә җыенмый. Бар да әйбәт барса, рекордлары тагын берничә тапкыр яңарыр дигән ышаныч бар.

Бераз аскарак төшкән Лаеш командасы да составны әйбәт кенә сүтеп җыйган икән. Вакытында эшләгәннәр. Составларында көчле көрәшчеләр барлыкка килгән, нәтиҗәдә, Лаеш командалар беренчелегендә икенче урынны яулады.

Күчмә Кубокны исә ышанычлы рәвештә “Зилант” командасы яулады. “В одни ворота” булмаса да, җиңүләре шик-шөбһә уятмый. Шул ук системаның тагын бер өлеше – Идел буе командасы да унлыкка керә алды. Расих Габдрахманов һәм аның егетләренә афәрин! Иң мөһиме, эшләп торган кешенең күңелен сүндермәсеннәр дә, комачауламасыннар иде. Гомумән, көрәш дип янып-көеп йөргән, үз акчаларына менә дигән командалар булдырган асыл егетләргә комачауламасыннар иде. Күңелләрен сүрелдермәскә иде андыйларның, булдыра алганча, җылы сүз белән булса да ярдәм итәсе иде үзләренә. «Казанда да юк, юк, Чистайда да юк, юк...» дигән сүзләрне әйтергә язмасын...

Шәхси беренчелек:
60 кг.:
1.    Илфат Миңнегалиев (Лаеш)
2.    Алмаз Гәрәев (Әлмәт)
3.    Алмаз Җиһангәрәев (Чистай) һәм Раил Хәбибрахманов (Теләче)
65 кг.:
1.    Ильяс Юсупов (Зилант)
2.    Ислам Кәримов (Зилант)
3.    Илнар Закиров (Чистай) һәм Инсаф Лотфуллин (Яңа Савин)
70 кг.:
1.    Илдус Камалов (Лаеш)
2.    Рамил Хәкимҗанов (Арча)
3.    Ринат Галимов (Әлмәт) һәм Алексей Сергиванов (Әлмәт)
75 кг.:
1.    Рафаэль Бильданов (Әлмәт)
2.    Рамил Синәкәев (Идел буе)
3.    Райнур Фәйзрахманов (Арча) һәм Илнар Муллахмәтов (Зилант)
80 кг.:
1.    Илназ Рамазанов (Чаллы)
2.    Ислам Закиров (Зилант)
3.    Мөнир Галләмов (Теләче) һәм Булат Гадершин (Чистай)
85 кг.:
1.    Артур Зөлкәрнәев (Теләче)
2.    Булат Москов (Әлмәт)
3.    Денис Ускомбаев (Чистай) һәм Эмиль Мавлин (Теләче)
90 кг.:
1.    Ренас Кәлимуллин (Зилант)
2.    Рүзәл Тимергалиев (Лаеш)
3.    Рөстәм Сәлахов (Чаллы) һәм Айнур Галимҗанов (Лаеш)
100 кг.:
1.    Булат Мусин (Чистай)
2.    Эльдар Хәмитов (Чаллы)
3.    Раил Сәлахетдинов (Зилант) һәм Айрат Сәмигуллин (Әлмәт)
130 кг.:
1.    Радик Сәлахов (Зәй)
2.    Айдар Алтынбаев (Зилант)
3.    Руслан Рәфыйков (Балтач) һәм Заман Эльбеков (Алабуга)
Авыр үлчәү:
1.    Муса Галләмов (Лаеш)
2.    Альберт Ситдыйков (Зилант)
3.    Руслан Абдуллин (Идел буе) һәм Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)

Командалар беренчелеге:
1.    Зилант
2.    Лаеш
3.    Әлмәт
4.    Чистай
5.    Теләче
6.    Чаллы (Комсомол)
7.    Идел буе районы
8.    Арча
9.    Азнакай
10.    Балтач
11.    Яңа Савин районы
12.    Кукмара
13.    Балык Бистәсе
14.    Зәй
15.    Саба
16.    Алабуга
17.    Тукай 
18.    Түбән Кама
19.    Актаныш
20.    Мамадыш
21.    Яшел Үзән
22.    Кайбыч
23.    Әтнә
24.    Биектау
25.    Совет
26.    Чаллы (Автозавод)
27.    Менделеевск
28.    Баулы
29.    Питрәч
30.    Яңа Савин-2
31.    Ютазы
32.    Әлмәт-2
33.    Актаныш-1
34.    Чаллы (Үзәк)
35.    Мәскәү районы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    2

    0

    Хэерле кон Радик дустыбыз. Яшь егетлэрне язерлэуче командалар нишлэптер Икенче унлыкта. Алар балконы эзерлэудэн туктаса Нинди булыр икэн Безнен, татар корэше. Купме егетлэр эзерлэгэн Актаныш, Балтач , Кукмара , Арча. Нижнекамск, Минзэлэ.

    Мөһим

    loading