Җыйнак кына гәүдәле, самими елмаючы Айгөл Ситдыйкованы беренче карашка спорт мастеры димәссең дә.
Ә ул пауэрлифтинг буенча Россия Кубогы чемпионы. Әле ике бала анасы да.
Авырлыгы 46 кило гына булган яшь ханым үзеннән ике тапкыр авыррак (105 кг) штанганы «ых» та итми күтәрә дә ата. Айгөлнең спортзалда ясаган күнегүләренә исем китеп карап торам. Ә ул:
- Штанга күтәрү нәрсә инде ул, менә син бала табып кара! Анысы авыррак, - дип шаяртып ала да тагын штангасына барып ябыша.
Айгөл - Казан кызы, кияүгә чыккач, Яшел Үзән шәһәренә күчә. Ире Айдар белән танышуга да спорт сәбәпче.
Институтта укыганда, физкультура дәресендә ул беренче тапкыр штанга «таягын» күтәреп караган, шунда аны укытучысы күреп алып, пауэрлифтинг буенча тренер Игорь Беляков белән таныштырган.
- Ул вакытта мин әле яңа гына 18емне тутырган идем. Бер-ике тапкыр шөгыльләнеп карадым да ошап китте. Бу хатын-кызлар спорты түгел дигән нәрсә башка да килмәде. Спортның кайсы төре кызларныкы инде аның? Бөтенесендә дә шул ук ялыктыргыч күнегүләр. Синнән физик һәм рухи көч таләп ителә, - ди Айгөл.
Баштарак кызларының бу шөгылен әти-әнисе дә аңламый. Бигрәк тә әнисе авыр күтәргән кызы өчен борчыла. Ләкин Айгөл спортны барыбер ташламыйм дип кырт кискәч, күнәргә туры килә.
- Тик торганда гына авыр әйбер күтәрсәң, әлбәттә, сәламәтлеккә зыян килә. Без бит аз-азлап кына килограммнарны арттырабыз. «Авыр күтәрмә, синең бит әле бала да табасың бар!» - дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Ләкин спорт белән шөгыльләнү, киресенчә, бала тапканда ярдәм генә итте. Кызларга бер киңәшем бар, баланы җиңел табасыгыз килсә - пресс ясагыз. Пресс тулгак тотканда көчәнергә ярдәм итә. Үзем бала табу йортында кызларның көчәнә алмыйча интегүләренә шаһит булдым, - ди Айгөл.
Бала тапканнан соң күпләр спортка кире кайта алмый. Җиңү пьедесталы да, медальләр дә якты бер хатирә булып кына кала. Ә Айгөл спортка кайтып кына калмый, зур җиңүләргә дә ирешә. Ләкин моңа кадәр аңа әле үз-үзен, ике бала тапканнан соң барлыкка килгән артык килограммнарын (11 кг!) җиңәргә туры килә. Өч еллык тәнәфестән соң, ул барысын да яңадан башлый.
- Ярышларга әзерлекне бу елның июленнән генә башладым. Беренче көнне 30 кглы штанга белән көчкә чүгәли алдым. Шунда югалып калдым: элеккеге тизлегем дә, көчем дә беткән икән бит. Ләкин бирешмәдем, үз-үземә: «Мин булдыра алам!» - дидем. Максатым бары җиңү генә, бүтәнчә юл юк иде, - ди спортчы.
Айгөлнең ире белән икесенә бер тренер. Икесе дә югары нәтиҗәләргә омтылганга, гаилә графигын да төзегәннәр.
- Вакыт һәрвакыт бернәрсәгә дә җитми. Өйдәге хатын-кыз эшләрен минем өчен беркем дә эшләми бит. Ирем дә спортчы булгач, икебезгә дә җайлы булырлык итеп график төзедек. Атнасына өч көн ул өйдә утыра - мин күнегүләрдә, аннан соң алышынабыз, - ди.
Декабрь башында Арзамас шәһәрендә узган Идел буе федераль округы чемпионатыннан Айгөл тагын җиңү белән кайтты. 47 кгга кадәр булган авырлыктагы спортчылар арасында - өченче, ә шәхси күрсәткечтә беренчелекне яулады. Бу юлы Айгөл, халыкара спорт мастерына тиешле нормативларны узып, республиканың яңа рекордын куйды.
26 яшьлек Айгөл Рәҗәпова-Ситдыйкова яшьләр арасында пауэрлифтинг буенча Дөнья беренчелеге (Чехия, 2012), Идел буе федераль округы (2015), Россия Кубогы чемпионы (2015)
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар