Сабада квадроцикллар ярышы узачак
14-16 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында «Can-Am Trophy Russia-2012» Ачык юлсызлык квадросериясенең III этабы узачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

14-16 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында «Can-Am Trophy Russia-2012» Ачык юлсызлык квадросериясенең III этабы узачак.
Бу чара төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән Русский Экстрим кебек федераль каналлар буенча да яктыртылачак. Ярышларның маршруты Миңгәр авылы һәм Саба районының башка авыллары буенча билгеләнгән. Һәр чарага, катнашучылар белән бергә санаганда, 150ләп кеше җәлеп ителәчәк. Ярышка исә әлеге төр транспортны йөртү хокукына һәм РМФ узышчы лицензиясенә ия кешеләр генә кертелә.
Озынлыгы 200 чакрымга кадәр сузылган, урман юллары, сазлыклы урыннар махсус кыенлыклар белән салынган трассага Россиянең төрле шәһәрләреннән 50 экипаж, шул исәптән 2010 елгы чемпионнар һәм призларга ия булучылар да чыгачак. Биредә Екатеринбург, Казан, Мәскәү, Златоуст, Снежинск, Сургут, Тула, Пермь, Санкт-Петербург, Чиләбе һәм башка шәһәрләр үз экипажларын тәкъдим итә.
База лагере Саба районының Миңгәр авылындагы Сабантуй урынында урнашачак. «Can-Am Trophy»ның тантаналы ачылышы 15 сентябрь көнне 9.00 сәгатьтә булыр дип көтелә. Ярышка старт 10.00 сәгатьтә биреләчәк. Нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләрне бүләкләү, шулай ук бәйрәм концерты 16 сентябрь киченә - 19.00 сәгатькә билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Җәмгыять
Бурычың 30 мең сумнан артса, чит илгә чыгу чикләнә
-
#Язмыш
Венера һәм Тәлгат Кәримовлар гаиләсе: 50 елдан артык гаиләне саклауның сере нидә?
-
#Кыскача яңалыклар
Самосыровода этләре хатын-кызга ташланган промбаза башлыгы суд каршына басачак
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасында оныклар тәрбияләгән өчен пенсия баллары исәпләргә тәкъдим иткәннәр
-
#Кыскача яңалыклар
Башка җиргә күченү пенсия күләменә йогынты ясаячакмы?
Комментарийлар