Беренче урында - Кукмара, икенчедә Актаныш, өченчедә Балтач командалары калды.
Чыннан да, көрәш бәйгесенә килгәч, әле малайлыктан да чыгып җитмәгән кайбер яшүсмерләрнең җиңелгәннән соң күз яшьләре аша сөлгесен келәмгә атып диярлек чыгып китүләрен, алар көрәшкәндә үзәкләре өзелердәй итеп көч биреп торган тренерларны, әти-бабайларын күзәтеп, күңел кузгала. Әлбәттә, спортта кем дә булса җиңелергә тиеш, әмма, кайнап торган гарьлек хисе аша тәгәрәгән ихлас күз яшьләрен күрү дә авыр. Тренерларының: “Ярар булды, булды”,- дип аркаларыннан кагып алулары сезнең “тиреләрегез калынайган” шул инде, дигән фикерне уятса да, кеше күңеле карурман бит, аларның да йөрәге нәрсә дип типкәнен кем белә.
Вахит авылында бишенче ел рәттән әнә шундый җиңелгәч елый торган яшьтәгеләр арасында татарча көрәш буенча “Вахит” хуҗалыгы призына республика турниры үтте. Арча, Актаныш, Яшел Үзән, Саба, Балтач, Кукмара районнарыннан, Казаннан килгән 2011 елда туган һәм аннан яшьрәкләр арасында 10 үлчәү авырлыгында үткән бәйгедә 95 көрәшче катнашты.
Ачылыш тантанасыннан соң моңа кадәр бер турнирда да күзгә чалынмаган бер матур күренешнең шаһите булырга туры килде: бик күп көрәшчеләр әзерләп, республикада хөрмәт казанган тренер Илсур Нәҗмиевта шөгыльләнүче мәктәпкәчә яшьтәге дүрт сабый башкалар каршысына чыгып күрсәтмә чыгышлар ясадылар. Аларның иң кечкенәсенә - Нариман Нәбиевка биш яшь. Дөрес, бүген көндәшләре белән бил алышмадылар алар. Әмма инде мәдәният йортының спортзалына таралган көндәшлек, җиңүгә омтылыш, адреналин хисен тойдылар. Һәм аларның бу бәйгене гамәлгә куючы данлыклы җитәкче Нәфыйк Хөсәиновтан беренче истәлек медальләре алулары киләчәккә хәер-фатыйха да булып тора.
Нариманга аңа медаль таккач ничек сөенгәнен күрсәгез!
- Биш ай элек беренче мәртәбә Илсур абыйсы янына килеп кулына сөлге алды. Атнага өч тапкыр күнегүләргә йөри, кич җиткәнен көтеп ала, - ди әтисе Рушан. – Күнегүләр барышында Илсур абыйлары дүрт тапкыр 15әр мәртәбә турникта күтәртә. Дүрт тапкыр 30арны идәннән этеләләр. Шулай ук дүрт тапкыр аерма белән 25 мәртәбә үз үлчәү авырлыгындагы малайлар белән берсен-берсе күтәреп салуны кабатлыйлар. Мин үзем дә яшь чагымда яратып көрәштем. Авыл Сабантуенда Вахит хуҗалыгында эшләүчеләр арасында җиңү яулап 2007, 2009 елларда җиңел машина откан идем. Күнегүләр барышын видеога төшерәм һәм өйгә кайткач Нариман белән карап, аның хаталарын өйрәнәбез.
... Спортзал умарта күчедәй кайнап тора. Кемдер бил алышырга әзерләнеп гәүдәсен “җылыта”, икенчеләре келәмдә мәтәлчек ата, үз үлчәү авырлыгындагы көрәшкә нокта куйган өченчеләре чыгарып бетерә алмаган энергиясен янәшәдәге буш келәмдә көрәшеп “туздыра”. Күңелле инде үсеп килүче буында замана “корты” булган телефоннарны атнага өч кенә көн булса да бер читкә куйдырырлык итеп спорт белән шөгыльләнүне сеңдерә алу! Әле бит бездә бу ярышка килер идем дип, теләк белдергән берничә район командасы яшүсмерләре катнаша да алмады. Шушы ук фикерне чыгышы белән күрше Балтач районының Алан авылыннан, бүгенге көндә Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә укытучы булып эшләүче Айдар Шәмсетдинов та куәтли.
- Кукмаралылар берара көрәштә планканы бирә башлаганнар иде, -ди ул. – Менә хәзер күтәрелеп киттеләр. Сездә күпме көрәшчеләр үсеп килә! 2011-2012 елда туган яшүсмерләр арасында үткән Татарстан чемпионатыннан да районыгызга дүрт чемпион кайтты бит. Ильнар Фәттахов, Ильяс Исмәгыйлев, Ленар Егоров, Камил Нуретдиновлар бүген дә үзләренең көчле көрәшчеләр икәнен расладылар. Арсений Димитриев бик өметле, матур итеп көрәшә. Бүгенге бәйге республика чемпионаты да, дистә еллар дәвамында үткәрелеп килүче турнир да түгел. Әмма инде яшүсмерләрнең шушылай спортка бирелеп, бар көчен биреп көрәшкәннәрен күреп, күңел үсеп китә, хәтта елыйсы килә. Алар инде республикакүләм төрле ярышларда үзара көрәшеп, бер-берсен таныйлар, азмы-күпме алымнарын беләләр. Матур кичерешләр белән кайтып китәбез бүген.
Әтисе Айдарның кәефе яхшы икәнлеген аңларга була, улы Азамат 60 килограмм үлчәү авырлыгында чемпион калды. Ядегәрдән көндәшен финалда җиңгәч, хәтта сөенеченнән куллары белән гимнастик “тәгәрмәч” тә ясап алды. “Бик куандым, ни өченме? Көрәш кызу барды. Аның барышында “техника”ларны алыштырасы булды һәм ул минем килеп чыкты, нәтиҗәдә җиңеп беренчелекне алдым”- диде ул.
Бу көнне тагын бер гамьле әңгәмәнең шаһите булырга туры килде. Үзе дә заманында Сабантуйларда бил алышкан легендар җитәкче Нәфыйк Хөсәенов тренер Илсур Нәҗмиевка аның түгәрәгенә йөрүче көрәшчеләргә (алар утыздан артык. авт) икешәр комплект кием тектерергә, уңайлы аяк киемнәре алырга кирәклеген ассызыклады.
- Элек-электән көрәш күңелемә якын. Сер түгел, Сабантуйда мәйданга чыгарлык көрәшчеләр калмаган еллар да булды. Хәзер шөкер, бәйрәмдә бил алышканнарын рәхәтләнеп карыйсың. Үзебезнекеләрне танып та бетереп булмый, шуңа күрә бертөрле кием булырга тиеш дип уйлыйм. Сабантуйга чыккач “көлеп торырлык” матур, сыйфат кием алачакбыз, - диде Нәфыйк Факил улы.
Менә шулай дип торганда ничек күңел үсмәсен дә, ничек матур күрсәткечләр яуламыйсың ди инде!
Беренче урында - Кукмара, икенчедә Актаныш, өченчедә Балтач командалары калды.
Кукмара районы командасыннан үз үлчәү авырлыкларында чемпион исемен алучылар: Салават Нәбиев, Байлангар (32кг), Арсений Димитриев, Пчеловод (36 кг), Искәндәр Гыйльметдинов, Янил (40 кг), Ильнар Фәттахов, Олыяз (45 кг), Илназ Ямалиев, Ядегәр (50кг), Ленар Егоров, Вахит (65кг), Рүзәл Гыйзәтуллин, Байлангар (70 кг), Камил Нуретдинов, Янил (75 кг).
55 килограмм үлчәү авырлыгында Балтач командасыннан Билал Галимуллин, 60 килограмм үлчәү авырлыгында Яшел Үзәннән Азамат Шәмсетдиновлар беренче урыннарны яуладылар.
Лилия Нургалиева





Комментарийлар