Көрәш иң куркыныч спорт төрләренең берсе. Хәер спортның кайсы төрен генә алсаң да, имгәнүләр булмый тормый. Бу спорттан баланы алырга теләкләре булмады микән, дип кызыксынам.
– Беркайчан да үкенү булмады. Киресенчә, татар халкыбызның йөзек кашы булган спорт төрендә улыбызның катнашуы – безнең өчен бик зур горурлык. Дөрес, улым көрәшкән чакта күңел тыныч түгел инде. Ул келәмдә булганда, без дә күңелебез белән аның янында. Тик егет кеше физик яктан сәламәт булсын өчен, берәр спорт төре белән шөгыльләнергә тиеш. Безнең улыбыз көрәшне сайлады. Һәм ялгышмады дип уйлыйбыз. Аның җиңүләре моңа ачык мисал. Көрәш аның җанында да, канында да, – ди әни кеше.
Самир көрәштән тыш, башка спорт төрләрен дә үз итә икән. Ул регби командасында капитан. Россия буенча узган ярышларда Мәскәү шәһәренә барып, команда белән беренче урын яулаганнар. Моннан тыш, буш вакыты булса волейбол, теннис, хоккей уйный. Кышын тимераякта шуса, җәен балык тотарга ярата икән. Телефон-гаджетлар белән виртуаль дөньяда яшәүче яшүсмерләрне нәрсәгә дә булса кызыксындырып, җәлеп итәргә соң? Мондый сорау әти-әниләрдә дә еш туа торгандыр. Ахуновлар үзләренең серләре белән бүлеште.
– Беренчедән, һәрвакыт һәр нәрсәдә үзең үрнәк булырга тиешсең. Мондый бул, болай эшлә, дип кенә тәрбияләп булса иде ул. Балаларга үзләренә максат куярга өйрәтергә киңәш итәр идек. Максат куеп, шуңа ирешүнең юлларын күрсәтергә һәм һәрьяклап ярдәм итәргә, шартлар булдырырга кирәк. Кайвакыт әти-әниләр балаларына үзләренә ошаган шөгыльне тагалар. Әйе, бала ул әти-әниләре кушкан түгәрәкләргә дә йөрер, бәлки ниндидер уңышлар да китерер. Тик барыбер бала ул шөгыльдән иртәме-соңмы туячак. Кызыксынуы баланың күңеленә хуш килергә тиеш. Шул чакта уңыш та елмая. Кызыбыз Сафия Арча мәктәбендә 11 нчы сыйныфта укый. Әле күптән түгел генә ул да Татарстанда үткәрелгән Профессиональ осталык буенча чемпионатта 1 нче урынны алды, Россия күләмендә чемпионатта 3 нче урынны яулап кайтты. Ике балабыз белән дә горурланабыз, алар өчен сөенеп яшибез, хыялларына бару өчен барлык шартларны да тудырырга тырышып яшибез, Аллаһка шөкер, - ди Ахуновлар гаиләсе.
Самир үзе дә бик максатчан егет. Башта беренче айфон телефон алырга максат куйган булса, хәзер әнә апасына машина бүләк итү хыялы белән яна. Җиңүләрдән кергән керемнең бер тиенен дә тотмый. Җыеп бара икән.
Уңыш серен Самирдан да яхшы белүче юк. “Тренировкаларны калдырмаска кирәк!” ди ул. Самир атнасына үзе укыган мәктәптә 3 тапкыр тренировкага йөри. Вакыты булганда олылар шөгыльләнә торган Арча спорт мәктәбенә дә йөри. Кайвакыт атнаның 5 көне тренировкаларда уза икән. Уңышның икенче сере тренерларны һәрвакыт тыңлау, ди спортчы.
– Тренердан бик уңдык. Фәнил Хидиятуллин турында күпме сөйләсәк тә аз булыр кебек. Ул һәрвакыт балалар белән бер дулкында яши, алар белән “кайный”. Үзенең төпле киңәшләрен биреп, көрәш серләренә төшендерә. Ул тренер гына түгел, остаз да, дус та, абый да. Балалар да аны бик ярата, үз итә. Ихлас булуы белән балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә күңелен яулаган чын тренерыбызга без бик рәхмәтле, - ди Рәмзия Ахунова.
Комментарийлар