Күңелсез хәбәр килеп иреште. Көрәшче, 1990 еллар ахырында Казанның Залесный бистәсендә тренер булып эшләгән Фидаил Мортазин вафат булган.
Фидаил абый чыгышы белән Биектау районы Ташсу авылыннан. Гаиләсе белән Казанның Яңа Юдино (Беляевский) бистәсендә гомер итә иде. Соңгы елларда ул яман чир белән көрәште. Әмма авыру үзенекен итте... Фидаил абыйга 66 яшь иде. Аны бүген туган авылы зиратында җирлиләр.
— Фидаил үзе болай бик атаклы көрәшче булмаса да, үзенчәлекле яклары бар иде. Сабантуйларда көрәшеп йөргән булган ул. Миңа — Залесный бистәсенә тренировкага 1986 елда, 26-27 яшендә генә килде, — дип сүз башлады Татарстанның, Россиянең атказанган тренеры, Фидаил Мортазинның остазы Фәрит абый Шәйхетдинов. — Соңрак килсә дә, ныклы адымнар белән килде, яхшы гына уңышлар яулады. Беренчедән, Казан чемпионатларында гел призлы урыннар алды. 1999 елда Киров районындагы Сабантуйда абсолют батыр булып калды. Икенчедән, үзе артыннан башта энесе Фәрит Мортазинны алып килде. Ул да миндә шөгыльләнде. Аннан соң әкрен генә уллары Фәнил белән Фәнисне дә кызыксындырып көрәшкә китерде. Алар да яхшы гына шөгыльләнеп, Казан чемпионнары булдылар. Бертуганының улы Илнур Мортазинны да миңа тренировкага йөртергә тотынды. Ул исә Универсиада чемпионы булды. Шулай итеп, 26 яшендә генә килеп тә, бер Фидаил милли көрәшебезгә ничә Мортазинны кертте.
Тагын бер үзенчәлеге: мине Биектау район хакимиятенә эшләргә чакыргач, югары белеме булмаса да, урыныма тренер булып калып, Залесныйда шушы егетләрне шөгыльләндерде. Әле үзебез Биектауга тулысынча күчеп беткәнче, улым Фәнил дә аңа йөрде. Фидаил Мортазинның көрәшкә керткән өлеше бар! Һәм ул күренми торган шәхесләрнең берсе, дияр идем аның хакында. Чемпион пьедесталендә басып торганнар гына түгел, көрәшне үстерүдә үзеннән менә шундый берәү дә белми калган, башкаларга күренмәгән өлешен керткән, бүтән гамәлләре белән дә бу тормышта якты эзләр калдырган кешеләрне дә онытмыйча, искә алып, яктыртып торсак иде. Фидаил гаиләсе белән Яңа Юдино бистәсендә гомер итте. Бик эшчән, ярдәмчел, киң күңелле, үтә тырыш кеше булды. Авылдагы кебек маллар, җәнлекләр тотты. Әти-әнисен карады. Хезмәте дә җиңелләрдән түгел иде, янгын сүндерү идарәсендә эшләде. Шулхәтле тәртипле, инсафлы кеше иде. Арабыздан китү хәбәрен бик авыр кабул иттек. Шәхсән үзем, көрәшчеләр һәм 1980-90 елларда Залесный бистәсендә шөгыльләнгән егетләр исеменнән Фидаилнең гаиләсенең, барлык якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Сабырлык телибез. Көрәшче дустыбызның урыны җәннәттә булсын!
Фәрит абый Шәйхетдиновның укучысы, көрәшче-тренер Фирдүс Зәйнуллин да Фидаил абыйда шөгыльләнгән булган.
— Фидаил абый — икенче тренерым. Тренерыбыз Фәрит абый Шәйхетдинов Биектауга киткәннән соң, 1999 елда Залесный бистәсенең мәдәният йортындагы спортзалында эшләде, көрәш түгәрәген алып барды, — дип сөйли Фирдүс. — Ул эшләгән чорда, 2003 елда Киров районы данын яклап, яшьләр Татарстан беренчелеген оттык. Фидаил абыйга дүрт ел йөрдем. Аның кул астында шөгыльләнгән егетләр барыбыз бер юлдан киттек, Казан дәүләт энергетика университетына да бергә укырга кердек. Физик яктан гына түгел, остазларыбыз рухый яктан да ныклы тәрбия бирде.
— Фидаил абый күңелеңдә нинди тренер булып калды, Фирдүс?
— Таләпчән. Нәтиҗәләр сорады. Залесный малайларын җыеп торды. Көрәш тагын да үссен, дип тырышты. Шунысы да кызык: Фәрит абый әйткәнчә, уллары белән бергә көрәшкә кереп китте. Соңгы елларга килгәндә, аның белән 2024 елда Сабантуйда күрештек. Турнирыбызга да килде. Шат һәм киң күңелле, юмор хисле кеше иде. Фидаил абый кул астында шөгыльләнгән барлык егетләр исеменнән, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар