16+

Тукталышлар балкып торачак

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, җәмәгать транспорты маршрутларындагы 272 тукталыш павильоны яңартылачак.

Тукталышлар балкып торачак

Казанда 6-17 июль көннәрендә узачак Универсиадага әзерлек кысаларында, җәмәгать транспорты маршрутларындагы 272 тукталыш павильоны яңартылачак.

Яңа корылмалар Казанның Зур боҗра юлына һәм төп магистральләргә куелачак. Тукталышлардагы павильоннарның 161е - шәһәр бюджеты, ә 71е урам-юл челтәрен модернизацияләү программасы хисабына төзелә. Болардан тыш, тукталышта сәүдә киоскы булган оешма - 30 һәм мәгълүм банк, үз фирма тамгасын кулланып, 10 павильон ясый. Модуль конструкцияле павильоннар чыдамлы заманча чималлардан эшләнәчәк. Аларны тиз генә җыеп һәм сүтеп була. Пыялалар ярыклар калдырылмыйча беркетеләчәк. Тукталышларның һәркайсы җәмәгать транспорты маршрутлары схемасы белән җиһазландырыла. Универсиадага кадәр 1493 тукталыш павильонында автобусларның, трамвайларның һәм троллейбусларның хәрәкәт расписаниесе дә урын алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading