16+

Универсиада уты – Мәскәүдә

Универсиада-2013 уты Мәскәүгә килеп җитте. Мәскәү - Универсиада символын кабул итеп алган 17 нче шәһәр.

Универсиада уты – Мәскәүдә

Универсиада-2013 уты Мәскәүгә килеп җитте. Мәскәү - Универсиада символын кабул итеп алган 17 нче шәһәр.

Универсиада уты хәзер 8080 метрлы эстафетага чыга, анда исә күренекле спортчылар, артистлар, сәясәтчеләр катнаша. 40 этапны колачлаган эстафета МДУның капка төбеннән башланып китеп, «Лужников» аллеясында тәмамланачак.
Универсиада утын 2012 елның 12 июлендә Сорбоннада - 1923 елда беренче студентлар ярышлары булган урында кабызганнар иде. Россиягә аны кабызганнан соң ай ярым вакыт үткәч кайтардылар. Мәскәүдә ул 5 июньгә кадәр торачак, аннан соң эстафетаны Пермь кабул итә. Казанга кайтып җиткәнче, ягъни 6 июльгә кадәрге вакыт эчендә Универсиада утының әле Ижауда, Кировта, Түбән Новгородта, Йошкар-Олада, Чабаксарда, Ульяновскида, Саранскида, Пензада, Саратовта, Самарада, Оренбургта, Уфада кунак буласы бар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading