Бүген Бөтенроссия тренерлар көне! Шул уңайдан без татарча көрәш буенча остазлар белән сөйләшеп алдык әле.
Әлеге өлкәдә хезмәт куйган барлык тренерларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Авыр, җаваплы эшләрендә сабырлык, уңышлар телибез.
Тренерлык эшендә ничә ел эшлиләр? Ни өчен бу юнәлешне сайлаганнар? Командага балалар җыю җиңел бирелми. Бу яктан эшләре ничек бара? Тренерлык буенча нинди проблемалар бар? Кадрлар җитәме? Район җитәкчелеге тарафыннан игътибар бармы? Тренер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? Шушы һәм башка мәсьәләләргә җаваплар алдык. Бер уңайдан, тренерларыбызның үзләренең беренче тренеры кем булган, искә алып, аларга да сәлам юлладык.
“II курста беренче тапкыр сөлге тоттым”
Илгиз ШӘМСЕВӘЛИЕВ (Чаллы):

— Көрәш буенча тренер булып 33 ел эшлим. Безнең эштә төп сыйфат, кагыйдә — балаларны яратырга кирәк. Кул астында 60-65 бала шөгыльләнә. Һәркайсына аерым якын килү, аларны яхшы белү, әти-әниләр белән даими элемтәдә тору бик мөһим. Балаларның туклану мәсьәләләренә хәтле алар белән киңәшләшеп эшләргә кирәк. Бигрәк тә сәләтле балалар белән аерым эшләү зарур. Аларга “нагрузка” да күбрәк бирелә, витаминнар эчертүгә хәтле әти-әниләре гел карап, кайгыртып торсын, дип тырышабыз.
Балачак хыялым физкультура укытучысы булу иде. Үзебез яшь чакта безне олы гына бер абый укытты. Безнең, бала-чага, үсмер егетләрнең энергия ташып тора, бөтен әйберне эшлисе, хоккей да, футбол да уйныйсы килә. Ә ул абый йә чаңгы, йә башка берәр нәрсә бирә иде дә, безне чыгарып җибәрә иде. Үзе карап та тормый. Шул чакта: “Физкультура укытучысы булырга кирәк!” — дип хыялландым мин. Эш буенча үземне башта гимназиягә тренер итеп чакырдылар. Анда бер тренер эшләп киткән, алмашка кеше кирәк иде. Тик шундук алынмадым әле, өч тапкыр барып карадым. Шуннан соң гына бу эш минеке икәнен аңладым.
Казан дәүләт аграр университетында белем алганда, тренерым Гадел Гомәр улы Хәбибуллин булды. Ул — беренче тренерым. II курста беренче тапкыр сөлге тоттым. Менә шулай эшләп киләбез хәзер. Дөнья чемпионнарына хәтле тәрбиялибез. Миңа йөргәннәрдән хәзер биш Дөнья чемпионы бар. Иң титуллысы — Ранис Гыйләҗетдинов: татарча көрәш буенча — биш, билбау көрәше буенча алты тапкыр Дөнья чемпионы!
Хәзер инде, шактый еллар эшләгәч, мине ата-аналар да, балалар да яхшы белә. Түгәрәккә үзләре киләләр. Төркемнәр тулы. Ике елдыр, сыйныфларга йөреп җыйганым да юк. Төркем тулгач, бөтенесен алып та булмый хәзер. Бик сәләтле булса гына, сайлап кына аласың. Тренер булып эшләргә авыр. Кечкенә бер төркемдә генә дә 24 кеше. Аларның бөтенесенә игътибар биреп бетерергә дә кирәк бит. 15 бала белән эшләргә җиңелрәк.
“Тренерларым еш алышынып торды”
Данир МУЛЮКОВ (Казанның Совет районы):

— Көрәш буенча тренер эшен беренче тапкыр Лаеш районының Усад бистәсендә 2023 елда башлап җибәрдем. Хәзерге көндә Казанның Совет районында 184нче гимназиядә эш алып барам. Ике төркем, 30лап яшь һәм киләчәк чемпионнарны үстерәм. Балалар белән 2019 елдан бирле эшлим: мәктәптә физкультура дәресен алып барам. Укытучының хезмәт хакы бик югары дип әйтмәс идем. Шуңа күрә азмы-күпме булса да акчасы да дип, тренерлык эшен башлап җибәрдем. Мәктәптә эшем бик җайлы һәм уңайлы. Чөнки бар дәресләрне һәм көрәш түгәрәген бер залда үткәрәм. Тренерлык өчен түләвенә бер дә зарланмыйм, Аллаһка шөкер. Балалар бик теләп йөри, көрәш түгәрәгенә дусларын да кызыксындырып алып киләләр.
Совет районында тренерлар, спортчылар ел саен артып тора. Чөнки көрәшне үстерү һәм команданы югары урынга күтәрү өчен Илнар Илһам улы Кәлимуллин бик күп көчен куя.
Әтием көрәш белән күп еллар шөгыльләнеп, мине дә көрәш түгәрәгенә бирергә уйлаган. 10 яшемдә көрәш белән шөгыльләнә башладым. Тренерлар бик еш алышып торды (Илдар Гыйниятуллин, Рузаль Ганиев, Раил Мараков, Алмаз Сафин). Беренче тренерым — Илдар Гыйниятуллин. Авыр булса да, хәл китсә дә, көрәшкә бик теләп йөрдем. Тренерым Алмаз Сафинны аерым телгә алып үтәсем килә: көрәштә күп нәрсәгә өйрәтеп, хәзер дә гел кызыксынып, терәк булып тора ул.
“Үскәч тренер булабыз дип хыялландык”
Ленар ЗИННӘТУЛЛИН (Биектау):

— Без Динар белән тренерлык эшендә 2011 елдан бирле хезмәт куябыз. Кечкенәдән көрәш белән мавыккач, үскәч үзебез дә тренер булабыз, дигән хыял тынгылык бирмәде. Көрәш безнең канга сеңгән, шуңа күрә бу өлкәдән китеп тә булмый.
Хәзер яшьләр районнарга, авылларга тренер булып кайтырга ашкынып тормый. Чөнки хезмәт хакы күп түгел, ә тормышны алып барырга кирәк. Безнең Биектау районында бүгенгесе көндә көрәш буенча 4 тренер хезмәт куя. Өчесе — яшьләр, берсе яшьләр һәм олылар белән эшли. Кадрлар җитми. Авылларда балалар саны ел саен кимеп бара. Күбесе IX сыйныфтан китә, шуңа күрә балаларны җыю авыррак. Ә көрәш белән шөгыльләнергә теләгән малайларга районыбызда барлык шартлар да тудырылган.
Тренер нинди булырга тиеш? Беренче чиратта балаларны яратырга, аларны аңлый белергә кирәк. Шул ук вакытта син кырыс һәм таләпчән булырга, шулай ук аларда максатчанлык, кыюлык, сабырлык, үз-үзеңне кулда тота белү кебек сыйфатларны да тәрбияли белергә тиеш.
Безнең беренче тренерларыбыз Марат Илгизәр улы Хәбриев һәм Нияз Расих улы Хафизов булды. Алар безгә беренче көрәш алымнарын өйрәтте. Ә Арча педагогия көллиятенә укырга кергәч, шөгыльләнүне Фәнис Васил улы Зариповта дәвам иттек. Бик зур рәхмәт аларга.
“Тренерлыкта — 30 ел!”
Рафаэль ХӘМИДУЛЛИН (Мамадыш):

— Үземнең тренерым — Фәрит Халит улы Гасыймов. Тренерлык өлкәсендә хезмәт куюыма 30 ел! Үзем яшьтән көрәшеп үскәч, кызыксынып, яратып шушы һөнәрне сайладым. Эшем бик ошый, Аллаһка шөкер. Яраткан эшеңдә хезмәт кую — үзе бер зур бәхет ул. Балаларга килгәндә... Элек малайларны көрәш түгәрәгенә җыю җиңел иде, хәзер бик авырлашты. Бүгенге буын балалары бөтенләй икенче төрле: холыклары да, психологияләре дә. Элеккегеләр күпкә тырышрак та иде. “Түләүләре ярыймы соң?” — дигәндә, күпме эшләсәң дә җитми инде ул. Булганына шөкер итәргә кирәк. Иң мөһиме — гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы, балалар сау-сәламәт булсын!
“Тренер кешенең анатомиясен белергә тиеш”
Илнур ГАРИПОВ (Лаеш):
.jpeg)
— Тренерлык эшендә 20 елдан артык хезмәт куям. Башта самбо буенча тренерлык иттем. Соңгы дүрт елда көрәш түгәрәкләре алып барам. Ни өчен бу юнәлешне сайладым? Хәзерге вакытта балаларга физик эш юк диярлек. Буш вакытлары күп. Күбесенчә телефонда утыралар. Ничектер, аларны тормышта да активрак булырга өйрәтергә кирәк. Тренер шәкертләрен көчле булырга гына түгел, ә тормыш серләренә дә өйрәтә. Командага балалар җыю мәсьәләсенә килгәндә, олырак яшьтәге балалар арасында гына проблема бар. IX сыйныфны тәмамлагач, төрле уку йортларына китәләр. Кайтып йөрү проблемасы барлыкка килә. Тренировкаларга йөри алмый башлыйлар. Ә яшьрәк балалар арасында бездә андый проблема юк. Сайлап алу мөмкинлеләре бар.
Тренер, беренчедән, укучыларын хөрмәт итә белергә, шул ук вакытта таләпчән, түземле, тренировка үткәрү методикасын, кешенең анатомиясен белергә, укучылары өчен лидер һәм авторитет булырга тиеш.
Татарча көрәш буенча беренче тренерым Салават абый Юсупов булды. Әлмәт физкультура техникумында укыганда, ул мине көрәш серләренә өйрәтте. Ике ел Әлмәт командасы составында ярышларда катнашып йөрдем. Күңелле чаклар иде.
“Тренерлыктан киттем”
Радик ШӘРӘФИЕВ (Әтнә):
.jpeg)
— Тренерлык эшеннән киттем. Хәзер башка эш белән шөгыльләнәм. Тренерлыкта 2012 елдан хезмәт куйдым. Мәктәптә эшләдем, шунда параллель көрәш түгәрәкләре алып бардым. 2019 елда спорт мәктәбенә күчтем. Анда биш ел эшләгәч, 2024 елда киттем. Тренер эше ошый. Монда үз эшеңнең фанаты булу кирәк. Тренер — икенче әти кебек, укытучы да, психолог та. Миңа йөргән күп балалар, хәтта шуклары да ашкынып килә иде. Дисциплина булырга тиеш. Тренировка гына түгел, ярышларда җиңү дә, җиңелү дә була. Тренер психологик яктан да үзен дөрес итеп куярга тиеш. Җиңгәннәренең бик борыны күтәрелеп китмәсен, ә җиңелгәне алга таба өмет багларлык булсын. Һәм тренерга тимер нервлар кирәк! Нервлар бик какшый анда. Күпме ярышларга йөрдек, аннан кайткач та бер-ике көн “нервоз” үзен сиздерә әле. Хис-тойгылар кайный. Күпче көч, тир түгәсең, күп вакытыңны аларга багышлыйсың. Эмоция өчен эшлибез, балалар дип яшибез!
Үзем II сыйныфны тәмамлагач, Сабантуйларда көрәшә башладым. Беренче тренерым — әтием — Ирек Идварт улы Шәрәфиев. Элек Сабантуйга җәяү бара идек. Башта капка төпләрендә бөтен кеше җыйнала, аннары әкренләп төшеп китәбез. Күңелле чаклар иде. Ул вакытта әти көрәшә иде. “Улым, көрәшәсеңме?” — дип сорады миннән дә. Бер-ике алым күрсәтте һәм мәйданга кертеп тә җибәрде. Балалар арасында II урын алып кайттым. Миңа кызык булып китте. Уку елы башланып, III сыйныфка баргач, тренировкага йөри башладым. Әтигә 28-30ар бала йөрдек. Безнең Яңа Шашы мәктәбе көрәш ягына бик азартлы иде. Әле дә көрәшәбез. Әмма барыбер алҗыта башлады, яшь тә үзенекен итә, көрәшер өчен азарт та бераз кими бара.
“Яшь тренерларыбыз да 50 яшькә җитеп килә...”
Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН (Балык Бистәсе):

— 1997 елдан бирле көрәш буенча тренер булып эшлим. Беренче тренерым — укытучы, көрәшче Шамил абый Гәрәев. Ул Балтач (Юлсубино) урта мәктәбенә килеп эшли башлаганда, 1977 елда, мин V сыйныфта укый идем. Миннән ике-өч яшькә олырак Миннерахман Гыйльметдинов (Ямаш) һәм Әхмәт Хәйретдиновлар (Балтач) белән бил алышып, шулай өйрәнеп үскән көрәшче дияр идем үземне. Спортзаллар элек бәләкәй, 150-250ле кадаклар чыгып тора иде. Абынып-сөртенепләр шөгыльләндек. Шулай башланган эш иде ул. Монысы — бер. Икенчесе — төп белем тренерлык эше белән бәйле түгел, зоотехник мин. Совхозга кайтып эшли башлагач, көрәшкә яшьләр җыела башлагач, үзем белгән алымнарны өйрәтеп, Трой-Урай мәктәбендә тренерлык эшен башлап җибәрдем. Шулай эшли башлап, республика, Россия күләмендә хәйран күп кенә егетләрне призерлыкка чыгардым. Хәзерге вакытта район үзәгендә “Дельфин” спорт комплексында эшлим. Булдыра алган хәтле балаларны да, олыларны да җитәкләп барырга тырышабыз. Әле командалар арасында рейтинг буенча 15нче урыннан төшкән юк иде. Миңа төрле яшьтәге 30лап бала йөри. Килүчесе, китүчесе бар, дигәндәй. Күп кенә әти-әниләр каршы да килә. Имгәнү куркыныч зур, диләр. Әгәр яхшы әзерлек белән чыксаң, имгәнү куркыныч бик сирәк. Футбол, хоккейга караганда, дип уйлыйм мин үземчә.
Тренерлар бездә җитми. Яшьләрне үстерергә кирәк тә бит... Яшь тренерлар кайтмаганга инде ничә еллар. Иң яшь дигәннәребез дә (Рәмис Төхвәтуллин, Илшат Гайфуллин, Гамил Шәмсевәлиевлар) 50 яшькә җитеп килә. Яшь тренерлар күренми. Ни өчен дигәндә, хезмәт хакы буенча авыррак. Беренче елларда аз да була. Яшьләргә хәзер тиз һәм күп кирәк. Аз эшләп, күп аласылары килә. Җыелма командаларга булышу ягыннан район хакимияте тарафыннан яхшы терәк бар: матди яктан да, рухый яктан да. Спорт чараларына акчалар бирелә, анысына зарланырга ярамый.
Тренер нинди сыйфатларга ия булырга тиеш дигәндә, ул, беренче чиратта, психолог булырга тиеш. Чисталык, пөхтәлек, тәрбия ягыннан да тренер өйрәтергә тиеш. Өстәп шуны әйтәсем килә: ни өчендер безнең физкультура дәресендә “единоборство” (көрәш) программада юк, бары тик “игровой вид”лар гына. Татарстанда гына булса да уку процессына кертергә иде моны. Атнасына берәр сәгать булса да программага тыгарга кирәк, дип саныйм. Җитәкчеләребез ишетсә, исәпкә алса, яхшы булыр иде.
Балалар җыю авыррак дисәң, алай дип тә әйтергә була. Агым белән керә алар. Бер-ике нәтиҗәлесе, матур көрәшүчеләре үз артыннан классларын ияртә. Шулай кереп китәргә мөмкиннәр. Калганы кала инде. Ә болай көрәшкә ашкынып торучы яшьләр азрак, сүз дә юк. Соңгы рәсми ярышта, командалар беренчелегендә, чит төбәкләрне керттеләр. Татарстан буенча бит инде бу ярыш. Ниндидер район командасы состасына кереп, рейтингка Башкортстан, Оренбург көрәшчеләре баса. Россия беренчелеге яки Россия кубогына булса, мин аңлыйм. Анда көрәшергә тиешләр. Ә бит Татарстан беренчелегендә мондый хәлләр булырга тиеш түгел. Әлеге гамәлләрне дөрес түгел, дип саныйм. Анысын да исәпкә алсыннар иде. Хөкемдарларның да кайбер алымнарны бәяләүләре буенча карап бетерәсе мәсьәләләр бар әле.
“Буыннар көчсезләнә бара...”
Руслан НУРГАЛИЕВ (Әлмәт):
.jpeg)
— Тренерлыкта 2013 елдан башлап хезмәт куям. Әтием — тренер, әнием — укытучы. Тренерлык юнәлешен сайлавыма педагоглар гаиләсендә тәрбияләнеп үсүем йогынты ясагандыр. Командага балаларны җыю елдан-ел авырлаша. Ни генә дисәк тә, буыннар барыбер көчсезләнә бара... Әтиләр чорыннан гына алып карасак та бу яхшы сизелә. Әкренләп “чипсы”, “кириешки” балаларына калалар. Эшләп, көчле булып үскән бала ун арасыннан берәү булырга мөмкин.
Тренер баланың калебенә ачкыч таба белергә тиеш. Кайсына — катырак, кайсына йомшаграк булырга, аңлата белергә кирәк.
Үземнең беренче тренерым — әти — Ришат Абудар улы Нургалиев. Аннан соң Казан дәүләт энергетика университетына килгәч, Илдар Хаммат улы Хәбибуллинга йөрдем. Икесенә дә бик зур рәхмәтле мин! Студент чакта, II курста укыганда ук спорт остасы нормативларын үтәдем. Илдар абый мине бик яхшы “шлифовать” итте. Ул чакта безнең университетта состав та искиткеч көчле булды: Илгиз Әхмәтгалиев, Зөлфәт Хәсәнов, Рәмис Гозәеров, Айрат Нуриевлар, кукмаралар бик күп иде. Алар белән шөгыльләнү, көчле буын янында булу да үзенең бик зур этәргечен бирде. 2009 елда Әлмәткә кайткач, Салават Ибраһим улы Юсуповка йөри башладым. Монда “атказанган” исеме алуга ирештем. Ул лаеклы ялга киткәч, тренерым Ильяс Рәшит улы Билалов карамагында шөгыльләндек. Әлмәттә дә янәшәдә Зөлфәт Вәлиев, Рузил Ганиев, Фәнил Минһаҗев, Рамил Вагыйзов, Ильяс Галимовлар һәм башка шундый көчле көрәшчеләр булды. Легендалар! Аларга карап шөгыльләнү үзе бер мәртәбә иде. Калышмаска, дип тырыша идек. Әлмәт командасының биш ел рәттән рейтингны откан чаклары булды. Көчле состав иде. Әлмәткә кайтканыма бер тапкыр да үкенгәнем булмады. Аллаһка мең шөкер дим! Иң кадерле әйбер — дингә күңелем ачылу да биредә булды.
Һәр тренер — үзенчә кызыклы шәхес, һәркайсының үз алымнары. Әти: “Бер җиңү яулап өскә мендең дә, аннан соң туктадың түгел. Чемпион калуы авыр түгел. Менә шул тауның башында, өстә басып торуы авыррак”, — дип өйрәтә иде. Шуңа да сигез ел рәттән Россия чемпионы исемен алганмындыр мин, дип уйлыйм. Аны алыр өчен башта Татарстанныкын отарга кирәк. Җиңел генә бирелмәгән. Барлык тренерларыма рәхмәт әйтәм. Тормышымда шәхес булырга барысы да үз өлешен кертте. Һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм!
Лилия ЙОСЫПОВА.
Фотолар тренерларның шәхси архивларыннан
Комментарийлар