Республика Балалар клиник хастаханәсенең инфекция диагностика бүлеге мөдире Лилия Зыятдинова балалар бакчасына йөри башлагач авырмас өчен укучыларыбызга үз киңәшләрен бирде. * Беренчедән, бала гаиләдә яшәгәндә аның аралашу даирәсе бик аз була. Балалар бакчасында бу элемтәләр күпкә арта. Балалардан тыш алар арасында өлкәннәр дә була. Микрофлора алмашу бара. Һәр кешенең микробиотасы төрле: бер кешегә яхшы булганы икенчесенә начар булуы бар. Шулай ук бакчага ютәлли, течкерә торган балаларны йөртүче әти-әниләр барлыгы да сер түгел. * Икенчедән, балалар бакчасының үзенең флорасы бар. Балалар йөри торган учреждениеләрдә бик еш дезинфекция ясыйлар, шуңа да андагы микроблар, безнең өйдәгеләргә караганда, дезинфекция чараларына ныграк каршы торырга сәләтле. * Өченчедән, баланың бакчага ияләшүе аңарда стресс тудыра. Ә стресс вакытында иммунитет йомшара, шул сәбәпле авыруга китерә. Организмның инфекция чыганакларына каршы торучынлыгы кими.
Гадәттә бала бакчага йөри башлаганнан соң беренче ике атнада авырый. Бу нормаль күренеш һәм моңа әзер булырга кирәк. Сүз уңаеннан, бөтен дөньяда да балалар табиблары 3 яшьтән 7 яшькә кадәр балалар ел дәвамында 7-8 тапкыр авыртырга мөмкин, дип саный. Бала организмы бакчага ияләшүне җиңел кичерсен өчен әни кеше нәрсә эшли ала?
Беренчедән, моның өчен гомуми рецепт юк икәнен аңларга һәм һәр балага индивидуаль килергә кирәк. Безнең һәркайсыбызның сәламәтлеге һәм иммунитеты төрле сыйфатларга ия. Бу безнең гомер буе бара торган багажыбыз. Кемнеңдер отит, бронхит, сидек бүлеп чыгару системасы инфекцияләренә каршы торучынлыгы аз булырга мөмкин. Балагызны бик яхшы белергә һәм ОРВИны җитдиерәк авыруга әйләндермәскә кирәк.
Моның өчен балалар бакчасына барыр алдыннан медицина тикшерүе узу хәерле. Табиб белән ныклап баланың сәламәтлеге хакында сөйләшегез. Шулай ук баланың авыз куышлыгын, миндалиналары зурайганмы-юкмы икәнен, отитлар булу-булмавын тикшерергә кирәк.
Соңгы вакытларда бала ОРВИны ничек кичерде? Әгәр дә сидек бүлеп чыгару системасында инфекцияләр булган икән, ОРВИ вакытында бәвел анализы тапшырырга. Отитлар булса, инфекциянең колакка борын аша эләгүен аңларга һәм борынны карап торырга кирәк. Иң мөһиме – балалар бакчасында балада авыру билгеләре күренүгә аны өйгә алып китәргә.
Икенчедән, баланы чыныктырыгыз. Моны бала туганнан алып җиңелчә формада эшләргә мөмкин. Баланы калын киендермәскә, яланаяк үләндә йөртергә, салкын су эчәргә рөхсәт итәргә. Бала җилләтелгән бүлмәдә йокларга тиеш.
Гигиенаны саклагыз. Балалар бакчасыннан кайткач өй киемнәрен кигән балаларның өйдә өстен алыштырмыйча йөри торган балаларга караганда сирәгрәк авырулары ачыкланган. Баланы өйгә кайткач авызын су белән чәйкатып, “чит” микроблардан арындырырга, кулларын гына түгел, битен дә сабын белән юарга өйрәтергә кирәк.
Көн тәртибенә игътибар итегез. Бала вакытында йокларга ятарга тиеш. Ял көннәрендә дә туклану һәм йокы вакытын үзгәртмәгез. Бакчага йөри башлаганчы ук берәр ай алдан андагы режим белән яши башлагыз: иртәрәк торыгыз һәм вакытында йокларга ятыгыз, туклану режимын көйләгез. Ул вакытта стресс азрак булачак.
Баланы бакчага елның җылы вакытында, май, июнь айларында бирү яхшырак.
Көн дәвамында балалар бакчасында су эчү режимын саклау бик мөһим. Бу хакта бакчаның җитәкчелеге яисә тәрбияче белән сөйләшергә кирәк. Бала бакчада онытмасын өчен аны өйдә су эчәргә өйрәтегез
_________________________________ Бакча хакында 5 сорау
– Балалар бакчасы җитәкчелеге төркемнәргә кергәндә балаларның сәламәтме-юкмы икәнен тикшерергә мәҗбүрме?
– Әйе, бу бакча җитәкчелегенең турыдан-туры вазифасы. Шуңа да бакчада шәфкать туташлары эшли. Әгәр дә дәүләт карамагындагы балалар бакчасы хакында сүз йөртәбез икән, бер сәгать эчендә бакчага килгән 200-300 баланы карап чыгу өчен шәфкать туташының физик яктан мөмкинлеге булмавын без аңларга тиеш. Шуңа да әти-әни бала сәламәт дигән кәгазьне имзаларга тиеш.
Әлбәттә сәгать 9дан 1гә кадәр шәфкать туташы балаларны карап чыга һәм авыручыларын ачыклый. Әгәр дә ул авырый торган баланы сәгать 11дә ачыкласа да, бала инде берничә сәгать башкалар белән элемтәдә булган дигән сүз. Фильтрлау мәсьәләсе бик мөһим, әмма һәрвакытта да дөрес оештырылмаган. Шуңа да әти-әниләрнең моңа җаваплы каравы сорала.
– Балалар бакчаларын алмаштыру баланың сәламәтлегенә йогынты ясыймы? Баланың бер үк төркемгә йөрүе мөһимме?
– Әгәр бала моңа кадәр бакчага йөргән икән, аның авыруларга каршы торучанлыгы барыбер югарырак булачак. Әмма мохитне алмаштыру ничек кенә булмасын, бала өчен стресс, моны онытмагыз. Бала бакчага йөри башлаганның икенче елында, беренче ел белән чагыштырганда, азрак авырый. Шуңа да бу вакытны үткәреп җибәрә генә белергә кирәк.
- Бала бөтен авырулар белән дә мәктәпкә кадәр чирләп чыксын өчен аны балалар бакчасына иртәрәк бирергәме, әллә ныгыганын көтергәме?
- Күзәтүләрем буенча, өйдә 5 яшькә кадәр утырган балаларга караганда, иртәрәк бакчага йөри башлаганнары күбрәк авырта. Миңа калса бакчага йөри башлар өчен 3 яшь бик әйбәт. Бу яшьтә бала иммунитетының кайбер күрсәткечләре формалашкан була.
- Төркемдә балалар саны роль уйныймы? Мисалга, шәхси балалар бакчасында төркемнәрдә балалар азрак. Бала саны аз булу авыру очракларын киметәме?
- Әйе, киметә. Шуңа да бакчадагы яңа ясле төркемнәренә берүк вакытта яңа 20 бала китертмиләр. Төркем акрынлап тулылыана бара: өч көнгә яңа өч баладан да артмаска тиеш.
- Бала акрынлап ияләшсен өчен аны бакчага аз-аз гына вакытка калдыру дөресме? Әллә инде тулы көнгә калдырып китәргәме?
- Әйе, бала бакчага акрынлап ияләшсен өчен кагыйдәләр бар. Башта сез берничә сәгатькә калдырасыз. Аннан бала йокларга кала, соңрак кына көне буена. Беренче тапкыр бакчага килеп, тулы көнгә калу арасында кимендә ике атна булырга тиеш.
Комментарийлар