16+

Балаларны авырулардан ничек сакларга?

Кышын балалар ешрак авырый. Бу суыклар белән дә, вируслы инфекцияләрнең күп булуына да бәйле. Кечкенә газиз кешеләребезне чирләрдән ничек сакларга соң?

Балаларны авырулардан ничек сакларга?

Кышын балалар ешрак авырый. Бу суыклар белән дә, вируслы инфекцияләрнең күп булуына да бәйле. Кечкенә газиз кешеләребезне чирләрдән ничек сакларга соң?

1.    Баланы туңдырмагыз. Җил үткәрми торган материаллардан тегелгән тышкы киемнәр кидерегез, җылыны саклый торган йон тукымаларга өстенлек бирегез.
2.    Тән тиресен саклагыз. Урамга чыгар алдыннан тәннең ачык урыннарына кояштан саклый торган крем тидерегез. Кичен баланы коендыргач, тирене дымландырырга онытмагыз. Төчкергәннән, йөткергәннән соң, урамнан кергәч һәм ашар алдыннан кулларын сабын белән юарга өйрәтегез.
3.    Дөрес туклануны оештырыгыз. Рационга иммунитетны күтәрердәй витаминнар, минераллар, антиоксидантлар булган ризыклар кертегез. Яшелчә, җиләк-җимешләрне ешрак ашатыгыз.
4.    Организмын сусызланудан саклагыз. Бала көн дәвамында җитәрлек күләмдә су эчәме? Шуны контрольгә алыгыз. Бигрәк тә урамга чыгар алдыннан су эчү мөһим. Яшелчәләрдән әзерләнгән һәм итле ашларны ашатыгыз.
5.    Спорт белән шөгыльләнүгә теләктәшлек белдерегез. Даими физик күнегүләр – иммун системасын ныгытуның һәм суык тию, шулай ук башка төр авырулардан саклануның иң яхшы ысулы. Кышын бергәләп урманга йөрегез, саф һавада уеннар оештырыгыз. Балалар актив һәм хәрәкәтчән булырга тиеш.
6.    Йокы режимын төгәл үтәгез. Баланы гел бер вакытта йокларга яткырыгыз һәм уятыгыз. Тиешле күләмдәге йокы организмны ныгыта. Ул сигез сәгатьтән ким булмаска тиеш.
7.    Өйдә кызыклы шөгыльләр булдырыгыз. Урамда бик суык булганда, вакытны бергә күңелле итеп үткәрегез, уеннар уйнагыз. Аның алдыннан бүлмәләрне җилләтегез, тузаннарны сөртеп чыгыгыз.

Фото: https://pixabay.com/ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading