16+

Баланың өянәге башланды икән, авызына бармак тыгарга да, кашык кыстырырга да кирәкми

Эпилепсиянең 100 ләп төре бар, ди табиблар. Һәр төренең үз “холкы”, билгеләре. Шуңа аны еш кына башка авырулар белән бутыйлар. Балалар республика клиник хастахнәсе табибы, невролог Лилия Фатихова белән балаларда күзәтелүче эпилепсия авыруының билгеләре турында сөйләштек.

Баланың өянәге башланды икән, авызына бармак тыгарга да, кашык кыстырырга да кирәкми

Эпилепсиянең 100 ләп төре бар, ди табиблар. Һәр төренең үз “холкы”, билгеләре. Шуңа аны еш кына башка авырулар белән бутыйлар. Балалар республика клиник хастахнәсе табибы, невролог Лилия Фатихова белән балаларда күзәтелүче эпилепсия авыруының билгеләре турында сөйләштек.

— Эпилепсия — еш күзәтелүче авырулар исемлегендә. Ләкин аны ачыклау җиңел түгел. Чөнки кешедә тартышулы өянәкләр күзәтелгән һәр очракта да бу аның эпилепсия белән авыруы дигән сүз түгел. Нишләптер халыкта шундый гадәт яши, аңын югалткан кешедә тартышулы өянәкләр кузгала икән, эпилепсия тамгасы сугалар. Тик өянәкләр дә төрле сәбәп белән һәм башка авыруларның билгесе буларак борчый. Менә шуларны ачыклар өчен без табиблар электроэнцефлография һәм МРТ, әле шуңа өстәп тагын бик күп анализлар алып тикшерәбез. Шунсыз эпилепсиягә гади күз белән генә диагноз куеп та булмый. Чөнки эпилепсия ул төрле формада күзәтелә. Җиңелрәк төрләрен кичергән кешеләр 5-10 секундка гына аңын югалтып ала. Бу вакытта аның кулыннан, әйтик, ручкасы яисә чынаягы төшеп китәргә мөмкин, ул аны үзе дә аңламыйча, аңын югалтканын да сизмичә кала. Кайбер төрләре булганда авыру кеше күзләрен еш селкетә, моңа да күпләр игътибар да бирми. Шуңа да эпилепсияне ачыклау бик авыр.

— Баланың эпилепсия белән авырганлыгын карында чакта ук белеп буламы?

— Бездә әлегә юк. Ләкин авыруның генетика ягыннан килеп чыгышын табиблар өйрәнә башладылар. Эпилепсияне барлыкка китергән сәбәпләр күп төрле. Беренчесе — нәселдәнлек. Гаиләдә, яисә ераграк туганнар арасында кем дә булса эпилепсия белән авырый икән, димәк, бу нәселнең буыннарында авыруның “кабатлану” ихтималы зур. Ягъни, аларның баш мие эпилепсия авыруына тиз бирешүчән. Генетик анализлар нигезендә дә карындагы балага диагноз кую мөмкин түгел, бары тик аңа эпилепсия белән авыру ихтималы янаганлыгын гына белә алабыз. Генетик яктан куркырлык сәбәпләр күзәтелсә дә, ул эпилепсия белән авырмаска да мөмкин. Әле бит  эпилепсиянең башка сәбәпләр аркасында күзәтелгән төрләре дә байтак, әйтик — инсульт. Баланың башына кан саву дигән сүз. Кайбер балаларга туганда, бигрәк тә җитлекмичә туганнарына кислород җитмәү сәбәпле, баш миендә төрле процесслар барлыкка килә. Гипоксия да эпилепсиягә этәргән  бер сәбәп. Ләкин әле монда да, шушы мәлдә эпилепсия күзәтелеп, ул бүтән беркайчан да булмаска яисә башка формасында килеп чыгарга мөмкин. Баш миендә шеш яисә төрле җәрәхәтләр күзәтелсә дә эпилепсиягә китерә. Чөнки шул җир гел “ярсытылып” электроактивлык барлыкка килә, әгәр дә ул баш миенең икенче өлешләренә күчсә яисә активлык баш минен тулысынча яулап алса анда инде эпилепсиянең катлаулы төре килеп чыга — кеше аңын югалта, гәүдәсен катырып тартыша башлый. Эпилепсиянең һәр формасының үз нечкәлекләре, төрләре дә бик күп, алар турында озаклап сөйләргә мөмкин.

— Эпилепсияне дәвалап буламы?

— Була. Әгәр дә тикшергәч, баш миендә шешләр барлыгы ачыклана икән — операция ясала. Эпилепсиянең төренә карап, табиб тарафыннан билгеле бер күләмдә дарулар билгеләнә. Авыруны дәвалау барышында, әлеге дарулар беренчедән тартышлы өянәкләрне “тоткарлый”, ягъни булдырмауны “кайгырта”, тора-бара өянәкләр йә елдан-ел сирәгәя, йә бөтенләй күзәтелми башлый, ягъни ремиссия чорына күчә. Эпилепсия авыруы бик четерекле, дарулар тәэсирендә, бала үскән чорда ул башка формасына да күчеп куя. Шуңа да без авыру балаларны гел тикшереп торабыз, күзәтәбез. Әгәр дә аның хәле яхшыруга таба икән, әйтик, 5 ел эчендә өянәкләр күзәтелмәсә дарулар күләмен дә үзгәртәбез. Тагын да шул сүз, авыруның катлаулыгына карап авыру балаларга махсус кетодиеталар билгелибез. Организмга майлар артык күп кергәндә өянәкләрне сирәгәйтә. Ләкин һәрберсенә дә түгел. Дөрес туклану бик мөһим, ләкин һәр авыруның ашкайнату системасы әлеге диетаны күтәрә алмый, анысын да истә тота. Режим төгәл үтәлергә — вакытында йокларга ятарга, вакытында ашарга тиешләр, ял кирәк. Аннары төнлә каршыга килгән машина утлары, дискотекалардагы ялт-йолт килеп торган фонарьлар яктылыгы да аларда өянәкләре ярсыта гына, сак булырга кушабыз.

— Күпчелек әти-әниләр балада нинди билгеләр күреп мөрәҗәгать итәләр?

— Күзләре тартып торса, балада тартышулар булса. Мин аларга өйдә баланың ул халәтен видеога төшерергә кушам. Чөнки, бу билгеләр эпилепсиянеке булмаска да мөмкин бит. Баланың өянәген табибка үз күзе белән күрү дә бик мөһим. Чынлап та кайчагында баланың филиологик күренеше генә дә булып чыга. Аннары кайбер баланың баш мие “өлгереп” җитмәү сәбәпле, тән температурасы бик каты күтәрелгәндә бер-ике мәртәбә генә тартышулы өянәк күзәтелә дә, шуның белән бетә дә, бүтән борчымый.

— Эпилепсия өянәкләре булганда, авыруның авызына кашык тыгарга, телен тартырга кушалар. Дөрес сүзләрме?..

—Өянәкләрнең әледән-әле кабатланып торуы — авыруның иң катлаулы төре. Хәзер таләпләр дә үзгә, баланың өянәге башланды икән, авызына бармак тыгарга да, тешләре арасына кашык кыстырырга да кирәкми. Баланы яткызырга, башы әз генә күтәрелеп торсын өчен, баш астына мендәр куярга, “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче кулларын җиңелчә генә тотып торырга кирәк. Бала өянәкләр вакытында анда-монда бәрелмәсен, шул ук вакытта гәүдәсенә ирек тә бирергә кушабыз, богауларга ярамый.

Фото: https://www.freepik.com/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading