16+

Бармак шартлату артритка китерәме?

Буын авырулары – дөньядагы инвалидлыкның төп сәбәпләренең берсе.

Бармак шартлату артритка китерәме?

Буын авырулары – дөньядагы инвалидлыкның төп сәбәпләренең берсе.

Бүгенге көндә 500–600 миллионнан артык кеше остеоартрит белән яши, ә барлык терәк-хәрәкәт системасы авырулары 1,7 миллиард кешегә кагыла.

Буын авыруларының төп сәбәпләре – артык тән авырлыгы, аз хәрәкәтләнү, порт җәрәхәтләре, авыр физик хезмәт, нәселдән килүче факторлар, диабет һәм матдәләр алмашы бозылу 

Буыннар сәламәтлегенә карата төрле фикерләр һәм ышанулар киң таралган. Кемдер бармакларны шартлату артритка китерә дип санаса, икенчеләре буыннарның һава торышы үзгәрүен алдан сизүенә ышана. Шулай ук желатинлы ризыкларның буыннарны дәвалау үзлекләре турында да еш сөйлиләр. Әмма бу карашларның барысы да фәнни яктан расланмаган. Казан федераль университетының Университет клиникасы ревматология бүлеге мөдире Тимур Сибгатуллин буыннарга кагылышлы иң киң таралган фикерләрнең кайсысы дөреслеккә туры килүен, ә кайсыларының ялгыш булуын аңлатты.

Белгеч сүзләренчә, бармак буыннарын шартлату ревматоид артрит, подагра яки башка автоиммун артритлар китереп чыгармый. Әмма бу гадәттән мөмкин кадәр баш тарту хәерле, чөнки буын кимерчәгенә даими механик тәэсир киләчәктә остеоартрит үсешенә этәргеч бирергә мөмкин.

Табиб шулай ук буыннарның һава торышы үзгәрүгә реакциясе мәсьәләсенә дә тукталды. Сәламәт буыннар атмосфера басымы яки температура үзгәрүне сизәргә тиеш түгел. Әгәр кеше яңгыр яисә кар явар алдыннан буыннарында сызлау, тартылу яки катып калу хисе тоя икән, бу организмда яшерен ялкынсыну процессы барлыгын күрсәтергә мөмкин. Мондый очракта белгечкә мөрәҗәгать итү зарур.

Күпләр койка, желе һәм желатинлы ризыклар буыннарны ныгыта, зарарланган кимерчәкне яңарта дип саный. Чынлыкта исә, бу продуктларда булган коллаген ашказаны-эчәк трактында аминокислоталарга таркала. Соңыннан организм бу матдәләрне төрле ихтыяҗлар өчен файдалана, һәм аларның нәкъ менә авырткан буыннарга барып җитүе мәҗбүри түгел. Шуңа күрә койка яки желе ашау гына кимерчәк тукымасын торгызырга ярдәм итә алмый.

Буыннар авыртканда, җылытучы мазьлар һәм грелкалар куллануга да сак булырга кирәк. Әгәр авырту яңа җәрәхәттән яки көчле ялкынсынудан килеп чыккан икән, буыннарны җылыту хәлне тагын да катлауландырырга мөмкин. Мондый вакытта суыта торган чаралар нәтиҗәлерәк. Ә менә остеохондроз кискенләшкәндә яки авыр физик хезмәттән соң мускуллар сызлаганда, җылыта торган чаралар файда китерергә мөмкин.

Тимур Сибгатуллин билгеләп үткәнчә, буыннарның зарарлануы турыдан-туры яшькә генә бәйле түгел. Аңа көндәлек физик йөкләнешләр, микроҗәрәхәтләр һәм элек алган җәрәхәтләр йогынты ясый. Еллар узу белән бу зыяннар җыела бара һәм остеоартрит кебек авырулар үсешенә китерергә мөмкин. Шуңа күрә буыннар сәламәтлеген саклау өчен аларны артык йөкләмәскә, җәрәхәтләрдән сакланырга һәм вакытында табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Буыннарны сәламәт тоту өчен түбәндәге кагыйдәләрне үтәү мөһим:

• Көн саен хәрәкәтләнү.

• Тиешле тән авырлыгын саклау.

• Йөзү, велосипед, йөрү белән шөгыльләнү.

• Кальций һәм D витамины җитәрлек булу.

• Тәмәке тартмау.

• Җәрәхәтләрдән саклану.

Кызыклы фактлар

• Кеше организмында 360 тан артык буын бар. 

• Иң зур буын – тез буыны. 

• Кимерчәкнең үзенең кан тамырлары юк, ул туклыклы матдәләрне буын сыекчасыннан ала. 

• Даими физик активлык буыннарның туклануын яхшырта. 

• Артык авырлык тез һәм бот буыннарына басымны берничә тапкыр арттыра. 

Фото:нейрочелтәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading