16+

Бөердә таш кайдан барлыкка килә?

Таш йотмыйбыз, комлы су эчмибез, әмма организмның теге яки бу органына чып-чын ташлар утыра. Бигрәк тә үт куыгы белән бөерләр йә булмаса бәвел бүленеп чыгу юллары әнә шундый “хикмәт”кә тарый. 

Бөердә таш кайдан барлыкка килә?

Таш йотмыйбыз, комлы су эчмибез, әмма организмның теге яки бу органына чып-чын ташлар утыра. Бигрәк тә үт куыгы белән бөерләр йә булмаса бәвел бүленеп чыгу юллары әнә шундый “хикмәт”кә тарый. 

Казан медицина университеты табибы, табиб-уролог Рәмис Исрафилов белән бөрләрдә ни сәбәпле таш барлыкка килүен ачыкларга тырыштык. 
– Бәвел бүленеп чыгу юлында ташлар барлыкка килү – урологиядә иң еш очрый торган авыруларның берсе. Иң аянычлысы, аның белән авыручылар саны елдан ел арта бара. Нинди авыру соң ул, дигәндә, исеменнән үк тә билгеле – бөерләрдә һәм бәвел бүленеп чыгу системасында, бәвелнең тыгызлыгы арту сәбәпле, ул кристаллаша, шул сәбәпле ташлар хасил итә. Әлеге процесс кабатланып торган хәлдә, кристаллар үсә, әкренләп кенә ташлар барлыкка килә. Кристаллар – эреми торган тозлар дигән сүз. Башта алар ком бөртеге шикелле кечкенә генә була. Ләкин, алар да үсәргә сәләтле, ягъни берләшәләр дә эреми торган ташларга әйләнәләр. Матдәләр алмашы бозылу да ташлар барлыкка килүгә бер сәбәп.

– Бөердә таш үсеп ятканлыгын ничек белергә? Гади халык кирәксә-кирәкмәсә тикшеренергә дә гадәтләнмәгән.
– Бөтен хикмәт тә шунда, вакытында тикшеренмичә, вак кристалларның ташка әйләнүен, ташның да зураеп киткәнлеген күрми каласың. Нигездә, бәвел бүленеп чыгу юлында вак ташлар яисә кечерәк кристаллар барлыгы УЗИдан тикшеренгәндә генә күренә. Ә инде авыруның башлангыч чорына игътибарсызлык күрсәтеп, кристаллар ташка әверелгәннәр икән, беренче булып, көчле авырту борчый, икенче билгесе – бәвелдә кан барлыкка килә. Авырту төрле характерда күзәтелә: кискен дә була ала, сызлап, сыкрап, әрнеп тә тора. Ул ташның зурлыгына һәм кайда урнашканлыгына да бәйле әле. Күпчелек хәрәкәтләнгәндә, гәүдә торышын үзгәрткәндә, күп итеп су эчкәч, атлап барганда яисә организмнан бәвел куучы препаратлар эчкәннән соң бөер кинәт кенә чәнчеп авырта башлый. Бер үк вакытта күңел болгану, косасы килү, кече йомышны еш йомышлыйсы килү, эчәк парезы күзәтелергә мөмкин. Әгәр дә таш бәвел бүленеп чыгу юлының аскы өчтән бер өлешендә урнашкан икән касыкта авырту барлыкка килә, бу авыртуның дәвамы бот башына, җенес әгъзаларына да “килә”. Икенче билгесе – бәвел бик еш бүленеп чыга. Бигрәк тә эшләгәндә, ягъни авырлык килсә, атлап барганда кече йомышны йомышлыйсы килү теләге туа. 

– Бу авыру ир-атларда ешрак күзәтеләме, әллә хатын-кызлардамы?
– Алай аерып әйтеп булмый, бертигез диярлек. Ләкин күпчелек 30 яшьтән алып 60 яшькәчә эшкә яраклы кешеләрдә күзәтелүе хак. Ташларны алдырганнан соң да әле тынычланырга иртәрәк. Әгәр дә профилактика ягын кайгыртмасаң биш ел эчендә ул 25 процент очракта янәдән кабатлана.

– Куркыныч чирме?
– Өзлегүләр күзәтелә – шуның белән куркыныч. Аннары бөернең чәнчеп авыртуы да түзеп булмаслык, беренче тапкыр шундый хәлгә юлыкканда бигрәк тә кыен. Таш бәвел бүленеп чыгуга зыян китерсә бөерләрдә дә коточкыч үзгәрешләр күзәтелә – бөер үлекли башлый, бу вакытта инде операция ясарга туры килә. Авыру кеше кече йомышны озак йомышламыйча йөрсә бөерләр киңәя башлый. Ә ул тагын да хәтәррәк хәлгә китерә – бөерләрнең йә эшчәнлеге бозыла яисә эшләүдән үк туктыйлар. 

– Ташка әйләнә торган кристалларның барлыкка килүенә ниләр сәбәпче икән?
– Беренче нәүбәттә – нәселдәнлек. Берәр туган-тумача нәкъ менә да шушы чирдән интеккән икән, димәк, нәселдә тагын кемдер аның кармагына эләгәчәк. Сөтле ризыклар, кызыл ит, тозлы, кофеин, кузгалак кебек таш барлыкка китерүче матдәләргә бай ризыклар ашау, гиперпаратиреоз, бөер юлындагы ацидоз авыруы белән авырганда, кальций, Д витамины, аскорбин кислотасын тәүлегенә 4 миллиграммнан артыграк кабул иткәндә, сульфаниламидлар эчкәндә дә бәвел бүленеп чыгу юлларында, бөерләрдә ташлар барлыкка килү ихтималы арта. Аннары бәвел бүленеп чыгу системасының төзелешендә кимчелекләр булганда, әйтик бөер дагасыман рәвештә булса, бәвел бүленеп чыгу системасына инфекция эләксә дә шундый ук хәлгә тарырга мөмкин. 

– Ташлар утырмасын өчен нишләргә? 
– Иң мөһиме – сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Әлбәттә гел тикшеренеп торү мәҗбүри. Елга бер тапкыр УЗИ үтәргә, кан анализы тапшырырга кирәк. Ләкин авырулар сәламәт чакта түгел, нәкъ менә бөерләре авырта башлагач кына УЗИ үтәргә килә шул. Бәвел бүленеп чыгу юлларында, бөерләрдә кристаллар тоткарланып калмасын өчен көн саен билгеле бер күләмдә су эчү шарт. Гәүдә авырлыгының һәр килограммына 30 миллилитр исәбеннән су тиеш. Туклану рационыннан таш барлыкка килүгә этәргән ризыкларны киметергә кирәк. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading