16+

«Йә, нәрсә, баланы калдырасызмы?»

Сайлау алдында калган хатын-кызларга ярдәм итә торган “кайнар линия” эшли.

«Йә, нәрсә, баланы калдырасызмы?»

Сайлау алдында калган хатын-кызларга ярдәм итә торган “кайнар линия” эшли.

Кайвакыт тормышта мөһим карар кабул итү – булачак балаңны саклап калу өчен, бер сөйләшү дә җитә. Бу хакта йөкле хатын-кызларга һәм яшь әниләргә ярдәм итү “кайнар линия”се психологларыннан да яхшырак белүче юк. 

Сайлау алдында торган хатын-кызларга теләктәшлек күрсәтү проекты яңа дәрәҗәгә күтәрелде. Хәзер Россиянең теләсә кайсы төбәгендә яшәгән кеше бушлай номерга шалтыратып, йөклелек, бала табу, гаиләләргә ярдәм чаралары һәм башка иң дулкынландыргыч сорауларга квалификацияле белгечләрдән җаваплар алырга мөмкин. 

Баланы табаргамы, юкмы?
8 800 2000 492 күп каналлы телефоны буенча җавап биргән белгечләрнең төп бурычы – хатын-кызларга курку һәм борчуларын җиңәргә ярдәм итү, үзеңә ышанычны арттыру, имин киләчәккә өмет уяту. 

Хатын-кызлар һәм балалы гаиләләр өчен кайнар линияне «Хатын-кызлар тормыш яклы» хәйрия фонды 2018 елда оештырган. Проект башланып кына киткәндә шалтыратуларга җавап биргән волонтерлар һәм психологлар ярдәм таләп ителгән кешеләрне табиб, юрист, ярдәм фонды хезмәткәрләре белән элемтәгә керергә ярдәм иткән.

Хәзерге вакытта федераль ярдәм белән психологлар һәм психотерапевтлар штаты шактый киңәйгән. Психотерапевт, педиатр яки күкрәк сөте белән имезү буенча белгеч консультациясен шул ук минутта алырга мөмкин. Фонд күрсәткән башка төр ярдәмнәр дә сакланып калган.

Бүген кайнар линия хезмәтендә 56 психолог эшли, алар арасында кризис психологлары, шулай ук перинаталь консультантлар бар. Алар авырлы хатын-кызларга да, 3 яшькә кадәрге баласы булган әниләргә дә, аларның туганнарына да ярдәм итә. Әмма барыннан да бигрәк мөрәҗәгатьләр әни булырга әзерләнгән гүзәл затлардан килә. 

Кеше ни әйтер?
Фондның баш психологы Ирина Бочкойская сүзләренчә, хатын-кызларның күпчелеге бер үк сүзләрне кабатлый: «Мин баланы табарга телим, ләкин булдыра алмам дип куркам». Бу очракта консультантның бурычы булачак әнинең нәрсәдән куркуын ачыклау.

–    Рәсми статистика буенча беренче урында – гаиләдә бала барлыкка килгәннән соң акча җитмәячәк дип борчылу. Әмма безгә шалтыратуларның күпчелеге акчасызлыктан түгел, ире, баланың әтисе белән мөнәсәбәтләрдәге кыенлыклардан курка, – дип сөйли фондның алдынгы кризис психологы Ольга Нацветова. – Шалтыратучылар еш кына бала туу аның әтисе белән мөнәсәбәтләрне бозачак, никахны куркыныч астына куячак дип борчыла. Әтисенең, хатын-кыз баланы калдырган очракта, гаиләдән китүе белән янаган очраклар да була.

Тагын бер курку якындагы тирәлекнең мөнәсәбәте белән бәйле. Булачак дәү әни бала табу карарын хупламый, башка туганнары һәм дуслары да аннан баш тартырга өнди. Тирәлектәге кешеләр фикере булачак әнидә шомлы уйлар тудыра, кабул ителгән карарның дөреслегендә шик уята.

Акча белән бәйле шик-шөбһәләр исә өченче урында гына тора. Һәм бу мәсьәлә иң җиңел хәл ителә. Акчасызлыктан курыккан йөкле хатын-кызларга дәүләт күрсәткән матди ярдәм чаралары турында сөйлиләр. Бүген булачак әниләргә йөклелекнең иң иртә срокларыннан акчалата булышалар, бала туганнан соң да төрле ярдәм программалары бар. Болар хакында хәбәрдар булу гына кирәк.

Ниһаять, бала табарга яки тапмаска дигән карарга җәмгыятьтәге калыплашкан фикерләр дә йогынты ясый: «бу яшьтә әле бик иртә яки, киресенчә, соң», «хәерчелеккә юл куясы юк, гаиләдә ике бала да җитәрлек» һәм башкалар. Монда һәр кешенең үз шәхси тормыш сценарие һәм бала туу өчен идеаль шартлар булмавын аңларга кирәк, ә балага тиешле шартлар тудыру – һәр булачак әни кулыннан килерлек эш.

Табибларны аралашу этикасына өйрәтәләр
Булачак әнигә ярдәм итәргә сәләтле һәм аның куркуларын арттырырга мөмкин булган кешеләрнең берсе – табиб-гинеколог. Хатын-кыз консультациясенә килгән булачак әнигә иң беренче сорау: «Йә, нәрсә, баланы калдырасызмы?» Бу сорау үзе үк хатын-кызда курку уята, шик тудыра.

Кайчак табиблар үзләреннән җаваплылыкны төшерү өчен яки дөрес булмаган диагностика аркасында йөклелекне өзәргә киңәш итә. Бу очракта кайнар линиядә һәрвакыт телемедицина режимында УЗИ тасвирламасы буенча консультация бирергә яки хатын-кызны якындагы зур шәһәргә юлларга мөмкиннәр. Күпчелек очракта бала белән дә, булачак әни белән дә барысы да тәртиптә булып чыга, ди фонд белгечләре.

Хәзерге вакытта фонд Россиянең төрле төбәкләрендә «Исәнме, әни!» дигән программа башланган. Алар табиблар өчен семинарлар үткәрә, белгечләрне йөкле хатын-кызлар белән аралашу этикасына өйрәтә. Булачак әни күңеленә шик кертмәгез, аны котларга, хупларга кирәк, ди Ольга Нацветова.  

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading