16+

Яшьлек эликсиры буламы, яки картаюны ничек тоткарларга

Галимнәр «тылсымлы дару» рәвешендә яшьлек эликсирын эзләп табу өчен күп еллар көч түгүгә карамастан, картаю процессын акрынайтуның элек тә, хәзер дә бердәнбер сыналган ысулы – физик активлык.

Яшьлек эликсиры буламы, яки картаюны ничек тоткарларга

Галимнәр «тылсымлы дару» рәвешендә яшьлек эликсирын эзләп табу өчен күп еллар көч түгүгә карамастан, картаю процессын акрынайтуның элек тә, хәзер дә бердәнбер сыналган ысулы – физик активлык.

Кеше гомеренең озынлыгына һәм сыйфатына йогынты ясый торган мөһим факторларның берсе.

Яшь барган саен ДНКның теломер дип аталган очлары кыскара, бу исә күзәнәкләрнең картаюына китерә һәм аларның бүленү сәләтен чикли. Ләкин физик йөкләнешләр теломерларның озынлыгын сакларга, алай гына да түгел, аларны тагын да озынайтырга булыша. Кешенең биологик яшен нәкъ менә теломерларның озынлыгы күрсәтә.

Хәрәкәт – ул тормыш, ә тормыш – ул хәрәкәт инде!
Һәрвакыт хәрәкәттә булган һәм спорт белән шөгыльләнә торган кешеләр озаграк яши, сирәгрәк чирли. Алар арасында йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан, яман шештән, 2 типтагы шикәр чиреннән үлү ихтималы азрак.

Моннан тыш, физик активлык, деменция һәм Альцгеймер авырулары барлыкка килү куркынычын киметеп, когнитив функцияләргә дә уңай йогынты ясый. Даими физик йөкләнешләр сәламәтлек өчен әһәмиятле һәм баш мие күзәнәкләре үсешенә булыша торган нейротрофик факторлар эшләп чыгарылуын стимуллаштыра.

Физик активлык йокыга уңай тәэсир итә: йоклап китү вакыты якынча 35-40 минутка кими, йокының озынлыгы һәм сыйфаты арта. Ләкин йокы алдыннан ук спорт белән шөгыльләнергә киңәш ителми. Тренировкалар үткәрү өчен йокларга ятарга 4 сәгать кала иң кулай вакыт санала.

Спорт стрессны җиңәргә ярдәм итә. Физик күнегүләр ясаганда организмда эндорфиннар – шатлык гормоннары эшләп чыгарыла, ә алар кәефне яхшырта. Йөрәк-кан тамырлары һәм сулыш системаларына йөкләнеш бирә торган кардиокүнекмәләр тискәре хисләрдән һәм киеренкелектән арынырга булыша, ә пилатес яки йога кебек күнекмәләр күңел тынычлыгын торгызырга ярдәм итә. 

Зарядкага басыгыз!
СССР чорында совет гражданнарының күбесе көнне иртәнге зарядкадан башлый иде. Гади генә, әмма техникасы ягыннан дөрес саналган әлеге күнегүләр комплексын бөтен кеше белә иде.

Иртәнге зарядканы чын тренировка дип кабул итәргә кирәкми. Ул организмны уяту һәм гәүдәнең тонусын күтәрү өчен шәп ысул булып тора. Андый гимнастика йокыдан соң нормаль кан әйләнешен һәм лимфа агышын торгызуга юнәлдерелгән.

Көн дәвамында күбрәк йөрергә тырышыгыз. Лифтка утыру урынына баскычтан менегез, төшке тәнәфестә йөреп керегез. Йөгерү, йөзү, скандинавия йөреше, велосипедта йөрү, фитнес белән шөгыльләнү – кичләр һәм ял көннәре өчен физик активлыкның яхшы варианты.

Әздән башлагыз, тик даими кабатлагыз. Әкренләп тренировкаларның көчен һәм дәвамлыгын арттырыгыз. Хәлегезгә игътибарлы булыгыз, дөрес туклану һәм ял итү турында да онытмагыз.

Әгәр хроник авыруларыгыз бар икән, табиб белән киңәшләшергә кирәк: ул сәламәтлеккә куркыныч тудырмаслык, файдалы күнегүләр программасын тәкъдим итә ала.

Сәламәтлек һәм иминлекне саклау максатында Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы олыларга атнасына 150дән 300 минутка кадәр уртача интенсивлыктагы физик активлык яки көненә 75-150 минут югары интенсивлыктагы физик активлык, ә балалар һәм яшүсмерләргә якынча 60 минутлык уртача физик активлык киңәш итә.

Нинди генә физик активлык булса да, аның бөтенләй булмавыннан күпкә яхшырак. Спортның кешегә сәламәт озын гомер яшәргә булыша торган зур мөмкинлек бирүен аңлау мөһим.

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading