Йөрәк авыруларын китереп чыгара торган төп факторларының берсе – артык зур тән массасы, дип белдерде Баш кардиолог. Дөрес туклану һәм адекват физик йөкләнеш кешегә артык килограммнар җыймаска һәм, кирәк булган очракта, ябыгырга ярдәм итә.
Зөлфия Ким билгеләп үткәнчә, кеше ябыкканда һәр артык килограмм белән артериаль басымы да бер миллиметрга төшә. Әйтик, кан басымы 150 булган таза кеше 20 килограммны югалтса, аның кан басымы да 130 дәрәҗәсендә калачак.
Дөрес туклану әһәмиятен Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш Баш нутрициологы Оксана Фролова да ассызыклады. Йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен иң беренче итеп тоз күләмен киметергә кирәк, дип белдерде ул. Көненә кеше тозны 5 граммнан, ягъни тулы булмаган чәй кашыгыннан, артык кулланырга тиеш түгел. Бөтен ризыктагы тоз күләмен исәпкә алырга кирәклеген әйтте ул. Шулай ук эре итеп тарттырылган оннан икмәк, атнасына 3-4 тапкыр диңгез балыгы, яшелчә һәм җиләк-җимеш ашау мөһим. Ә менә кызыл ит куллануны атнасына бер-ике тапкырга калдырырга кирәк, аны ак диетик ит белән алмаштырырга мөмкин.
- Дөрес туклану ул – кыйммәт диләр. Әгәр дә ризык сайлауга рациональ килсәң, бу бер дә алай түгел. Диңгез балыгының кыйммәтлесен алырга димәгән бит. Яшелчә дә ул – авокадо гына түгел, кишер, кәбестә була ала, - ди Оксана Фролова.
Комментарийлар