Хәтерлисезме икән, моннан берничә ел элек танылган актриса Анджелина Джоли күкрәк бизләрен һәм аналыгын алдырган иде.
Күп кеше моны ахмаклык, дип атады.
Ничек инде япь-яшь кеше, авырмаган килеш шундый операцияләр ясата? Моны чын батырлыкка тиңләргә мөмкин! Яшь, матур килеш шундый адымга баруны батырлык дими, тагын ни дияргә була?!
Операцияне ул кызык өчен түгел, үзен үлемнән саклап калу максатыннан ясата. Аның әнисе, әнисенең апасы күкрәк рагыннан вафат була. Джолиның да рак белән авыруы ихтималы 87 процент тәшкил иткән. Табиблар мондый ысул күп хатын-кызларның тормышын саклап калыр иде, ди. Әмма һәр хатын-кыз да “булмаган авыруны дәвалыйм” дип, күкрәк бизләрен алып атарга риза түгел. Шуңа да табиблар профилактик чараларны булса да үтәргә киңәш итә.
Н.Н.Блохин исемендәге Илкүләм онкология медицина тикшеренүләр үзәге директоры Иван Стилиди сүзләренчә, Җир шарында һәр сигезенче хатын-кыз күкрәк бизләре рагы белән авырый. Онкологик авырулар арасында ул иң еш очрый торганы. Күкрәк бизләре шешенә онкологик авыруларның 21 процентынты туры килә.
Октябрь – Бөтендөньяда күкрәк шешенә каршы көрәш ае. Бөтендөнья Сәламәтлек саклау оешмасы моны хатын-кызларның үз сәламәтлекләренә игътибарны арттыру максатыннан үткәрә.
– Авыруны иртәрәк ачыклаган саен, аны җиңү мөмкинлекләре дә арта. Нуленче стадиядә дәваланучылар саны 99 процент, беренчедә 95 процент тәшкил итә, – ди Иван Стилиди.
Табиб сүзләренчә, бу авыруны профилактикалау буенча да Россиядә күп эш алып барыла. Шул исәптән, “Сәламәтлек саклау” илкүләм проекты кысаларында да. Бу чаралар бик гади һәм теләсә кайсы хатын-кызга аңлашыла торган. Нәселендә күкрәк шеше белән авырган кешеләргә бигрәк тә игътибарлы булу сорала.
– Андый хатын-кызлар генетик тикшеренү үтәргә тиеш. Әгәр дә мутация ачыклана икән, ел саен табибка күренергә, елга бер тапкыр МРТ узып торырга кирәк. Мутация булмаган очракта, 40 яшькә кадәрле хатын-кызлар УЗИ үтеп торса, ә 40 яшьтән соң ике елга бер тапкыр маммография үтсә дә җитә. Бу гап-гади кагыйдәләр сезгә авыруны башлангыч чорында ук ачыкларга ярдәм итәчәк. Ә шеш органнарга таралганчы дәвалана башлау тиешле нәтиҗәгә китерүен инде беләсез, – ди Иван Стилиди.
Күкрәк шешен булдырмас өчен тагын нинди чаралар күрергә мөмкин? Авыруны ачыклар өчен тәҗрибәле табибтан берничә киңәш.
Беренче чиратта хатын-кыз үзен-үзе “тикшерә” белергә тиеш. Күкрәк бизләрен кул белән ешрак тоткалап карарга, үзгәрешләр булса, берәр нинди шик туса, шунда ук табибка мөрәҗәгать итү зарур.
Моны ничек дөрес эшләргә соң? Беренчедән, табиб көн яктысында, көзге каршына басып, билгә кадәр чишенергә киңәш итә. Яшь ханымнар һәм туташлар айга бер тапкыр, күрем циклының 5-12 көннәре арасында, даими рәвештә күкрәкләрен тикшерсен. Олы яшьтәгеләргә шулай ук айга бер тапкыр, айның бер үк числосында күкрәкләрен карап торырга тиеш.
Күкрәкләр бер формада, бер размерда, симметрик булырга тиеш. Тире төсенә игътибар итегез. Үзгәрешләр сизелмиме? Кызарган, каралган урыннар юкмы? Култык астындагы бизләрне дә карарга онытмагыз!
Күкрәк рагы кемнәргә яный?
нәселләрендә күкрәк шеше диагнозы куелучыларга;
гормональ фоны бозылучыларга;
организмында шешләр (зыянлы булмаганнар хакында сүз бара) барлыкка килүчеләргә;
бик иртә (12 яшькә кадәр) күрем килә башлаган хатын-кызларга;
авырга уза алмаучыларга;
аборт ясатучыларга;
баласын имезүдән баш тартучыларга;
менапауза соң (55 яшьтән соң) башланучыларга.
Фото: https://pixabay.com
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар