16+

Көнбатыш Нил бизгәге: кайдан килгән чир?

Узган атнада Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәге таралыш алуы билгеле булды. Авыру 14 кешедә теркәлгән.

Көнбатыш Нил бизгәге: кайдан килгән чир?

Узган атнада Татарстанда Көнбатыш Нил бизгәге таралыш алуы билгеле булды. Авыру 14 кешедә теркәлгән.

Чир йоктыручыларның барысы да Яшел Үзән, Лаеш, Биектау, Апас, Чирмешән һәм Югары Ослан районнарындагы бакчаларына яки урманга барган булган. Авыру черкиләр тешләве аша күчкән, диләр. Көнбатыш Нил бизгәге турындагы төп фактларны Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе китерә:

1. Көнбатыш Нил бизгәге эссе климатлы илләрдә еш очрый, табигый учаклар Африка, Америка, Европа һәм Азия территориясендәге 90нан артык илдә теркәлгән. Шулай ук әлеге инфекция Россиянең көньяк төбәкләренә дә хас. Әмма климат җылынуга бәйле рәвештә вирус чыганаклары булган территорияләр киңәя һәм вирусны йоктыру очраклары Россиянең Үзәк өлешендә һәм Идел буенда да теркәлә. 

2. Авыру кешедән кешегә күчми. Зарарлану черки яки талпан тешләве аша гына була.
3. Көнбатыш Нил бизгәгенең төп чыганагы һәм резервуары – су һәм су янында, шулай ук кешегә якын яшәүче кошлар. Авыруны йоктыру куркынычы янаган категорияләргә балыкчылар, авыл хуҗалыгы эшчәнлеге белән шөгыльләнүче затлар керә. Шул исәптән бакчада һәм йорт янындагы кишәрлекләрдә эшләгән кешеләр куркыныч астында. Черкиләр күп булган җирлерлекләрдә яшәгән һәм андый урыннарда еш булганнарга да сак булырга кирәк.

4. Көнбатыш Нил бизгәге өчен сезонлылык хас, бу чир чыганакларның (кошларның) һәм таратучыларның (черкиләрнең һәм талпаннарның) активлыгы белән бәйле. Уртача климатлы илләрдә авыру очраклары июльдән октябрьгә кадәр теркәлә. 

5. Инкубация чоры берничә көннән алып, 2-3 атнага кадәр (күп очракта 3-6 көн) дәвам итә. Күпчелек очракта авыру (80 процентка якыны) бернинди билгеләрсез уза, әмма кайбер очракта гриппка охшаш симптомнар булган кискен бизгәк рәвешендә үтәргә мөмкин. Катлаулы очракларда авыру үзәк нерв системасын зарарларга (менингитлар), сирәк кенә менингоэнцефалит һәм кискен паралич рәвешендә үсеш алырга мөмкин.

6. Авыру симптомнары күзәтелгән очракта,  гомуми интоксикация, баш, мускуллар, суставлар авыртса, тән тимгелләр белән капланса, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. 

7. Хәзерге вакытта Көнбатыш Нил бизгәгенә каршы вакцина яки үзенчәлекле дәвалау ысуллары юк, шуңа күрә авыруны булдырмау өчен кисәтү чаралары күрелергә тиеш: тәрәзәләргә һәм ишекләргә антимоскит челтәрләр элергә, биналарда фумигаторлар кулланырга; су җыелып торган урыннарны юк итәргә, бакча һәм шәхси секторда җыелган суларны атнасына кимердә бер тапкыр алмаштырып торырга; табигатькә чыкканда индивидуаль саклану чараларын кулланырга; урманга, су янына йөрергә чыкканда калын кием кияргә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading