16+

Коронавирустан саклану өчен аракы эчмәгез

Яңа ел якынлашканда спиртлы эчемлекләр темасы аеруча актуальләшә. Күпләр канәгатьлек хисе алу, ял итү өчен аракыга, шәрабка үрелә. Кызганыч, кайберләүләр чама хисен белми, матур башланган бәйрәмнең аяныч төгәлләнүе дә бар. Алкоголь бавыр, йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерә.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш наркологы Резеда Хәева әйтүенчә, быелның тугыз ае нәтиҗәләре буенча спиртлы эчемлекләр кулланып психоз авыруына сабышкан кешеләр былтыргы белән чагыштырганда 9,9 процентка кимегән. Алкоголизм белән авыручылар да 31 процентка азайган. Әмма аракыдан агуланучылар саны шул ук калган. Быел 187 кеше аракы эчеп агуланган.

Сыйфатсыз, арзанлы аракы, көмешкә эчеп агулану бер хәл, лицензиясе булган кибеттән сатып алынган спиртлы эчемлекне дә чамасыз кулласаң, кешенең организмына начар тәэсир итәргә мөмкин. Хәзер кайбер кешеләр имеш, аракы эчү коронавирустан сакланырга ярдәм итә икән дигән фикерне дә алга сөрә. Имеш, организмны йогышсызландыра. Тик, Резеда Хәева моны дөреслеккә туры килми, ди. Киресенчә, спиртлы эчемлек куллану кешенең иммунитетын кашата, нәтиҗәдә кеше юк кына вирусларны да эләктерергә мөмкин. Исермәс өчен май кабып куюның да файдасы юк. Уйдырмаларның берсе – җылыну өчен аракы эчү. Спиртлы эчемлеккә караганда лимонлы кайнар чәй күпкә яхшырак җылыта, дип саный белгечләр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading