16+

«Онкология белән авыручыларга массаж ясарга ярамый»

Җаның нинди тели, шундый массаж төренә язылып була хәзер. Хезмәттәшебез Гүзәл Насыйбуллина да алтын куллы икән. Нечкә генә кулларга карагач, аларның көченә ышанып та бетә алмыйсың. Гүзәл массаж ясау белән 5 елга якын шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә ул шактый зур тәҗрибә туплаган. Гүзәл Насыйбуллина белән файдалы әңгәмә кордык.

«Онкология белән авыручыларга массаж ясарга ярамый»

Җаның нинди тели, шундый массаж төренә язылып була хәзер. Хезмәттәшебез Гүзәл Насыйбуллина да алтын куллы икән. Нечкә генә кулларга карагач, аларның көченә ышанып та бетә алмыйсың. Гүзәл массаж ясау белән 5 елга якын шөгыльләнә. Бу вакыт эчендә ул шактый зур тәҗрибә туплаган. Гүзәл Насыйбуллина белән файдалы әңгәмә кордык.

- Ни өчен массаж белән шөгыльләнергә уйладың?
- Бу кисәк кенә барлыкка килгән шөгыль түгел. Кечкенә чакта әтиемә массаж ясый идем. Аннары дусларым, хезмәттәшләремнең дә җилкәләрен яздым. Алар: “Ник массажга укымыйсың, кулың ята бу эшкә”, - диделәр. Бервакыт нишләп эшләп карамаска соң, дигән фикер килде. Шул ук көнне курсларга язылдым. Практика булмаса, алган белемнәр тиз онытыла, шуңа күрә тәҗрибә тупларга керештем. Бу бик күп көч тәлап итә торган шөгыль.

- Массаж ясау өчен көч күп кирәк дидең. Ир-атларга ясаганнан соң кулларың армыймы?
- Мин, киресенчә, ир-атларга массаж ясарга яратам. Хатын-кызларга көчеңне үлчәп кенә ясыйсың. Ә ир-атларга бөтен көчемне биреп ясасам да, барыбер авырттыра алмаячакмын. Массаж ясаганда йөкләнеш күбрәк билгә, аякларга килә. Мәсәлән, бөтен тәнгә массаж ясаганда сәгать ярым аяк өсте торасы. Дүрт сәгатьтән артык басып торганым да булды. 

- Нинди массаж төрләрен ясыйсың?
- Минем медицина белемем юк. Вакытында шул өлкә буенча белем алмавыма үкенәм. Классик һәм косметик массажлар ясыйм. Дәвалау өчен махсус белеме булган белгечләрдән алырга кирәк. Андый процедура катгый рәвештә табиб киңәше буенча гына үтәлә. Кешеләр алдында җаваплылык тойганнар тиешле дәрәҗәдә белеме булмаса, башкаларны дәваларга тотынмый.

- Бернинди белеме булмаган кешеләр дә якыннарына өйдә массаж ясый. Алай эшләргә ярыймы?
- Өйдә, гадәттә, массаж дигәне 5-10 минутка гына сузыла. Чаманы белеп эшләгәндә якыннарыгызга зыян салмаячаксыз. Профессиональ массаж ясатырга мөмкинлекләре җитмәүчеләр дә бар бит. Аркаларны яздырып җибәрер өчен генә булса да үзлектән массаж ясау барыбер файдасын бирәчәк. Әмма массаж ясауның төп кагыйдәләрен өйрәнү начар булмас.

- Массаждан файда алыр өчен аны ничә тапкыр ясатырга кирәк?
- Бер тапкыр килүнең дә файдасы бар, әмма нәтиҗәсе озакка бармаячак. Елга 1-2 тапкыр 8-10 сеанстан торган массаж курсын алырга киңәш итәм. Целлюлитка каршы массаж 10-15 сеанстан торырга мөмкин. Хәзер кешеләр матурлык индустриясенә акча җәлләми. Ул күзгә ташланып тора бит. Ә сәламәтлек турында авырта башлагач кына кайгырталар.

- Целлюлитка каршы массажда ясыйм дип әйттең. Нәрсә соң ул? 
- Целлюлит, гади сүзләр белән аңлатсак, ул тәннең әфлисүн кабыгына охшавы. Әйтик, тирене кыскач, тигезсезлекләр барлыкка килә. Кайбер кешеләрнең ирекле халәттә дә тәннәре әфлисун кабыгы төсле. Целлюлит аеруча бот, корсак өлешләрендә ачык күренә. Ул кешенең авырлыгына бәйле түгел. Ябыкларның да целлюлиты бар. Хатын-кызның гормоннар системасы эшчәнлеге белән аңлатыла торган күренеш бу. Целлюлиттан гомерлеккә котылып булмый. Мондый төр массаж тән структурасын яхшыртырга ярдәм итә.

- Целлюлитка каршы массажның нинди үзенчәлекләре бар?
- Яз һәм җәй айларында бу төр массаж аеруча популяр. Халыкта целлюлитка каршы массажны ябыктыра дигән ялган фикер дә яши. Беренче сеанслардан соң, организмда булган артык сулар китә. Кан, лимфа йөреше рәткә килә. Шул сәбәпле, авырлык кимү күзәтелә. Спорт белән шөгыльләнү, дөрес туклану һәм массаж булса, нәтиҗәләр, әлбәттә, яхшырак булачак.

- Целлюлитка каршы массажны ир-атлар ясарга сорыймы?
- Сораучылар булды, әмма аны ир затларга кирәк әйбер түгел дип аңлатам. Ир-атларда хатын-кыз гормоннары күп булса гына, целлюлит була. Ә артык авырлыктан котылуда ул әллә ни ярдәм итми дидек.

- Кайбер массаж ясаучылар бүлмәгә исле майлар сибәләр...
- Андый әйберләрне кулланмыйм. Бүләмәдә чит исләр булмасын дип тырышам. Кеше – нәзберек. Кемгәдер сез кулланган ис ошый, кемгәдер ошамый. Массаж майларына өстәмә ароматизаторларны кушуны да хупламыйм. Клиентта аллергия булырга мөмкин. Массаж ясаганда чиста составлы майларны кулланырга кирәк. Мәсәлән, виноград төшләре яки зәйтүн мае. Миңа зәйтүн мае белән эшләү уңайлы.

- Массажга кадәр тәнне әзерләргә кирәкме?
- Массажга кадәр юынырга кирәк. Сеанска кадәр ким дигәндә бер сәгать алдан ашамагыз. Массаждан соң тән җылына, салкын тидерү ихтималы арта. Андый вакытта саклану зарур, тән суынгач кына юыныгыз, су эчегез.

- Массаж белән генә дәваланып бетеп буламы?
- Бу сорауны табиб хәл итәргә тиеш. Төрле очраклар була. Онкология белән авыручыларга массаж ясарга, гомумән, ярамый. Кан тамырлары авырулары, варикоз булса, целлюлитка каршы массаж ясау тыела. Кан басымы, температура күтәрелгән вакытта да массаж ясамагыз. Мин сәламәт кешеләргә генә массаж ясыйм. Дәвалау исә медицина белеме булган кешеләр эше. 

Язмага реакция белдерегез

7

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading