16+

Онкологиядә диагноз куйганда, шикләрне тарату өчен цитолог кирәк

Игътибарлы, тәҗрибәле, белемле, талантлы, шәп оештыручы, түземле остаз. 57 елдан артык гомерен медицинага багышлаган, республикада цитология хезмәтенә нигез салучыларның берсе, лаборатория диагностикасы табибы булып эшләгән Гүзәл Хәйретдинова турында коллегалары әнә шулай ди.

Гүзәл ханым мәктәптә укыган чагында ук табиб булырга хыяллана. Ике иптәш кызы белән алар, мәктәпне тәмамлагач, медицина университетының дәвалау факультетына укыр­га керә. Дипломлы белгеч юллама буенча башта туберкулез диспансерында эшли. 1967 елда хирургия һәм онкология кафедрасында белемен ныгыта. Бу – цитология белгечлегенең барлыкка килә башлаган еллары. Профессор Мойше Сигал Гүзәл ханымга нәкъ менә шул өлкәгә игътибар бирер­гә киңәш итә. Нәтиҗәдә, яшь белгеч профессор Сигал белән республикада цитология хезмәтенә нигез сала. Бу 1970 еллар була.

Цитология белгечләре турыдан-туры пациент белән эшләмәсә дә, дәвалау вакытында аларның өлеше зур. Бик зур җаваплылык сорый торган өлкә. Онкологиядә диагноз куйганда шикләрне тарату өчен дә,  дөрес дәвалау билгеләгәндә дә цитология буенча белгечләрнең фикеренә таяналар. «Бу үзенә күрә рәссам хезмәте кебек, артыгын алып атып, иң мөһимен, иң кирәген күрә белү», – ди хезмәте турында Гүзәл ханым.

Әңгәмәдәшемә хәзер 80 яшь, ул әле дә Республика клиник онкология диспансерында эшли. Үз тәҗрибәсен башкаларга өйрәтә. Күпләр аңа киңәш сорап килә. Фәннәр кандидаты, Сәламәтлек саклау отличнигы, һәрчак тыңларга, белгәнен башкаларга өйрәтергә әзер Гүзәл Хәйретдинова – күпләр өчен хөрмәткә лаек остаз.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading