16+

Остеоартроздан ничек сакланырга: билгеләре, кисәтү юллары

Буыннар ялкынсынуын медицинада артрит дип йөртәләр. Бу диагноз хакында күпләрнең ишеткәне бардыр. Аның 100дән артык төре исәпләнә. Республика медицина профилактикасы үзәгенең физкультура белән дәвалау табибы Галина ПЛЕХАНОВА әйтүенчә, артритның 60 проценты буыннарның зәгыйфьләнүенә китергән артроз нәтиҗәсендә килеп чыга. Халык телендә бу авыруны «буыннар сызлау» дип атыйлар. «Иң еш очраучысы -...

Остеоартроздан ничек сакланырга: билгеләре, кисәтү юллары

Буыннар ялкынсынуын медицинада артрит дип йөртәләр. Бу диагноз хакында күпләрнең ишеткәне бардыр. Аның 100дән артык төре исәпләнә. Республика медицина профилактикасы үзәгенең физкультура белән дәвалау табибы Галина ПЛЕХАНОВА әйтүенчә, артритның 60 проценты буыннарның зәгыйфьләнүенә китергән артроз нәтиҗәсендә килеп чыга. Халык телендә бу авыруны «буыннар сызлау» дип атыйлар. «Иң еш очраучысы -...

Билгеләре
Остеоартрозның төп билгеләре - буыннар авыртуы, шыгырдавы, шешеп торуы, хәрәкәтләнә алмау. Кеше озаграк утырса, урыныннан торып китә алмый. Хәрәкәтләнүе читен, әйтик, 10 минут атлый, 15 минут ял итә. Йөргәндә, авырту тоя, аксый.

Сәбәпләре
Күп нәрсә кимерчәк белән бәйле. Буын кимерчәге һәм аны каплап торган юка сөяк катламы ашалганда, авырту барлыкка килә. Сыгылмалы кимерчәкләр үзенә күрә «амортизатор» ролен үти. Алар таушалгач, буыннар, акрынлап, формасын үзгәртә башлый. Остеоартроз вакытында күп очракта тез, оча сөяге һәм бот буыннары зыян күрә.

- Буыннар кату, сызлау - картлык галәмәте. Гадәттә, авыру 45 яшьтән соң үзен сиздерә. Ә кешенең сөяге инде 30 яшьтән соң ук картая башлый. Шул ук вакытта, катлаулы тән җәрәхәтләре алган, юл һәлакәтенә эләккән, имгәнгән кешеләрдә авыру билгеләре иртәрәк тә беленергә мөмкин, - ди Галина Плеханова.

Артрозның тагын бер сәбәбе - буыннарга чамадан тыш авырлык килү. Шуңа да табиб, физик эшләр башкарганда, чамасын белергә киңәш итә. Әйтик, хатын-кызларга ике килодан артыграк авырлыктагы әйбер күтәрергә, буыннары сызлаган кешеләргә озаклап чүгәләп эшләргә ярамый. Чүп утау буыннар сызлавын аеруча көчәйтә.

Гәүдә авырлыгы артык зур булу да сөякләргә көч китерә. Артроз көчәймәсен өчен дөрес туклану, авырлыкны конрольдә тоту мөһим.
Күп авыруларның сәбәбе булган стресслар артрозга да китерә.

Тагын бер еш күзәтелә торган очрак: өлкән яшьтәге кешеләр кыш уртасында җылы якларга диңгезгә бара. Нәтиҗәдә, бу - суыктан эссегә күчәргә өлгермәгән организмда чагыла: буыннар ялкынсына, шешә.

Ничек дәваларга?
Сөякләр шыгырдамый тормый. Ә бу тавыш көчәйсә, моңа буыннар сызлау да өстәлсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Авыруны вакытында дәваламасаң, буынның формасы үзгәрә, ул урыныннан күчә, зураерга, шешәргә мөмкин. Остеоартрозны, стадиясенә карап, дарулар ярдәмендә, шулай ук физиотерапия һәм хирургия ысуллары белән дәвалыйлар. Табибка вакытында мөрәҗәгать итсәң, кимерчәкнең ашалуын аны тукландыра торган дарулар белән дә киметеп була. Авыру азган икән, аны операция ярдәмендә алыштырырга тәкъдим итәргә мөмкиннәр.


Буыннар сызлавы белән бәйле өч сорау
1. Артроз кемнәрдә күбрәк очрый: хатын-кызлардамы, ир-атлардамы?
Артроз хатын-кызларда күбрәк очрый. Бу гормоннар үзгәреше, менопауза белән дә бәйле. Климакс вакытында организмнан кальций юыла һәм кимерчәкләр таушала башлый.

2. Артроз буыннар картаюдан барлыкка килә. Шулай да аны кисәтеп буламы?
Балаларны тәрбияләгәндә, игътибарлы булу сорала. Кечкенә чакта имгәнүләр, куллар, аяклар сыну, тән җәрәхәтләре - боларның барысы да, вакыт узгач, үзен сиздерергә мөмкин. Һөнәр сайлаганда да игътибарлы булырга кирәк. Буыннарга зур көч китерә торган эшләр кимерчәкләрне тизрәк эштән чыгара.

Балаларны гимнастика, бию, спорт түгәрәкләренә биргәндә дә табиб белән киңәшләшсәң яхшырак. Сеңер бәйләвече ныгымаган, буыннары сыгылмалы булмаган сабыйларга күнегүләр зыян салырга мөмкин. Сузыла, тартыла торгач, буыннарының урыныннан каймыгуы бар. Һәр имгәнү икенчел артрозга китерүе бар.

3. Бармакларны каты бөгеп йә тартып «шартлату»чылар бар. Бу гадәт зыянлымы?
Бармак сөякләре тоташкан урында буыннар урнашкан. Буыннар сузылырга, тартылырга сәләтле. Катырак тартсаң, сөякләр арасына һава кереп кала һәм «шартлау» тавышы килеп чыга. «Бармак шартлатуның зыяны юк, әмма моның белән мавыгырга киңәш ителми, ул буыннар өчен файдалы да түгел», - диде Галина Плеханова.



Остеоартрозны кисәтү

Нәрсә файдалы?

  • Иртән физик күнегүләр ясау
  • Чамасын белеп җәяү йөрү
  • Йөзү
  • Ябыгу
  • Физик эшне ял белән чиратлаштыру
  • Буыннар сызлаганда, махсус тез саклагычлар, бандажлар киеп йөрү
  • Дөрес туклану. Составында кальций булган эремчек, сөт, каймак кебек ризыклар ашарга киңәш ителә
  • Таякка таянып йөрүдән оялмагыз!
  • Буыннары сызлаган кешегә биек урындыкларга утырырга кирәк, аяклар җиңелчә асылынып торса яхшырак.


Киңәш ителми

  • Үкчәле аяк киеме
  • Озак вакыт утырып, чүгәләп эшләү
  • Авыр күтәрү
  • Тәмәке тарту, исерткеч эчемлекләр куллану
  • Озак басып тору
  • Табиб белән киңәшләшмичә, гантельләр, герләр күтәрү
  • Аякларның берсен икенчесе өстенә куеп утыру.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading