16+

Путин хезмәткә түләүнең минималь күләмен ике тапкыр арттырырга кушты

Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 2023 елга билгеләнгән сумма белән чагыштырганда ике тапкыр арттырырга кушты.

Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга хезмәткә түләүнең минималь күләмен (МРОТ) 2023 елга билгеләнгән сумма белән чагыштырганда ике тапкыр арттырырга кушты.

Бу хакта аның 2030 елга кадәр Россия үсешенең илкүләм максатлары турындагы указында әйтелә. Президент 2030 елга МРОТ үсешен ике тапкырга арттырырга кушты. Сумма аена 35 мең сумнан да ким булмаска тиеш. 

Шулай ук Путин 2026 елда бюджет хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүнең яңа системаларын расларга йөкләде. Моннан тыш, илдә туучыларның суммар коэффициентын арттырырга кушты.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эз инде зарплатылар

    • аватар Без имени

      0

      0

      Без килеп житмес инде ул

      Мөһим

      loading