16+

«Без мактау сүзләре өчен эшләмибез»

Волонтерлар һәр кешене үз сафларына кушылырга, бергә һәм бердәм булырга чакыралар.

«Без мактау сүзләре өчен эшләмибез»

Волонтерлар һәр кешене үз сафларына кушылырга, бергә һәм бердәм булырга чакыралар.

Арча. 
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Арча районы халкы алгы сызыктагы егетләргә дистәләгән  тапкыр төрле кирәк-яраклар һәм күчтәнәчләр туплап җибәргән инде. Халыктан җыелган ярдәмне төргәкләү һәм машинага төяп озатуда да волонтерлар ярдәм итә. Алар арасында яшьләр дә, лаеклы ялдагы арчалылар да бар. 

– Махсус хәрби операциядә минем бертуган энем Илгиз катнаша. Мобилизация буенча чакырылды. Казанда аны гаиләсе, Арчада әти-әниебез көтә, – дип сүзен башлады волонтер Ирек Гыйззәтуллин. – Энем һәм аның белән бергә хезмәт иткән егетләргә баштан ЭКСПОда укыту үткән вакытта ярдәм иттем. Ул төрле кирәк-ярак әмәлләп булмасмы, дип миңа шалтырата да, машина белән шуларны төяп килеп җитәм. Аннан соң аларны Луганск халык республикасына күчерделәр. Ихтыяҗлары тагын да артты. Әти-әни, туганнар, энем ротасындагы башка егетләрнең якыннары белән элемтәгә чыгып әйберләр җыйдык та, юлга кузгалдым. 

Курку, шөбһәләнү булмый Ирек күңелендә. Алгы сызыктагы егетләрнең хәл-әхвәлен яхшы белгәнгә, тәвәкәлләп меңнәрчә чакрымга сузылган, үтә дә куркыныч сәфәргә кузгала. 

– Һәр әти-әни үз баласына азык-төлек, өй токмачы, тозлы кыяр, помидор, кайнатмалар, кышын оек-бияләйләр, киемнәр җибәрделәр, - ди Ирек үзе. – Махсус хәрби операциягә йөрүемне ишеткәч, Арчаның башка авылларыннан да чыга башладылар. Волонтерлык эшчәнлегенә килгәндә,  Яңа Кенәрлеләрне мактап телгә алыр идем, аларда волонтерлар төркеме бик көчле. Зур эш башкара. Халык та бик актив. 
Алып барган әйберләрне арчалыларга гына түгел, башка район хәрбиләренә дә бирәбез. Чөнки исемле посылкалар салырга бер кешесе булмаганнар бар бит. Украинага куркынычлы йөкләр йөртте. Хәзерге вакытта фронтта булган егетләргә ярдәм итүне дә үзебезнең бурычыбыз дип саныйм, – дип сөйли Ирек.
Моннан тыш волонтёр район авылларындагы мәктәпләрдә булып, укучыларга волонтёрларның кем булулары турында сөйли. Көченнән килгән һәр кешене үз сафларына кушылырга, бергә һәм бердәм булырга чакыра. 

Җәлил 
Җәлил бистәсендә гомер итүче Мәдинә апа Мәхмүтованы бу якларда яхшы беләләр. Берара үзе дә почта бүлегендә эшләп алган. Бистә халкының яратуын, хөрмәтен казанган. Ә хәзер махсус хәрби операциядәге Җәлил егетләренә ярдәм оештыручыларның берсе. Көләч йөзле, уттай янып торучы бу ханым артыннан башкалар да кузгалган. 

– Кул эшләнмәләре ясау белән мәшгульмен, – диде ул, аның белән исәнләшкәч. – Җәлил бистәсендә яшәүче кул осталарыннан торган ватсап  төркемен булдырдык. Үзебезнең кул эшләрен шунда куеп сата идек. Тора-бара “Ярдәм – Помощь” дигән төркемгә тап булдым. Кул осталарына да әлеге төркем турында сөйләдем. “Махсус хәрби операция өчен бәйлибез, тегәбез” дигән ватсап төркемен булдырдым. Анда шул бистәдә яшәүче апалар тупланган, кемдә тегү машиналары, тукымалар бар. Госпитальдә дәваланучы егетләребез өчен мендәрчекләр, күлмәкләр, ир-атлар өчен эчке киемнәр, Иллизаров аппаратын куелган аякка чехол тектек. Саный китсәк, бихисап инде. Тегүчебез Роза апага бик зур рәхмәт. 

Махсус хәрби операция башланганнан бирле, битараф булмаган җәлилләр хәрбиләргә дару, җылы кием-салым, гигиена кирәк-яраклары ише әйберләрне җыеп, фронтка җибәрә башлаганнар.

– Махсус хәрби операциядә якыннарым юк. Әмма анда безнең егетләребез.  Тыныч кына, күләгәдә калып яши алмыйбыз. Безгә ярдәм итүчеләргә дә: “Бу - акча түләнә торган эш түгел. Без мактау сүзләре өчен эшләмибез”, - дидек. Алар безне куәтләп алды. Эльвир Әскаров, Дилүс абый Фазлыев үз машиналары белән җыелган ярдәмне махсус хәрби операция зонасына илтүче Мөслим волонтерларына илтеп тапшыра. Шулай ук волонтерлык эшчәнлеге өчен җан атып йөрүче Рәмзия апа Ясавиева турында аерым телгә алырга кирәк. Һәр эшне котрольдә тотып, һәркем белән элемтәдә торып эш алып бара, – ди Мәдинә апа.

Волонтерлар үзара аралашып, бер-берсенә мәгълүмати һәм башка төр ярдәм күрсәтәләр, бердәм эш итәргә тырышалар. Донецкта яшәүче, «Ватан волонтерлары берлеге» җитәкчесе, Чаллы кызы Алена Забайкальская ярдәмгә килгән. 

– Алгы сызыкта булган егетләребезгә киемнәр әзерләдек, окоп шәмнәре ясадык, чәк-чәк пешерлек, үләннәрдән чәйләр тутырдык. Һәрберебез өчен авыр вакытта кемнең кем икәне күренә, аңламаучылар да бар. Бәхетебезгә каршы, ярдәм итүчеләр күп. Бу волонтерлар да, гади кешеләр дә. Хәтта олы яшьтәге апалар да бар. Бер тапкыр  тегүчебез  Роза апа: “Мәдинә, армыйм да бит, икенче сулышым ачылды”, ди. Нинди материаллар бар, дип барысын барлый. Ул тегү эшләре өчен җаваплы. Мин оештыру эшләре белән мәшгульмен. Мондый гамәлләргә шаһит булгач, күңелләр тула. Һәр ял саен ватсап төркемдәге кешеләр арасында лотерея уйнатабыз. Приз буларак үз кул эшләребезне куябыз. Катнашу билеты – 100 сум. Ә лотереяда җыелган акчаларны егетләребезгә каскалар, кием-салым алырга тотабыз, – ди ул.
Төрле районнарда волонтерлык эшен җәелдергән, көне-төне алгы сызыктагы егетләребез турында уйлап йөрүче шундый зур йөрәкле, курку белмәс һәр кешеләргә зур рәхмәт әйтәсе, исәнлек-саулык, бәхет телисе килә. Сәламәтлек сезгә, эшләрегез һәрвакыт уң булсын!          

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading