16+

Озак вакыт ач торуның файдасы бармы?

Озак вакыт ач тору сәләте безгә ерак бабаларыбыздан күчкән.

Озак вакыт ач торуның файдасы бармы?

Озак вакыт ач тору сәләте безгә ерак бабаларыбыздан күчкән.

Соңгы елларда ач тору организмны чистарту, ябыгу һәм хәтта баш миенең эшен яхшырту ысулы буларак популярлашты. Әмма билгеле бер вакытка ашаудан тыелу сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта здоровое-питание.рф порталында гастроэнтеролог Светлана Жучкова сөйләде.
Чагыштырмача озак вакыт ач тору сәләте безгә ерак бабаларыбыздан күчкән. Шул ук вакытта кешеләр ашаудан тыелуның дәвалау тәэсиренә ия булуын сизгәннәр. Нәтиҗәле һәм арзанлы дару буларак, ач торуны борынгы заманнарның атаклы табиблары – Гиппократ һәм Авиценна билгели торган булган.

Ач диеталарның тәэсире нигезендә организмның барлык системаларын активлаштыруга, шул исәптән матдәләр алмашын көчәйтүгә китерә торган стресс ята. Әмма ачлык сәламәтлек өчен зыянлы да булырга мөмкин. Ачлыкның  иң төп куркынычы – кирәкле туклыклы матдәләр җитмәү. Бу рәвешле авитаминоз, минераллар һәм аксым җитмәү белән бәйле авырулар барлыкка килүе ихтимал. Нәтиҗәдә, иммун системасы какшый, тире һәм чәч торышы начарая, хроник арыганлык барлыкка килә.

Озак вакытка сузылган ачлык кетоацидоз кебек җитди тайпылышлар да китереп чыгарырга мөмкин. Бу диабетлы кешеләр өчен аеруча куркыныч, чөнки диабетик комага китерергә мөмкин. 

Ачлык шулай ук кешенең психик халәтендә дә чагыла. Азык җитмәү фонында ярсучанлык, депрессия һәм борчулы тайпылышлар үсеш алырга мөмкин. Озак вакыт ач тору белән шөгыльләнүче кешеләрдә концентрация һәм хәтер белән проблемалар – еш күренеш. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, азык булмау баш миенең химик составында үзгәрешләр китереп чыгара, бу үз чиратында гомуми психоэмоциональ халәткә йогынты ясый. 

Диабет, йөрәк һәм бөер авырулары булган кешеләр өчен ачлык куркынычы тагын да арта. Йөкле һәм бала имезүче хатын-кызлар өчен ачлык шулай ук зарарлы булырга мөмкин, чөнки туклыклы матдәләр җитмәү ана сәламәтлегенә генә түгел, ә баланың үсешенә дә тискәре йогынты ясаячак.

Ачлыкның кыска вакытлы (берничә сәгатьтән алып тәүлеккә кадәр) һәм озак вакытлы (берничә көн һәм аннан да күбрәк) була алуын исәпкә алырга кирәк. Кыска вакытлы ач тору артык зыянлы түгел. Мәсәлән, 16/8 – интервалы белән туклану – киң таралган схема. 8 сәгать дәвамында без продуктларның тәүлеклек нормасын ашыйбыз (бу мөһим!), ә 16 сәгать ач торабыз. Шулай да эндокринологлар мондый туклану интервалын атнага 1-2 тапкырдан ешрак кулланырга киңәш итми. Хәтта мондый схема вакытында да йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату һәм нерв системалары ягыннан күп проблемалар килеп чыга: үт куыгында тромблар, ташлар барлыкка килү, аң югалту, мерцательная аритмия һәм башкалар куркынычы арта.

Озакка сузылган ач торуны кулланган очракта аеруча сак булырга кирәк, аны белгечләр күзәтүе астында уздыру хәерле, ди табиблар. Югыйсә, сәламәтлеккә төзәтеп булмаслык зыян килергә мөмкин. Ябыгу яки сәламәтлекне яхшырту өчен исә куркынычсызрак һәм баланслы ысуллар бар. Дөрес туклану, физик активлык һәм стрессны контрольдә тоту яхшы нәтиҗәләр  бирергә сәләтле.

Фото: ru.freepik.com
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading