16+

Ришат Фазлыйәхмәтов: “Тәтишканы эшләтәм”

Ришат Фазлыйәхмәтов Cабан туе алдыннан авылда ял итә.

Ришат Фазлыйәхмәтов: “Тәтишканы эшләтәм”

Ришат Фазлыйәхмәтов Cабан туе алдыннан авылда ял итә.

Җырчылар өчен дә Сабан туе – урак өсте. Ришат белән хәбәргә чыгып хәл-әхвәлен белештек. Авылда ял иткән арада җырчының машинасының тәгәрмәчләрен тишкәннәр. “Минекен генә түгел, авылдашлар, дуслар, иптәшләрнекен дә. Күп машина зыян күрде. Без бу кешене таптык. Әтисе белән килеп гафу үтенде, килгән зыянны түләделәр”, – ди Ришат. 

– Авылга еш кайтасызмы?
– Шөкер, кайтып торабыз. Аеруча җәйгә таба еш кайтабыз. Әти-әнинең туган нигезе бит ул, аны карап торырга кирәк. Икесе дә мәрхүмнәр, аларның гомер иткән урынына кайтып үзләрен искә дә алам. Туган йортка кайтмасаң да күңелсез, шуңа мөмкинлек булганда йөрергә инде. 

– Машина тәгәрмәчләрен тишкән кешеләр белән нәрсә хәл иттегез?
– Аларны нәрсә эшләтәсең инде? Уеннан уймак чыккан, шул гына. Бераз игътибарлырак булырга өндәдек. Бөтен салган зыяннарын кайтардылар. 

– Кайсы Сабан туйларга барасыз? 
– Алабуга, Әтнә, Буа районнарында булам. Сабан туенда тирләп-пешеп җырларга яратам. Үзенчәлекле мохит ул. Туган-тумача, якыннар җыела. Чит җирләрдә яшәүчеләр дә авылларына кайта. Мондый бәйрәмне ничек яратмыйың инде?

– Күптән концерт куйганыгыз юк. Киләсе сезонда районнар буенча гастрольләр турында уйлыйсызмы?
– Концерт сезонына әзерлекне башлап җибәрдем. Быел көздән районнарга концертлар белән чыгарга планлаштырабыз. Әлегә график туплыйбыз. 

– “Тәтишканы эшләтәм”, – дип шаяртып социаль челтәргә видео да урнаштырган идегез.  Бакчада эшләтәсез, димәк?
– Эльмира мин әйтмәсәм дә эшли ул. Бакчада чүп үләне күрүгә үк чистартып куя. Мин шаяртам гына инде. Эльмира моны бик яхшы белә, мондый уен-көлке сүзләргә үпкәләми. Гомумән, ачу саклап, үпкәләп йөри торган кеше түгел. 

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading