16+

Педиатр татарстанлыларга ничек итеп балаларда симерү чирен кисәтү турында сөйләде

Балаларда симерү чире бүген Татарстан һәм, гомумән, Россия өчен актуаль мәсьәлә булып тора.

Педиатр татарстанлыларга ничек итеп балаларда симерү чирен кисәтү турында сөйләде

Балаларда симерү чире бүген Татарстан һәм, гомумән, Россия өчен актуаль мәсьәлә булып тора.

Баланы артык авырлык җыюдан ничек саклау һәм симерүнең куркынычы турында «Татар-информ»га Казан медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы һәм Казан дәүләт медицина университетының педиатрия кафедрасы доценты, табиб-педиатр Илдус Лотфуллин аңлатты. 

«Россиядә әйдәп баручы педиатрлар балаларда симерү чире киләчәк дистә елларда төп мәсьәләләрнең берсе булачак дип белдерде. Беренчедән, артык авырлыкка ия балалар саны арта. Икенчедән, бала һәм яшүсмер чакта очрашкан симерү чиренең алдагы бөтен гомергә йогынты ясавын аңлый башладык», – дип билгеләп үтте табиб.

Организмда артык күләмдә май җыелу баланың үсеш процессларына тәэсир итә һәм аны үзгәртә. Ягъни симерүгә бирешкән баланың үсеше башка юл белән бара, һәм бу аның алдагы гомере өчен куркыныч тудыра. Симерү төрле авырулар китереп чыгарырга мөмкин, шуңа күрә балалар һәм яшүсмерләр өчен артык килограммнар һәрвакыт бик куркыныч санала. Табиб фикеренчә, гаиләдә дөрес туклану гадәтләре кертү өчен симерү чире турында балага бер яшь тулганда ук сөйләшә башларга кирәк.

Аның сүзләренчә, әти-әниләр бала тулы гәүдәле булырга тиеш дип уйлап ялгышмасын. Баланың физик халәтен, аның буен һәм авырлыгын үлчәп, педиатр бәяли ала, ул гәүдә массасы индексын исәпләп чыгара. Олы кешеләрдән аермалы буларак, балаларда яшенә карап әлеге индекс үзгәреп торачак.

«Симерү турында сөйләгәндә, беренче чиратта дөрес туклануның мөһимлеген әйтергә кирәк. Әти-әниләргә дөрес туклануның «Гарвард тәлинкәсе» нәрсә икәнен аңлату зарур – ул халыкара дәрәҗәдә кабул ителгән стандарт. Әллә ни катлаулы да түгел. Дүрт өлешкә бүленгән тәлинкә турында сүз бара. Иң зур өлешендә яшелчәләр урын алса, иң кечкенәсендә – татлы җиләк-җимешләр. Ә ике чиреген аксымнар һәм ярмалар биләп тора», – дип сөйләде Илдус Лотфуллин.

Баланың иртәнге ашы тулы кыйммәтле булуы мөһим, гомумән, ул көн дәвамында төгәл вакытта ашарга тиеш – төшке аш, төштән соң җиңелчә аш һәм кичке ашны. Сабыйның аягөсте бертуктамый нәрсәдер чәйнәп йөрүе дөрес түгел. Шулай ук кыздырылган ризыктан баш тарту һәм баллыны азрак куллану хәерле – баланы җәзага тарту яки мактау буларак баллы ризык һәм конфетлар бирү-бирмәү гадәте белән мавыкмаска киңәш ителә.

Педиатр сүзләренчә, кайвакыт сабыйлар дөрес тукланмаса да тазармый. Ләкин яшүсмерлек чорында организмда матдәләр алмашы акрынаячак һәм менә шул вакытта артык килограммнар борчый башлаячак.

Илдус Лотфуллин аңлатканча, балачакта симерү сәламәтлекне какшатырга сәләтле: бу организмдагы гормональ һәм, гомумән, барлык системаларның бозылуына этәрә. Шулай ук мондый балалар башка кешеләр тарафыннан кыерсыту-үчекләүләргә дучар булырга мөмкин, һәм бу аларның эмоциональ  халәтенә һәм психик сәламәтлегенә йогынты ясамый калмаячак.

«Спорт та тормышта балачактан булырга тиеш. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы тәкъдим иткән нормалар бар: 5 яшьтән 18 яшькә кадәр балалар көн саен берәр сәгать җиңелчә тирләп хәрәкәтләнергә тиеш. Атнага өч тапкыр интенсив рәвештә спорт белән шөгыльләнү файдалы. Һәм өченчесе – баланың хәрәкәтсез чорын чикләргә кирәк, ягъни аның смартфон тотып, озаклап социаль челтәрләрдә утырырга вакыты калмаска тиеш», – диде табиб-педиатр.

Материал «Республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәге» ДАССУ заказы белән әзерләнде

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading