16+

Пластик хирург Антонио Нтире: «Яшьләр – борын, урта яшьтәгеләр күкрәк формасын үзгәртүне сорый»

Ничек итеп яшь һәм матур булып калырга? Әлеге сорау бигрәк тә гүзәл затларны борчый. Матурлык индустриясе дә тик тормый, бигрәк тә пластик хирургия елдан-ел популярлаша. Пластик хирург Антонио Нтире белән дә без эстетик пластика турында сөйләштек.

Пластик хирург Антонио Нтире: «Яшьләр  – борын, урта яшьтәгеләр күкрәк формасын үзгәртүне сорый»

Ничек итеп яшь һәм матур булып калырга? Әлеге сорау бигрәк тә гүзәл затларны борчый. Матурлык индустриясе дә тик тормый, бигрәк тә пластик хирургия елдан-ел популярлаша. Пластик хирург Антонио Нтире белән дә без эстетик пластика турында сөйләштек.

- Антонио Марселович, сезнең пациентлар кемнәр алар?
- Элек пластик операцияне бай кешеләр, шоу-бизнес йолдызлары гына ясата дигән фикер яшәп килә иде һәм нишләптер аны күкрәк зурайту белән генә бәйләп карадылар. Пластик хирургия аңа гына кайтып калмый, ул күптөрле һәм бер урында гына да тормый. Безнең пациентлар - гап-гади кешеләр. Алар арасында яшь кешеләр дә, өлкәнрәкләр дә, шул исәптән ирләр дә бар.

- Иң популяр операцияләр, мөгаен, күкрәк зурайту һәм борын формасын үзгәртүдер...
- Әйе, мондый мөрәҗәгать бе­лән килүче пациентларыбыз шактый. Яшьрәкләр күбесенчә борын формасын үзгәртүне сорый, урта яшьләрдәгеләр күкрәк коррекциясенә килә, ә 50 яшьтән узганнар исә күбесенчә салынып торган күз кабагыннан котылырга, битләрен яшәртү процедураларын үтә.

- Пациентлар канәгать калмаган очраклар буламы?
- Минем пациентларның дәгъ­валар белән килгәне юк. Әмма андый очраклар булгалый, бу иң элек пациентның нәрсәгә өмет итүеннән дә тора. Операция алдыннан алар консультациягә килә. Һәр моментны җентекләп сөйләшәбез, аннары операцияне планлаштыруның заманча алымнары да бик күп. Кайвакыт бер операция белән генә чикләнеп булмаячагын да кисәтәбез.

- Күкрәкне зурайтканнан соң имплантны алырга яки кечкенәрәк размердагысын куярга сораганнары бармы һәм гомумән бу мөмкинме?
- Хирургиядә мөмкин булмаган әйбер юк. Ике атна элек бер пациент килеп, куйдырган имплантын алдырырга сорады. Мин ашыкканмын, моңа әзер түгелмен икән, диде. Аңа имплантны башка бер клиникада куйган булганнар, нишләптер хирургы кабат кабул итәргә теләмәгән. Ярдәм сорап безгә килде, имплантын алдык, пациентның сәламәтлегенә бәйле бернинди проблемалар да юк. Шуны әйтәсем килә: чит кеше эшләгән эшне төзәтү үзең ясаган операциядән күпкә катлаулырак. Кызганыч, андый очраклар да булгалый.

- Күкрәкләренә артык зур раз­мердагы имплант куйдырыр­га теләүчеләр булдымы?
- Без, әлбәттә, пациентның теләкләрен ишетәбез, әмма шул ук вакытта табиб беренче чиратта аның нәтиҗәсе турында да уйлый. Зур күкрәк аның анатомиясенә туры килмәскә, әйтик, күк­рәк читлеге тар булырга мөмкин. Ул бит җайсыз да, аны «күтәреп йөрүче» умыртка баганасында үзгәрешләр барлыкка килә. Имплант бит ул күлмәк түгел, аны гел алыштырып булмый. Зур күк­рәкләр кайбер кешеләр өчен эстетик яктан да матур булмаска мөмкин. Имплантларның, формалары һәм размерларына карап, өч йөздән артык төре бар, бәлки, күбрәктер дә. Алар арасыннан идеаль форма һәм зурлыктагысын табу авыр түгел. без имплантларны рәсми дистрибьюторлар аша ышанычлы җитештерүчеләрдән генә алабыз.

- Имплант гомерлеккә куеламы?
- Әгәр дә аны организм «кабул итсә» («кабул итмәү» бик сирәк очракта гына була), пациент формасы һәм размерыннан зарланмаса, 7-15 ел да тора ала. Әгәр дә инде тагын да зуррак размер кирәк дисәләр, заманчарак имплантка алыштырасылары килсә, имплант торган урында ниндидер ялкынсыну булса, ниндидер җәрәхәт аркасында формасы үзгәрсә, алыштырабыз.

- Аның күкрәк белән имезүгә берәр тәэсире бармы?
- Имплант куйдырган хатын-кызларга борчылырга кирәкми, аның бернинди дә тәэсире юк. Ә менә ул артык зур булса, уңайсызлыклар тудырырга, сөт аз килергә мөмкин.

- Пациентларыгызны, сезгә эстетик операция кирәк түгел, дип үгетләгәнегез бармы?
- Һәр атна диярлек андый очраклар була. Ул сәламәтлекләре белән дә һәм хирургтан мөмкин булмаганны таләп итүләре белән дә бәйле.

- Антонио Марселович, ничек уйлыйсыз, соңгы елларда матурлык эталонында үзгәрешләр булдымы?
- Моннан унбиш еллар элек зур күкрәкләр модада иде, хәзер исә хатын-кызлар моңа сак карый, артык зур размерларга кызыкмыйлар. Ирен күпертү модасы тиз чыкты, алар табигый зурлыкта булырга тиеш. Үз эшенә җаваплы караган хирург битнең өчтән бер өлешен алып торган иреннәр эшләргә алынмый да. Намуссыз табиб пациентка аның нәтиҗәсе турында аңлатып та тормаска мөмкин, сорадылар икән, эшлим, ди ул.

- Күпләр, пластик операция ярдәмендә, тормышыңны үзгәртеп була, дигән фикердә тора. Сез моңа ничегрәк җавап бирер идегез?
- Безгә мөрәҗәгать итүчеләрнең күбесе борын формасыннан канәгать түгел. Операциядән соң алар үзендә ниндидер ышаныч тоя башлыйлар, комплекслары югала. Тормышлары үзгәрми, ә үзләре үзгәрә. Шуның белән тормышка карашлары үзгәрә.

- Без гел хатын-кыз пациентлар турында гына сөйләшәбез, ир-атлар киләме соң сезгә?
- Килә, әмма бик сирәк. Алар шулай ук борын һәм колак формасын үзгәртүне сорыйлар. Пациентларның 5-10 проценты гына - ирләр. Шунысын да әйтергә кирәк, пластик хирургка мөрәҗәгать итүчеләрнең саны елдан-ел артып тора. Бездә һәр көнне бер-ике операция ясала. Мин моны аның куркынычсыз булуына инануларыннан һәм аның өчен матди мөмкинлекләре булудан килә дип уйлыйм.

- Сер булмаса, пластик операция күпме тора?
- 150 меңнән башлап 200 мең сумга кадәр.

- Иң кыйммәтлесе кайсы санала?
- Күкрәк коррекциясе.

- Сезнең өчен иң катлаулы операция?
- Пластик хирургиядә иң катлаулысы битне тарттыру, ринопластика, ягъни борын формасын үзгәртү һәм маммопластиканың кайбер төре. Миннән еш кына, операциянең кайсы төрен ясарга яратасыз, дип сорыйлар. Барысын да яратам. Минем өчен иң мөһиме - пациентның операциядән канәгать калуы.

- Күптән түгел генә телевизордан Чечняда пластик операциядән соң сәламәтлегенә зыян килгән бер кыз турында сөйләделәр. Волгоградта да шундый ук хәл булган, диделәр. Пластик операцияне өй шартларында ясау­чылар турында да ишетеп торабыз. Клиника һәм хирургны сайлаганда нәрсәләргә игътибар итәргә кушасыз?
- Андый коллегалар өчен безгә дә кызарырга туры килә. Алар, акчага алданып, кеше язмышы белән уйныйлар. Пациентлар да нинди адымга баруларын белергә тиеш. Пластик хирургия ул маникюр ясату түгел, шуңа да реанимация бүлеге дә, анестезиологы да булган лицензияле клиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табибка килгәндә, аның моңа сертификаты булу зарур. 20 мең сумга арзанрак булган операциягә кызыгырга кирәкми.

- Сез үзегезгә пластик операция ясатыр идегезме?
- Әлегә андый ихтыяҗ күрмим.

- Матурлык эталоны дип кемне әйтә аласыз?
- Хатын-кызлардан - киноактриса Моника Беллуччи, ир-атлардан - җырчы Муслим Магомаев, актер Вячеслав Тихонов.

- Эстетик пластика турында уйлап, табибка килергә курыккан яки шикләнгән кешегә ниләр киңәш итәсез?
- Консультациягә килергә. Интернеттан алынган мәгълүматларга гына таянырга кирәкми дип уйлыйм. Консультация барышында ул үзен кызыксындырган бөтен сорауларны да бирә ала. Табиб белән аралашканнан соң, үзе тәгаен бер фикергә киләчәк. Консультация өчен бер хирургка гына түгел, тагын берничә табибка барырга кирәк. Ашыгыч хирургия түгел, җентекләп чагыштырыр­га, уйларга вакыт бар.


Әз-мәз тарих

Күкрәкне зурайту буенча иң тәүге операция 1895 елда немец хирургы Винценс Черни тарафыннан ясалган. Яман шеш авыруы сәбәпле күкрәге алынган хатын-кызга имплант буларак аның аркасындагы зарарсыз шешне (аны липома, жировик дип тә әйтәләр) кулланган. 70 ел буена табиблар имплант сыйфатында парафин, пыяла шарчыклар да, балавыз да, хәтта фил сөяген дә куеп караган. 1960 елда Фрэнк Джироу дигән хирург силикон имплант уйлап тапкан. Аны беренче тапкыр эттә кулланып караганнар.

Бу - кызык!

Америка Кушма Штатлары - пластик операцияләр, бигрәк тә маммопластика буенча лидер. 2015 елда анда күкрәкне зурайту буенча 309 985 операция ясалган. Бу аңлашыла да - Голливуд, дөнья йолдызлары, Барби... Хатын-кызларга стимул җитәрлек.
Бразилия - 166 430 операция.
Мексика - 61 613 операция. Бирегә, бәясе арзанрак булганга, Америкадан да килеп ясаталар.
Германия - 53 376 операция.
Көньяк Корея - 50 553 операция.
Колумбия - 46 702 операция. Аның 20 процентын Испания, АКШ һәм Канададан килгән пациентлар алып тора.
Франция - 41 924 операция.
Һиндстан - 29 606 операция. Болливуд, әлбәттә, Голливуд түгел, әмма анда да матурлык стандартлары бар.
Италия - 23 400 операция.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading