16+

Татарстанда күз авыруларыннан 250 меңнән артык кеше интегә

Шуларның 100 меңе – казанлылар.

Татарстанда күз авыруларыннан 250 меңнән артык кеше интегә

Шуларның 100 меңе – казанлылар.

Татарстан табиб-офтальмологлары республика халкына үз сәламәтлекләрен саклауны сорап мөрәҗәгать итә. Казанда гына да 100 мең кеше күз авыруларыннан интегә, ә республикада аларның саны 250 меңнән артык.

Ел саен табиб-офтальмологларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүче яшь татарстанлыларның саны арта бара. Әйтик, Казанда күз проблемалары булган 34 меңнән артык бала һәм яшүсмер теркәлгән. Гаджетлар һәм компьютерларны даими куллану күз күреме начараюның бер сәбәбе булып тора, ди белгечләр.

«Гаджетларны озак вакыт кулланганда, күз эчендәге мускул тукымалары кысылырга мөмкин. Ә бу күрә карау, ерактан начар күрүгә (близорукость) китерә» -дип кисәтә республика клиник хастаханәсенең табиб-офтальмологы Азат Шәвәлиев.

Табиблар әйтүенчә, куркынычсызлык таләпләрен санга сукмау да күз белән бәйле проблемаларга китерә. Әйтик, Казанда яшәүче Игорь Ефремов 2 октябрьдә табиб-офтальмологка ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Пациент сөйләгәнчә, ул бу көнне өске киштәдән кышка саклауга куелган кыяр банкасын алырга булган. Моның өчен баскыч куллануны кирәк дип тапмаган. Кулы белән банка алырга дип сузылган, ә ул кинәт кенә ватылып киткән. Банканың бер кыйпылчыгы ирнең күзенә кергән. Ашыгыч рәвештә хастаханәгә барырга туры килгән. Офтальмологлар әйтүенчә, әлеге очрак гадәти. Күпләрнең мондый җәрәхәтләргә бөтенләй исе китми. Ботакка килеп төртелә, каядыр бәрелә, ләкин табибка бармый.

Инде берничә катлаулы операция ясалса да, кызганычка каршы, Игорьның сул күзе элеккечә йөз процент күрмәячәк. Күзе бик каты җәрәхәтләнгән аның.  
"Күзем күрә башлады. Дөрес, әлегә томанлы. Шешнең кимүен көтәм", - дип сөйли Республика клиник хастаханәсендә дәваланучы Игорь Ефремов.
Табиб-офтальмолог, офтальмохирург, кафедрасы доценты Софья Болгар сүзләренә караганда, глаукомалы пациентлар саны арта бара. 
— Вакытында диагноз куелса, фаразлар яхшы. Глаукома — ул мәкерле чир. Үзен башында ук белгертмәскә дә кирәк. Глаукома соңгы стадиясендә дәваланмый, 3, 4 стадиягә җиткән сукырлыкны төзәтеп булмый, чөнки күрү нервы зыян күргән була, ә нерв күзәнәкләре кире торгызылмый», - ди белгеч. 

Фото: https://t.me/tatmedicina

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading