– Ә ни өчен ул күтәрелә?
– Туендырылган майлар һәм трансжирлар куллану, А, Е, Д витаминнары җитмәү, күзәнәкләрнең инсулинга карата сизгерлеге югалу һәм глюкозаны эчкә уздырмавы (инсулинорезистентность), симерү, менопауза, калкансыман биз эшчәнлегендәге проблемалар, аз хәрәкәтләнү, тәмәке тарту, эндокринология (диабет), бавыр авырулары аркасында күтәрелергә мөмкин. Шулай ук “начар” холестеринның "яхшы"сына карата мөнәсәбәте коэффициентын (атерогенность) исәпләп чыгарырга була. Коэффицинет никадәр югары булса, атеросклероз барлыкка килү куркынычы шулкадәр күбрәк. Холестеринның гомуми күләменнән ЛПВПны алып, барысын да ЛПНПга бүләбез һәм атерогенность коэффициентын алабыз.
– Ә аны ничек төшерергә була?
– Әгәр дә холестерин дөрес тукланмау аркасында күтәрелсә, күрсәткечләр нормага кайтсын өчен, рационны төзәтү дә җитә. Моның өчен холестеринга бай булган продуктлар, туендырылган майлар һәм трансжирларлар куллануны чикләргә кирәк. Клетчатка күп булган яшелчә, җиләк-җимеш, ярдырылмаган бөртеклеләр, аксымга бай продуктлар: тавык, балык һәм кузаклылар ашагыз. Кыздырылган ризыкны парда пешкәненә алыштырыгыз. Фастфуд һәм тәм-томнар, ярымфабрикатлар кулланудан тыелу зарур.
Холестерин сәламәт булмаган яшәү рәвеше аркасында да күтәрелергә мөмкин дидек, шуның өчен артык авырлыкны киметү, тәмәке тартудан һәм исерткеч эчемлекләрдән баш тарту мөһим. Көн режимын җайга салыгыз – ким дигәндә 8 сәгать йокларга, физик күнегүләр ясарга. Сәламәтлекне саклау өчен иртәнге зарядка, җәяү йөрү, җиңелчә йөгерү, даими велосипедта йөрү дә җитә.
Шулай ук гомоцистеинның күләмен күзәтеп торырга кирәк, моның сәбәбе В төркеме витаминнары (В12, В9, В6) җитешмәү аркасында булырга мөмкин, аның нәтиҗәсендә холестерин күтәрелә. Шулай ук холестеринны, үт куыгындагы ташлар булмаса, минераль сулар, әче үләннәр (исландия мүге, әрем, әрекмән тамыры, тузганак тамыры) төнәтмәләре белән үт бүленеп чыгуны стимуллаштыру белән дә киметергә мөмкин.
– Холестерин күләмен белеп торырга кирәкме?
– Ул кеше организмының тереклек эшчәнлеге өчен кирәк. Холестерин гормоннарны синтезлаштыра, су һәм тоз балансын, организмның бала тудыру белән бәйле җенси функциясен көйли. Сөякләр формалаштыру өчен кирәк булган Д витамины да холестериннан ясала.
Холестерин түбән булу да куркыныч. Контрольсез диета тоткан кызларның айлык циклы туктала, һәм ул бала табу сәләтен югалту куркынычын булдыра. Шулай ук калкансыман биз гормоннары дефицитына китерә, хәтер начарая, игътибарлылык кими, күрү сәләте начарлана, тәнгә тимгелләр чыга.
Шулай ук холестерин атеросклероз, йөрәкнең ишемик авыруы һәм миокард инфаркты куркынычы факторы булып тора.
Үт куыгында, төнлә үт суы ун тапкыр күбрәк җыелу сәбәпле, артык холестерин кристаллаша. Башта ул шунда туплана, аннары укмаша һәм ташлар барлыкка килә.
Шулай ук холестеринның күләме югары булу белән инсулинның күпләп бүленеп чыгуы арасында да бәйләнеш бар. Соңгысы аркасында ашыйсы килү хисе арта, шуның белән артык авырлык һәм организм тукымаларының инсулин гормонына сизгерлеген югалту халәте (инсулинорезистентность) барлыкка килә. Һәм алга таба инде, диабет вакытында, еш кына ЛПВП ("яхшы" холестерин) күләме кими, ә ЛПНП ("начар" холестерин) һәм холестеринның гомуми күләме күтәрелә.
– Йомыркада холестерин бар, диләр. Әмма шул ук вакытта файдалы дип тә әйтәләр. Аны көнгә күпме ашарга була?
– Гомумән алганда, чамасы хисе организмга зыян китерми. Ләкин йомырканы атнасына ике тапкырдан да күбрәк һәм бер ашауда икедән дә артыкны кулланганда, шул ук вакытта фастфуд һәм трансжирлар да өстәлсә, холестерин күләме артачак. Һәр йомырка сарысында 200-250 мг холестерин бар, шуңа күрә артыгын кулланырга кирәкми. Әмма аны рационнан алып атарга да кирәкми, чөнки йомырка составында алыштыргысыз аминокислоталар күп булган югары сыйфатлы аксым чыганагы булып тора. Аңарда A, В, D, Е, К. витаминнары күп. D витамины аеруча мөһим, чөнки күпчелек кешеләрдә ул юк. Составында сәламәтлек өчен мөһим минераллар: селен, тимер, цинк һәм фосфор бар. Ул организмда тестостерон күләмен арттыра.
Кемнәргә холестеринның күләмен даими тикшеп торырга киңәш ителә?
Исерткеч эчемлекләр еш кулланучыларга
тәмәке тартучыларга,
диабеттан җәфаланучыларга,
кан басымы югары булганнарга,
артык гәүдә авырлыгы күзәтелгәндә,
менструаль цикл тоткарланганда,
аритмия булганда,
аяклар шешенгәндә,
уң як кабырга астында авырту теолганда,
калкансыман бизнең гормоннары бүленеп чыгу бозылганда,
дөрес тукланмаганда
45 яшьтән узганнарга.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар