16+

Безгә ярдәм итәрләрме? Иң мөһиме – сугыш булмасын!

Коллективларда, өйдәге якыннарны котлаганда шул теләк быел аеруча да актуаль яңгырады.

Безгә ярдәм итәрләрме? Иң мөһиме – сугыш булмасын!

Коллективларда, өйдәге якыннарны котлаганда шул теләк быел аеруча да актуаль яңгырады.

Сәер заманда яшибез. Әле кичә генә коронавирус котыра, авырулар саны арта, QR-кодлар дип шаша идек. Бүген инде бу хакта искә алучы да юк диярлек.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан гына хәрбиләрнең генә түгел, гади халыкның да күңеленә шом керде.

...Украина белән Россия арасында киеренке мөнәсәбәтләр 2014 елдан ук, күршеләрдә халык Мәйданга чыкканнан соң урнашты. Сәбәбе бер генә. Күршеләрнең сәясәтенә башка берәүләрнең кысылуында.

Шул сигез ел дәвамында Украина составына кергән Донецк һәм Луганск республикаларында вакыт-вакыт шартлаулар хакында телесюжетлар күрсәтелгәләде. Газеталарда язмалар да күренгәләде.

Бездә матбугат чараларын дүртенче хакимият дип санау күптән юк инде. Моны яшереп торырга да кирәкми. Юкса, журналистлар да башка идарә органнары белән бер дәрәҗәдә булыр иде. Ә сәясәттә матбугат чаралары агитаторлар кебек. Нинди көй яңгырый, шул җыр җырлана. Донбасс һәм Луганск белән дә шулай. Ковид темасы бер кичтә томан сыман юкка чыкты.

21 февраль көнне Владимир Путин кич Куркынычсызлык Советы әгъзаларын җыйды. Аларның барысы да бер үк җырны җырлады: ДНР һәм ЛНРның мөстәкыйль, бәйсез булуын танырга! Тышкы разведка башлыгы Сергей Нарышкин гына бу эшләрнең нәрсәгә юнәлдерелгәнен ычкындырды. “Донецк һәм Луганск Халык республикаларының Россия составына керүен хуплыйм”, – диде ул. Путин аны: “Без бит әле бу хакта сөйләшмибез”, – дип туктатты һәм Нарышкин бу республикаларның бәйсезлеген таныйм дип төзәтте.

Бу “ялгышлык” юкка гына түгел шикелле. Ник дигәндә, мөстәкыйль дип таныганнан соң әлеге республикалар җитәкчеләре Путин белән хезмәттәшлек хакында килешү имзалады. Ә анда референдум һәм ДНР белән ЛНРны рәсми рәвештә Россиягә кушып куярга да күп калмый.
Бәйсезлекне таныганчы Владимир Владимирович бер сәгатьлек мөрәҗәгать ясады. Аны да йоклар вакыт җиткәч, төнге сәгать 10нан соң. Бу бер сәгатьнең 60 проценттан артыгы Украинаның тарихына багышланган иде. Кем нигез салганнан алып, хәзер Украинаның кемнәр кулында икәненә кадәр искә алды Президент.

 – Украина – тулысынча Владимир Ильич Ленин исемендәге республика. Ленин – Украинаның архитекторы. Хәзер Ленинның “рәхмәтле” буыны аның һәйкәлләрен җимерә. Имеш, декоммунизация. Без Украинага чын декоммунизациянең нәрсә икәнен күрсәтергә әзер”, – дип тә өстәде Путин.
Россия тарихына күз салсак, күрсәтелгән “декоммунизация”ләр күп инде ул. Гомумән, рус халкы сугышмый гына, тынычлап яши аламы соң? Украина АКШ кулында марионетка дисә дә Путин, күршеләрдәге вазгыятьне кыздырыр өчен безнең сәясәтчеләр дә майны сибеп кенә тора. Ике зур державаның акыллы җитәкчеләре үзара утырып сөйләшкәннән соң да нәтиҗә юк икән, моңа нәрсә дип әйтеп тә булмый. Океан артындагы дәүләт җитәкчесе менә-менә үзенең исемен онытырга торган бабай булуына карамастан, нәрсәдер даулый. Имештер, тынычлык урнаштыра. Булган тынычлыкны саклап кара син, Байден әфәнде!

ЛНР, ДНР һәм Россия арасындагы килешүгә кире әйләнеп кайтсак, бу төбәкләр өчен берәр нәрсә үзгәрерме? Финанс яктан юктыр. Моңа кадәр дә алар Россия казнасыннан тукланды. Хәзер инде рәсми рәвештә ярдәм булачак. Россия зур, Россия бай! Африкага да, Сириягә дә, Украинага да (СССР таркалганнан соң элеккеге республикаларның бурычларын Россия каплавы хакында Владимир Путин үзе дә әйтте) ярдәм кулы сузарга әзер. Әмма НАТО Украинада ракеталар урнаштырып, ул-бу була калса, Самара, Казан, Әстерхан, Волгоград җир шарыннан юк булуы ихтимал. Без юмарт һәм ачык халык. Әмма үзебез кыен хәлдә калсак безгә кем ярдәм итәр?

Фото: https://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading