16+

Фәрит Мөхәммәтшин Луганск Халык Республикасына гуманитар ярдәм озатуда катнашты

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган чираттагы гуманитар ярдәм фуралары китте.

Фәрит Мөхәммәтшин Луганск Халык Республикасына гуманитар ярдәм озатуда катнашты

Бүген Казаннан Лисичанск һәм Рубежное (ЛХР) шәһәрләренә «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге эгидасы астында җыелган чираттагы гуманитар ярдәм фуралары китте.

Йөкне Казанның «Бәхетле» складыннан төяделәр. Волонтерлар һәм хәйрия акциясендә катнашучылар белән Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин аралашты.

«Бердәм Россия» партиясе инициативасын хуплап  игелекле татарстанлылар янәдән  республикабыз шефлыкка  алган  Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар йөк җибәрәләр, – диде Фәрит Мөхәммәтшин, – бу инде 23 нче йөк, барлыгы 2,3 мең тоннадан артык гуманитар ярдәм җибәрелде».

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, бу юлы гуманитар йөкне җибәрү Халыкара балаларны яклау көненә туры килә, шуңа күрә татарстанлылар Донбассның иң кечкенә кешеләре өчен әйберләр җыярга тырышкан. Дүрт зур йөк машинасында 70 тонна йөк җибәрелә.  Анда сабыйлар өчен памперслар, нәни балалар ризыклары, азык-төлек һәм дарулар һәм башка кирәк-яраклар бар. Гуманитар ярдәм җыюда Алабуга, Минзәлә, Түбән Кама һәм Чирмешән районнарыннан компанияләр катнашкан. 

Фәрит Мөхәммәтшин партия активына, муниципаль районнар, сәнәгать предприятиеләре һәм хуҗалык субъектлары башлыкларына, яңа тәбәкләрдәге  бүгенге авырлыкларны уртаклашкан битараф булмаган татарстанлыларга зур рәхмәт белдерде. Парламент башлыгы «Бәхетле» генераль директоры, Дәүләт Советы депутаты Мөслимә Латыйповага гуманитар йөкләр туплау һәм сортларга аеру өчен склад биналары биргән өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Балалар товарларыннан тыш, йөк составында гигиена әйберләре, өлкәннәр өчен подгузниклар бар. Аларны шәһәрләрдә яшәүче мохтаҗларга бүлеп бирәчәкләр, шулай ук госпитальгә тапшырачаклар, анда махсус хәрби операциядә катнашучылары дәвалана. 

Чирмешән муниципаль районы объектларны торгызу өчен төзелеш материаллары – 20 тонна такта җибәрә. Минзәлә халкы 10 тонна бәрәңге, 4 тонна төзелеш материаллары һәм 4 тонна эчә торган су тапшыра. Түбән Кама «НИКОПРОФСНАБ» компаниясе төрле куәттәге генераторлар, төзелеш кораллары, материаллар һәм хуҗалык товарлары, шулай ук шәхси гигиена чаралары һәм азык-төлек җибәрә.

Сәфәрне транспорт белән тәэмин итүне оештыруда ТР Ресоциализация фонды җитәкчесе Данияр Максудов катнашкан, шулай ук ул ЛХРдагы җирле бүлекчәләр өчен төрү материаллары сатып алган. 

«Бердәм Россия»дән гуманитар колоннаны партиянең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин, «Бердәм Россия»нең Минзәлә җирле бүлеге Секретаре һәм Минзәлә муниципаль районы башлыгы Айдар Сәлахов озата барачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading