16+

Халык февральдә ел саен җылылык мәсьәләсендә «дулап» ала

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен февраль аенда китерелгән квитанциягә Казан һәм аеруча Чаллы халкы ризасызлык белдергән. Алар җылылык өчен түләүне арттырып язганнар, дип уйлый.

Халык февральдә ел саен җылылык мәсьәләсендә «дулап» ала

Торак-коммуналь хезмәтләр өчен февраль аенда китерелгән квитанциягә Казан һәм аеруча Чаллы халкы ризасызлык белдергән. Алар җылылык өчен түләүне арттырып язганнар, дип уйлый.

Түлисе була шул

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов җылылык өчен түләү күләмнәренең гадәттәгедән артыграк булуына “кышның салкын айлары сәбәпче”, диде.
 – Кышның декабрь һәм гыйнвары – иң салкын айлары. Февральдә халык гыйнвар өчен хисап кәгазьләре алды. Казан һәм аеруча Чаллы халкыннан җылылык өчен арттырып язганнар, дигән хәбәрләр керде. Мөрәҗәгатьләр тикшерелде, исәп-хисапта арттырып язу фактлары ачыкланмады. Җылылык өчен түләү хисаплагычлар күрсәткечләре нигезендә фактта кулланылган күләмнән алына. Хисаплагычлар урнаштырылмаган йортларда түләү норматив буенча башкарыла. Исәп-хисап күрсәткечләре һәр айның 25 числосында алына. Аннан калган көннәрдә кулланылган чыганаклар өчен түләү киләсе айга языла. Гыйнварда да җылылык куллану декабрь аендагы күрсәткечтән Казанда 27 процентка, ә Чаллыда 30 процентка артыграк булды, – диде Алексей Фролов журналистлар белән очрашуда.

Тикшереп торуның файдасы бар
Татарстанның дәүләт торак инспекциясе җитәкчесе Сергей Крайнов таныштырганча, халыктан коммуналь исәп-хисапларына карата 3 мең шикаять кергән.
 – Бер мең тикшерү үткәрелде, 67 очракта төгәлсезлекләр ачыкланды. Коммуналь түләүләрдә халык файдасына 6 миллион сум күләмнәрендә кабаттан исәп-хисап ясалды, – диде Сергей Крайнов.
 Интернет аша гариза-шикаять җибәргән очракларда электрон документ әйләнешендә үзеңне теркәргә ягъни расларга кирәк. Шәхес теркәлмәгән булса, Торак инспекциясе билгесез затлардан кергән мөрәҗәгатьләрне тикшерми.

Кешесе юк, җылысы юк... бу нинди фатир?
Иске йортлардагы фатирларда җылылык хисаплагыч приборлар юк, ә яңа төзелгән йортларда инде бар.
 – Кеше яңа йорттан фатир алган, җиһазландырган, шунда яши, җылылктан файдалана,-дип тәфсилләп аңлатырга тотынды Сергей Крайнов. – Аның күршесе, мәсәлән, фатир алган, ләкин анда яшәми. Шунлыктан, батареяга җылылык килүне япкан. Мондый хәлдә бу фатир башкалар белән уртак диварлар хисабына җылына. Кеше үзе яшәмәсә дә, фатирдагы җылылыкны билгеле бер чиктән узып киметергә хаклы түгел. Бу очракларны идарәче компанияләргә хәбәр итәргә кирәк, – дип киңәш бирде Сергей Крайнов.

Куен дәфтәренә: Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының “кайнар элемтә” телефоны – 8 (843) 231-14-10.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading