12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне.
Заманында мәктәптә чыршы бәйрәмнәрендә төрле җәнлекләр булып киендек. Кыш бабай һәм Кар кызы белән берлектә җырлап, шигырьләр сөйләп, күңел ачтык. Кызганыч, хәзер кайбер мәктәпләрдә укучыларның җәнлекләр булып киенүе юк икән.
Китапханәче булып эшләгән әнием Флера миңа: “Конституция рәвешендә киенерсең”, – диде. Җиңү яуларсың, дигәч, китапка әверелергә ризалаштым. Каты кагәзьләрдән зур китап ясадык, аның эченнән башым белән кулларым гына чыгып тора. Чыршы бәйрәмендә Кыш бабай: “Дамир улыбыз монда Конституция булып киенгән. Илебезнең төп законын олылаган”, – дип, башымнан сыйпап мактады. Кар кызы төсле карандашларның зур тупланмасын бүләк итте. Шул вакыттагы сөенечемне әле дә хәтерлим.
Кыш бабайның:”Конституция – төп закон”, – дигән сүзләрен үсә төшкәч кенә аңладым. 1993 елның 12 декабрендә бөтенхалык тавыш бирүендә Россия Федерациясе Конституциясе кабул ителде. “Конституция һәм аның барлык маддәләре – Россиянең хокукый системасының югары биеклеге, бер үк вакытта аның үсеше нигезе. Россиянең гамәлдәге барлык законнары шушы конституцион нигезгә корылган. Конституция тексты буш сүзләр тупланмасы түгел, аның нигезләмәләре гамәлдә, эшли. Ләкин, ул катып калган хокукый конструкция дә түгел, ә үсештәге тере организм”, – ди Россия Президенты Владимир Путин.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны рус һәм татар телләрендә Россия Федерациясе Конституциясе көне белән котлады. “Россия Конституциясе сайлаучыларның күпчелеге тавышы белән кабул ителде, катлаулы вакытта гражданнарны берләштерде һәм дәүләтне ныгытты”, – ди Рөстәм Миңнеханов.
Россия Конституциясендә язылганча, кеше, аның хокукы һәм иреге – иң олы кыйммәт. Дин иреге гарантияләнгән. Һәр кеше туган телендә сөйләшергә, тәрбия үткәрергә хокуклы. Ирләр һәм хатын-кызлар бердәй хокукка ия. Һәр кешенең шәхси тормышы кагылгысыз. Кешенең шәхси торагына, законда каралган очраклардан яки хөкем карарыннан башка, бәреп керү тыела. Милләтара, динара низагка өндәү, шулай ук тыела. Кеше турында аның рөхсәтеннән башка мәгълүмат туплау һәм тарату закон бозу санала. Гражданнар дәүләт хакимияте органнарына сайлауларда катнашырга, үзенең дә кандидатурасын куярга хокуклы. Һәр кеше яшәү урынын сайларга, ил буенча ирекле хәрәкәт итәргә хокуклы. Россия Конституциясендәге кайбер мисаллар гына болар.
Конституцияне әледән-әле укып һәм өйрәнеп тору зыян түгел. Россия Федерациясе Конституциясендә гражданнарның хокуклары һәм бурычлары бик ачык итеп күрсәтелгән. Конституция горурлык һәм ышаныч хисләре уята.
Фото: tetushi.tatarstan.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар