16+

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбенә 25 ел тулды

Бүген Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәпнең 25 еллык юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән педагогларга, ветераннарга, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә, башкаланың татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.

Мәскәүдәге бердәнбер татар мәктәбенә 25 ел тулды

Бүген Мәскәүдә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге мәктәпнең 25 еллык юбилеена багышланган тантаналы чаралар узды. Татарстан җитәкчелеге исеменнән педагогларга, ветераннарга, укучыларга һәм аларның әти-әниләренә, башкаланың татар җәмәгатьчелеге вәкилләренә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин мөрәҗәгать итте.

Мәскәүнең этномәдәни татар мәгарифе компонентлы, танылган "Моабит дәфтәре" авторы исемендәге мәктәпкә килгәч, Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның РФдәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин белән берлектә, мәктәп музей комплексын карады, сыйныфларның берсендә татар теле дәресендә булды. Укучылар кунакларга татар халкы һәм ил тарихы буенча үз белемнәрен күрсәттеләр, татар телендә шигырьләр укыдылар, ә яшь батырлар спорт залында үзләренең көрәш осталыкларын күрсәттеләр.

Аннары Фәрит Мөхәммәтшин "Россия Федерациясендә яшәүче халыкларның туган телләрен саклау" дигән түгәрәк өстәл эшендә катнашты. Ул Татарстан халыклары ассамблеясенең барлыкка килү тарихы турында сөйләде. "Туксанынчы елларда гаять катлаулы чорда без төрле милләт һәм дин вәкилләрен берләштерү буенча зур эш башкардык, - дип искәртте ул. - Татарстан элек-электән күп санлы халык һәм милләт вәкилләре яшәве белән аерылып торган. Гомуми тырышлык белән без барлык халыкларның үсешен, аларның милли тиңдәшлеге үзенчәлекләрен тәэмин итә торган форма таптык. Бүген якшәмбе мәктәбе эшли, ул милли мәдәниятләрне һәм телләрне саклауга лаеклы өлеш кертә. Бу безгә җәмгыятьтә тынычлыкны һәм татулыкны саклап калырга ярдәм итә".

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мәктәпнең милли мәгарифне үстерү һәм татар җәмәгатьчелеген берләштерү эшен югары бәяли. Республика Президенты исеменнән бүләккә республика парламенты җитәкчесе мәктәпкә интерактив такта тапшырды.

ТР Премьер-министры урынбасары - ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин мәктәпнең һәм аның базасында төзелгән Каюм Насыйри үзәгенең балаларны халык традицияләре рухында тәрбияләү буенча зур эшен билгеләп үтте. "Монда һәркайда татар рухы сизелә, - диде ул. - Укытучыларга һәм тәрбиячеләргә милли кыйммәтләргә мондый мөнәсәбәт өчен рәхмәт!"

Мәктәп ишегалдында Фәрит Мөхәммәтшин, Равил Әхмәтшин һәм башка кунаклар Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Журналистлар белән әңгәмә вакытында Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилова әтисенең исемен йөрткән мәктәпнең Мәскәү татар җәмгыяте өчен мәдәни үзәкләренең берсе булуын билгеләп үтте. "Монда укучылар белем генә алмый, патриотизм рухында тәрбияләнә, татар халкының тарихын, мәдәниятен һәм традицияләрен кадерләргә өйрәнә", - диде ул.   

Мәктәп юбилеена багышланган тантаналы җыелыш мәгариф оешмасының конференцияләр залында узды. Мәктәп коллективын һәм педагогик хезмәт ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән котлап, Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә милли мәгарифне үстерүдә Җәлил исемендәге мәктәпнең күренекле ролен билгеләп үтте. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе фикеренчә, Мәскәү Хөкүмәте башкалада яшәүче халыкларның милли мәдәниятләрен һәм телләрен үстерү мәсьәләләренә зур игътибар бирә.

"Сез хаклы рәвештә мәктәбегезнең тарихы, традицияләре һәм уңышлары белән горурлана аласыз, - диде Фәрит Мөхәммәтшин. - Монда, этномәдәни татар компонентын саклап калган бердәнбер мәктәптә, 35 тән артык милләт баласы укый һәм һәрьяклап үсеш ала! Бу бик кыйммәтле! Мәскәүдә безнең көчебезнең күпмилләтле булуыбызда икәнлеге аеруча ачык күренә. Без үзебезне бер зур гаиләдә хис итәбез. Нәкъ менә шундый мәктәпләрдә югары әхлакый сыйфатлар тәрбияләнә, туган-тумачалар һәм якыннар, туган шәһәр һәм ил язмышы өчен җаваплылык хисе тәрбияләнә".

Җыелганнарны Мәскәү татар җәмәгатьчелеге лидеры, Россиянең атаклы гаскәрие, генерал-полковник Рәсим Акчурин котлады, ул мәктәп эшчәнлегенә актив ярдәм күрсәтә. " Бу урында торган балалар бакчасын да, аны сүткәннәрен дә һәм шул урында бу мәктәпне төзи башлаганны да хәтерлим, - дип искә алды ул. - Мәктәп Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Мәскәү мэры Юрий Лужков ярдәме белән ачылды. Башкаланың хәзерге җитәкчелегенә, безнең рухи лидерыбыз Равил Гайнетдинга мәктәп үсешенә ярдәм иткән өчен рәхмәт. Без, ветераннар, сезнең белән горурланабыз, киләчәктә дә балалар һәм яшьләр белән очрашырга шат булачакбыз".

Депутат Ольга Мельникова Мәскәү шәһәр Думасы Рәисе һәм депутатлар корпусы исеменнән котлау укыды. Алексей Шапошников мәктәп коллективының киләчәктә дә халыклар арасындагы дуслыкны ныгыту өчен хезмәт итәчәгенә ышанычын белдерде.

Чара азагында Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хатларын, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының, Татарстан Республикасының Россядә Тулы вәкаләтле вәкиллегенең Мактау грамоталарын мәктәпнең иң яхшы укытучыларына тапшыру тантанасы булды.

Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп 1997 елда нигезләнгән.

Башлангыч һәм 5 нче сыйныфларда татар теле атнага 2 сәгать күләмендә мәҗбүри уку предметы буларак өйрәнелә. Башка сыйныфларда татар телен укыту факультатив нигездә алып барыла. Мәктәптә барлыгы 581 укучы белем ала.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading