16+

“Әйе” димә, юкса, кармакка эләгәсең

Телефон шалтырый һәм шунда ук өзелә, алып өлгерсәң – трубкада тынлык. Кире шалтыратасың икән, абонент элемтәдә түгел дигән автоответчик кына җавап кайтара.

“Әйе” димә, юкса, кармакка эләгәсең

Телефон шалтырый һәм шунда ук өзелә, алып өлгерсәң – трубкада тынлык. Кире шалтыратасың икән, абонент элемтәдә түгел дигән автоответчик кына җавап кайтара.

Мондый сәер шалтыратулар инде берничә ел дәвам итә. Алар көненә берничәдән алып, берничә дистәгә кадәр булырга мөмкин. Кырыгалдарлар шулай эш итәме соң дип тә уйлыйсың? Алай булса, мондый буш шалтыратуларның файдасы нидә соң? 

Активлык күрсәттең икән, бетте баш
Берничә секунд кына дәвам итеп, шунда ук туктаган шалтыратулар кешене активлык күрсәтүгә этәрү максатын йөртә икән. Ягъни спамчылар яки мошенниклар кызыксынучан кеше әлеге номер буенча кире шалтыратыр дип өметләнә. Бу номерның актив булуын, шулай ук әлеге абонентның элемтәгә җиңел баруын һәм аңа йогынты ясау мөмкин икәнен дәлилли.

Асылда сүз телефон номерлары базасын җыю яки актуальләштерү турында бара. Алга таба бу базалар спам белән шөгыльләнүчеләргә сатыла – сезне смс язып яки шалтыратып интектерәчәкләр. Мондый номерларга шалтыратуның да мәгънәсе юк – сезгә берәү дә җавап бирмәячәк, бу номер беркемгә дә беркетелмәгән.

“Кыйммәтле” база туплыйлар
Шалтырату озаграк дәвам иткән, ә трубканы алу белән элемтә өзелүнең дә үз аңлатмасы бар. SIM-карта Wi-Fi-роутерга, камерага, шлагбаумга һәм башка җайланмага урташтырылган булуы мөмкин бит – бу очракта шалтыратуга беркем дә җавап бирмәячәк. Реклама яки мошенниклар өчен мондый номерлардан файда юк. Шуңа күрә әгәр дә сез “әйе” яки “алло” дип әйтәсез икән, система трубканы тере кеше алуын аңлый, һәм бу номер кыйммәтлерәк базага эләгә. 

Кайчак номерга кире шалтыратканда аның инде хезмәт күрсәтелмәве ачыклана. Мондый очракта номер инде операторлар тарафыннан тыелган, ә шалтырату автоматикасы һаман эшләвен дәвам итә икән.

Сөйләмне тану системаларын кулланып шалтыратулар да булырга мөмкин. Алар хәтта “Алло” дигән җавапка карап, сезнең җенесне яки яшегезне бәяләргә тырышырга мөмкин. Бу базаны тагын да күбрәк сегментлаштырырга ярдәм итәчәк, димәк, ул спамерлар өчен кыйммәтрәк булачак. Ягъни ир-атлар яки хатын-кызлар, өлкән буын кешеләре өчен товарлар һәм хезмәтләр тәкъдим ителергә мөмкин. 

“Әйе” урынына “тыңлыйм”
Шулай ук шалтыратулар биометрик мәгълүмат, бу очракта тавыш үрнәкләре җыю максатын йөртә ала. Сүз абоненттан “әйе” дигән җавапны алу омтылышы турында бара. Кайберәүләр телефон шалтыратуларына шулай дип җавап бирә бит. Мондый гамәлләр законсыз. Бу очракта абонентның тавышы язылырга һәм аннары мошенниклык максатларында кулланылырга мөмкин. Хәзер кайбер операцияләрне парольләр яки кодлар кертү ярдәмендә түгел, ә тавыш белән раслап башкарырга мөмкин. Шуңа күрә билгесез номерлардан шалтыратулар булганда һәм белмәгән кешеләр белән сөйләшкән вакытта “алло” яки “тыңлыйм” дигән формасын сайларга кирәк. Ә инде кирәксез шалтырату икәне ачыклануга аралашуны өзәргә кирәк.

Бөтенләй ачуны китерә торган хәл – шалтыратуга җавап биргәннән соң музыка уйный башлавы. Әйтерсең, син электрон чиратка куеласың. Бу нәкъ шулай. Күп кенә сервислар автоматик режимда беренчел шалтырату ясарга һәм тере кешенең җавабыннан соң гына операторга күчерергә мөмкинлек бирә торган виртуаль АТС технологиясен куллана. Әлбәттә, шалтырату барган арада оператор башка абонентлар белән аралаша, шуңа күрә сезгә көтәргә тәкъдим ителә. Бу рәвешле колл-үзәкләр эшенең нәтиҗәлелеген арттырыла, абонентларга исә тагын бер баш авыртуы өсти.

Кем шалтырата? Алдан бел!
Мондый спам шалтыратулардан ничек котылырга? Таныш булмаган номерлардан шалтыратуларга җавап бирмәскә дигән популяр киңәш һәркем өчен дә туры килми. Безгә көн саен китерү хезмәтләре, курьерлар, төрле кибетләр һәм сервислар шалтырата. Безгә банклардан хәбәрнамәләр килергә мөмкин. Шуңа күрә белгечләр номерны билгеләүче сервислардан файдаланырга киңәш итә. Алар мәгълүмат куркынычсызлыгы белән шөгыльләнгән компанияләрнең мәгълүмат базаларыннан файдалана, шулай ук кулланучылардан алынган мәгълүмат белән тулыландырыла. Мондый сервислар “Яндекс”та, Касперский лабораториясендә, МТСта бар.

Спам-шалтыратуларга кайчан киртә куелыр?
Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, тиздән абонентларга шалтыратучы компанияләр шалтыратуларның максаты турында мәгълүмат бирергә тиеш булачак. Шул рәвешле гражданнар үзләренә кем һәм нинди максаттан шалтыратуын күрә алачак. Әгәр дә компания кирәкле мәгълүматны тапшырмый икән, мондый шалтырату блокланачак. Федераль законның тиешле проекты басылып чыккан. 

Бу ничек эшләячәк? Мобиль челтәр абонентларына шалтыратучы компанияләр, бигрәк тә массакүләм характерда шалтыратулар ясаганда, үз операторларына аларның кем һәм ни өчен шалтыратулары турында хәбәр итәргә тиеш булачак. Бу мәгълүматлар автомат рәвештә оператордан операторга тапшырылачак, һәм абонент телефонында шалтырату чыганагы билгеләнәчәк. Шул ук вакытта абонент массакүләм шалтыратулардан баш тартырга яки аралашырга әзер компанияләрне генә сайларга хокуклы булачак. Әгәр компания тиешле мәгълүматны бирмәсә, шалтыратулар блокланачак. Массакүләм шалтыратулар критерийларын һәм белешмәләрне тапшыру кагыйдәләрен Хөкүмәт билгеләячәк.

Гүзәл Камалова әзерләде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading