16+

“Патриотик тәрбия турындагы закон проектын гамәлгә ашыру өчен алда зур эшләр көтә”

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында “Татарстанда гражданнарны патриотик тәрбияләү турында”гы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

“Патриотик тәрбия турындагы закон проектын гамәлгә ашыру өчен алда зур эшләр көтә”

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының кырык сигезенче утырышында “Татарстанда гражданнарны патриотик тәрбияләү турында”гы закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

Закон проектын Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов тәкъдим итте. 

–    Хәзерге вакытта патриотик тәрбия бирү мәсьәләсе федераль дәрәҗәдә аерым канун белән җайга салынмаган, шул ук вакытта андый законнар Россиянең күп кенә субъектларында инде гамәлдә. Тупланган эш тәҗрибәсен саклауның мөһимлеген, республикада патриотик тәрбия системасын ныгытуның һәм алга таба үстерүнең актуальлеген исәпкә алып, бу мәсьәләне законнар белән җайга салу зарурлыгы туды. Әлеге закон проекты гражданнарны патриотик тәрбияләү өлкәсендә республиканың дәүләт сәясәтен, аның максат-бурычларын, шулай ук патриотик тәрбия субъектларын билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Закон проекты нигезендә җирле үзидарә органнары гражданнарны патриотик тәрбияләү эшчәнлегендә катнашырга һәм патриотик тәрбия өлкәсендә муниципаль программаларны расларга хокуклы дип билгеләнә, – дип белдерде Айрат Зарипов.

Документ буенча фикер алышуга республика парламентында тәкъдим ителмәгән сәяси партия вәкилләре чакырылган иде, һәм иң беренче булып «Партия Роста» фиркасы вәкиле Марат Бухараев сүз алды. 

–    Патриотизм дигәндә, без ватан турында сөйлибез, ул илеңнең уңышлары өчен сөенү һәм аны ярату. Башка илләрнең казанышларын бәяли белергә, шул ук вакытта үзебезнең тамырларыбыз һәм кыйммәтләребез турында да онытмаска тиешбез. Төп кыйммәтләрнең берсе – гаилә. Закон проектында балаларны һәм яшьләрне тәрбияләүгә аерым акцент бирелгән һәм ул җәмгыять белән балалар бакчасыннан алып югары мәктәпкә кадәр бердәм эш системасын төзергә ярдәм итәчәк. Анда инфраструктурага – патриотик тәрбия бирә торган үзәкләр, спорт чараларына, фильм-китапларга зур игътибар бирелә. Шуңа да әлеге документны гамәлгә ашыру өчен алда зур эшләр көтә. Ә моңа вакыт һәм ресурслар, шул исәптән финанс кирәк. Бу залда бик күп законнар кабул ителде. Әмма бу закон проектын без нигез булып торган документ дип саныйбыз. Республикабызның һәм илебезнең язмышы аңардан тора, шуңа гамәлгә ашыру өчен өстәмә финанс та кирәк була, – диде ул.

«Яблоко» партиясе вәкиле Руслан Зиннәтуллин закон проектын ошатуын әйтеп, аны хәтта киңәйтергә, патриотик тәрбиягә генә түгел, гомумән яшьләрне тәрбияләүгә кайтарып калдырырга тәкъдим итте. 

КПРФ партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов та закон проектын иң мөһим документ дип атап,  ул безне тамырларыбызга кайтырга мәҗбүр итә, диде. 

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, патриотик тәрбияләү турындагы закон проектын җиңел булмаган чорда карауны һәм барлык партия вәкилләренең бу инициативаны хуплауларын ассызыклап, без бу фикер алышуны хәзер күтәреп чыгып дөрес эшләдек, диде.

Фото: http://aktanysh-rt.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading