16+

Путин: “БРИКС дөнья сәяси календаренда сизелерлек вакыйгаларның берсе булды”

Россия Президенты Владимир Путинның Казанда БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә яңгыраган төп фикерләр.

Путин: “БРИКС дөнья сәяси календаренда сизелерлек вакыйгаларның берсе булды”

Россия Президенты Владимир Путинның Казанда БРИКС саммиты нәтиҗәләре буенча узган матбугат конференциясендә яңгыраган төп фикерләр.

XVI БРИКС саммиты уңышлы тәмамланды. Ул дөнья сәяси календаренда сизелерлек вакыйгаларның берсе булды.

Быел без яңартылган, киңәйтелгән составта эшләдек, һәм Россия, берләшмә рәисе буларак, оешманың яңа әгъзалары безнең гаиләгә мөмкин кадәр тиз һәм органик рәвештә кереп китсеннәр өчен мөмкин булганның барысын да эшләде. Һәм бу, миңа калса, килеп чыкты.

Яңа катнашучылар БРИКСта эшләргә һәм нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин булуын күрделәр һәм аңладылар. Алар безнең берләшмәдә иң мөһиме – бер-береңне хөрмәт итү һәм мәнфәгатьләрне исәпкә алу икәнен сизделәр.  

Казан саммитында 35 дәүләт һәм алты халыкара оешма делегациясе катнашты. Мондый киң вәкиллек БРИКСның абруе һәм роле турында ачык сөйли.
Саммитта БРИКСның Казан декларациясе хупланды. Безнең карашка, киләчәккә йөз тоткан позитив повесткалы комплекслы концептуаль документ килеп чыкты.
БРИКС дәүләтләре финанс өлкәсендә партнерлыкны тирәнәйтүгә өметләнә. Алга таба да банкара коммуникацияне ныгытырга, илкүләм валюталарда исәп-хисапның тышкы куркынычларга бәйсез механизмнарын булдыру белән шөгыльләнәчәкбез.

Көнбатыш партнерлардан элемтәләр булдыру мөмкинлеге турында хәбәрләр ишетеп торабыз. Без бу элемтәләрдән ябылмадык. Россия сөйләшүләрдән баш тарта, шул исәптән Европа лидерлары белән дип әйтү ялган. Элемтәләрдән баш тартмадык һәм тартмыйбыз да. Әгәр кемдер безнең белән мөнәсәбәтләрне яңартырга тели икән, рәхим итегез. Без бу турыда һәрвакыт әйтәбез, әмма көчләп тагылмыйбыз.

Сайлаулардан соң (Америка Президентын сайлаулар) Россия – Америка мөнәсәбәтләренең ни дәрәҗәдә булуы, барыннан да элек, Кушма Штатларга бәйле. Әгәр дә Кушма Штатлар Россия белән уңай мөнәсәбәтләргә әзер икән, без дә шулай ук җавап бирәчәкбез. Теләмиләр икән – кирәкми. Әмма бу булачак администрация ихтыярында.

Көнбатыш дөнья илләре белән багланышларны һәм мөнәсәбәтләрне җайлау буенча даими һәм таләпчән тәкъдимнәребезгә карата безгә үз урыныбызны күрсәттеләр. Һәм бу урын, ахыр чиктә, Россиянең бары тик чимал бирүче функциясен генә үти һәм ил суверенлыгын югалта торган икенчел дәүләтләр рәтенә төшүенә китерер иде. Ә Россия мондый сыйфатта үсү түгел, яши дә алмый. Россиянең бу халәттән чыгуы, үзенең суверенитетын, икътисадтагы, финанслардагы, хәрби эштә бәйсезлеген ныгыту – үзенең куркынычсызлыгын арттыруны, киләчәктә БРИКС партнерлары белән, мөстәкыйль дәүләт буларак, ныклы һәм мөстәкыйль үсеш өчен шартлар тудыруны аңлата.

Украинаның җиңү планына килгәндә, узган ел контрһөҗүм операцияләрен үткәрергә омтылганда, якынча 16 мең кешене югалттылар. Хәзер Курск юнәлешендә соңгы ай эчендә генә дә, минемчә, югалтулар 26 мең булды. Һәм шул исәптән техниканы да югалттылар, ялгышмасам, якынча 18 мең техниканы. Хәзер меңнән артык. Дөрес, танкларны йөзгә азрак югалттылар. Тик, миңа калса, аларны азрак кулланганнар, чөнки алар Украина армиясендә азрак. Ләкин мондый саннарны атауга караганда, чынбарлыкны һәм җирдәге хәлләрне күреп, өстәл янына утырырга һәм сөйләшүләр алып барырга кирәк. Әмма Киев режимы башлыклары моны теләми. Шул исәптән, минем уйлавымча, тыныч сөйләшүләр башлану хәрби хәлне гамәлдән чыгаруга китерер иде, ә шуның артыннан ук президент сайлауларын уздырырга кирәк. Күрәсең, әлегә әзер түгелләр. Без тыныч килешүләрнең теләсә нинди вариантларын карарга әзер.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading