16+

Фирдүс Тямаев: «Озакламый тагын махсус хәрби операция зонасына барырга исәп»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев күптән түгел махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Фирдүс Тямаев: «Озакламый тагын махсус хәрби операция зонасына барырга исәп»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев күптән түгел махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.

Концертларыннан 1 миллион сумны махсус хәрби операциядә катнашучыларга кирәк-яракларга сарыф иткәне турында хәбәр иткән идек. Җырчы белән хәбәргә кереп, әлеге хәтәр сәфәре турында белештек.

 –  Әтием ягыннан ике туган энемне күреп, аңа дип алып килгән күчтәнәчләрне тапшырасы идем. Ул дислокацияләнгән җирдә кунасы идек. Килеп җиткәч, шалтырата башладык. Телефонын алмый. Заданиедәдер дип тынычландым. Аннары башка егетләр янына кереп кундык. Иртән энем белән күрешергә теләп, барыбер ул яшәгән урынга киттек. Әмма без килгәндә ул урынга 6 снаряд төшкәнен әйттеләр. Исәндер дип 4 сәгать көттем. Тик булмады. Кулымдагы күчтәнәчләрне тотып, елый-елый кире алып кайттым. Йөрәк өзгәләнә... Туганым янына дип юлга чыккан идем бит мин!

 – Узган елны бер Сабан туенда суга сикереп, носки югалтып, “Тишек носки” программасы барлыкка килгән  иде. Быел сездән нәрсә көтәргә?

 – Алдан әйтә алмыйм бит. Барысы да үзеннән-үзе эшләнелә. “Карале нишләргә икән?”  – дип уйланып йөрмим. Су булса суга, ут булса утка сикерәм. Бу чын хисләр, ясалма эшләнелгән әйбер түгел.

 – Быел ничә концерт куйдыгыз?

 – Сентябрьдән башлап санасак, 180ләп булгандыр. Әле сезон декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Гыйнвардан яңа программа булачак. Бик көчле программа әзерлибез. Төркемнән 9 кеше китте, 13 кеше килде. Шулай итеп, 25 кеше булдык. Безне тамашачы ашата да, киендерә дә. Шул акчага гаиләне тотабыз, егетләргә дә шул акчадан ярдәм итәбез. Мин халык биргән акчага яшим. Өстәмә бизнесым да, бай хатыным да юк. Альфонс булып тумадым. Бер бина төзеп караган идем, эшләр барып чыкмады, шуңа көзгә репетицияләр ясау өчен үземә продюсерлык үзәге ачам.  

 – Альфонс дигәннән, социаль челтәрләрдә: “Фирдүс сез чын ир-ат”,  – дигән комментарийлар күрдем.

 – Озакламый тагын махсус хәрби операция зонасына барырга исәп. Колонкалар алып барып, берничә җирдә егетләргә концерт куярга уйлыйм. Егетләрнең рухларын күтәрергә телим. Бу юлы баргач та, дошманнар бездән 3 километр ераклыкта гына иде. Баян уйнап, бергә җырлап, бушандык. Егетләр янына юл тотканда ук: “Син үләргә әзерме?” – дип сорадылар.

 – Бу сорау сезне куркытмадымы?

 – Ә нишлисең инде? Без әле йорттан икәү бергә, бертуган энем белән бергә бардык. Әни, хатыннар ут йоттылар инде. Андый юлга чыкканда нәрсә буласын алдан белеп булмый. Алдан ук: “Бер-бер хәл булса, кичерегез”,  – дидем. Алгы сызыкка кадәр бару бик кыен булды. Әле бүген дә барысы да күз алдында кебек. Дөресен әйткәндә, Сабан туй кәефе юк. Көн саен елыйм. Мин хәмер эчмим, шуңа күңелдәге хисләр шулай чыга. Никадәр кыен булса да эшләргә кирәк.

– Социаль челтәрдәге сәхифәгездә елмаеп сөйләшәсез, ә чынбарлыкта...

 – Мин жәлләгәнне яратмыйм. Кешенең мине жәлләгәнен сизсәм, киресенчә, ачуым чыга. Мине жәлләргә кирәкми, яу кырында булган егетләр өчен борчылырга кирәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

23

0

7

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading