16+

«Гаилә автомобиле» программасы яңартыла. Аны кемнәр куллана ала?

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ташламалы автокредит алучыларның исемлеген киңәйтте.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ташламалы автокредит алучыларның исемлеген киңәйтте.

Машиина базарындагы хәзерге сүлпән динамика фонында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы "Гаилә автомобиле" программасын яңартырга булган, дип яза “Парламентская газета”. Элегрәк акцент ким дигәндә өч баласы булган күп балалы гаиләләргә ясалды. Чара кирәкле булып чыккан, һәм беренче вице-премьер Денис Мантуров йөкләмәсе буенча ул киңәйтелгән. 26 майдан "Гаилә автомобиле"нә ике баласы булган гаиләләр дә исәп тота ала. 

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның июлендә министрлык ташламалы автокредитлау программасын яңартты. Аның шартлары нигезендә табиблар, педагоглар, махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына автомобильне 20 процент ташлама белән сатып алу мөмкинлеге булдырылды, ә Ерак Көнчыгыш төбәкләрендә яшәүчеләргә – 25 процент. "Гаилә автомобиле" программасы үзебездә җитештерелгән машинаны 10 процент ташлама белән сатып алу мөмкинлеген бирә.

Программа шартларына бәясе 2 миллион сумга кадәр торган Lada, ВИС, УАЗ, "Москвич 3", ГАЗ (тулы массасы 3,5 тоннага кадәр) модельләре эләгә. Шул ук вакытта күптән түгел яңартылган исемлектән Haval маркалы автомобиль төшеп калган, аның урынына Yoyah dream, Yoyah free өстәлгән.
Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында хәбәр итүләренчә, быел федераль бюджетта ташламалы автокредитлау программасын финанслауга 36 миллиард сумнан артык акча каралган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

1

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading