16+

Россиянең “нигез ташының” берсе – авыл

Владимир Путин: Яңа илкүләм проектлар Россия Федерациясе икътисады тармакларына “плюс”кә эшләргә тиеш.

Россиянең “нигез ташының” берсе – авыл

Владимир Путин: Яңа илкүләм проектлар Россия Федерациясе икътисады тармакларына “плюс”кә эшләргә тиеш.

Дәүләт советы комиссиясе белән Стратегик үсеш һәм илкүләм проектлар буенча советның Мәскәү Кремлендә 29 майда үткәрелгән киңәйтелгән утырышында Россия Президенты Владимир Путин:”Илкүләм проектлар кысаларында технологияләргә, җиһазларга, чималларга, эшчәнлеккә, хезмәт күрсәтүләргә зур ихтияҗ барлыкка килә. Боларның үзебезнең җитештерүчеләргә, сәнәгатькә, төзелеш тармагына һәм башка тармакларга “плюс”кә эшләве бик мөһим. Ул дәвамлы үсешкә этәргеч булырга тиеш”, – диде.

Владимир Путин 29 февральдә Федераль Җыенга юлламасында яңа 5 илкүләм проект башлап җибәреләчәге турында әйтте. Болар: “Гаилә”, “Россия яшьләре”, “Мәгълүмат икътисады”, “Озын һәм актив тормыш”, “Кадрлар”.

Дәүләт бала туу күрсәткече Россиядәге уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган төбәкләргә 2030 елга кадәр 75 миллиард сум күчерәчәк. Гаилә ипотекасы, ана капиталы программалары 2030 елга кадәр озайтылды. 

Владимир Путин Хөкүмәт әгъзаларына төбәкләр тәкъдимнәрен исәпкә алырга һәм яңа илкүләм проектларны быелның җәе ахырына әзерләп бетерергә кушты. Президент илнең киләчәгенең төп мәсьәләләре махсус хәрби операция сызыгында хәл ителгәнлеген искәртеп, хакимиятне махсус хәрби операциянең алгы сызыгындагы сугышчылар кебек эзлекле һәм киеренке төстә эшләргә чакырды.

Авыл хуҗалыгы Россиянең гомер-гомергә ышанычлы таянычы булган. Шәхси җирбиләүчелек бетерелеп, 1930 елларда колхозлар һәм совхозлар оештырылды. Халык күмәк хуҗалык эшчәнлегенә гадәтләнгәч кенә, РСФСР Верховный Советы 1990 елның ноябрендә җир реформасы турында канун кабул итте. Шушы канун колхозларның һәм совхозларның таратылуына юл ачты. Татарстанда күмәк агрохуҗалыклар сакланып калган районнар халкын бәхетлеләр, дип саныйм мин. Аларның тәгаен эш урыннары бар, стажлары туплана, авылларында – җанлылык. Колхозлар яки совхозлар бетерелгән районнарда боларның берсе дә юк. Фермерлык киң колач җәя алмый. “Гаилә”, “Россия яшьләре”, “Озын һәм актив тормыш”, “Кадрлар” һәм хәтта ясалма акыл, роботлар кулланышын күздә тоткан “Мәгълүмат икътисады” программаларын авылны тернәкләндерүгә дә файдаланасы иде. Соңыннан “акча максатчан тотылмаган”, дигән коррупция “бәяләмәләре” булмасын өчен авылга ярдәм чыганакларын яңа илкүләм программаларда алдан ук тәгаенләп кую зарур, дип уйлыйм.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading