Гафур Зарипов, Лаеш районы фермеры:
- Авыл хуҗалыгына карата якты караш сизәбез, фермерларның эшчәнлекләре дә яхшырды. Мин моны үзем генә түгел, авыл халкы күзлегеннән чыгып әйтәм. Татар эшмәкәрләре җыенында республикабызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди программалар барлыгын ишеткәч, эшмәкәрләр, безнең Татарстанда яшисебез килә, диде. Рөстәм Миңнеханов киләчәктә дә Татарстанны һәм авыл...
Гафур Зарипов, Лаеш районы фермеры:
- Авыл хуҗалыгына карата якты караш сизәбез, фермерларның эшчәнлекләре дә яхшырды. Мин моны үзем генә түгел, авыл халкы күзлегеннән чыгып әйтәм. Татар эшмәкәрләре җыенында республикабызның авыл хуҗалыгы өлкәсендә нинди программалар барлыгын ишеткәч, эшмәкәрләр, безнең Татарстанда яшисебез килә, диде. Рөстәм Миңнеханов киләчәктә дә Татарстанны һәм авыл хуҗалыгын күтәрә генә барыр, дип өметләнәм. Уңышлар аңа!
Ләйсән Шәйхетдинова, Чаллы шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәре:
- Миңа Рөстәм Миңнехановның республика белән ничек идарә итүе ошый. Һәр чарада үзен тота белә. Халыкка якын ул. Биш ел эчендәге вакыйгалар арасында Универсиаданы беренче урынга куяр идем.
Ленар Хамматов, студент:
- Ул Татарстанның дәрәҗәсен саклап кала алды. Авыр реформалар үткәрелде, дип уйламыйм, булганнары да ил күләмендәге проблемаларга бәйле.
Дания Шәйхетдинова, Казан балалар сырхауханәсендә хуҗалык эшләре мөдире:
- Социаль программалар уңышлы эшли. Өч ел элек социаль ипотека буенча 38 квадрат метрлы бер бүлмәле фатир алдык. Сырхауханәбездә терминаллар куелгач, чиратлар да бетте.
Фото: tatar-inform.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар