16+

Татарстан Президенты предприятиеләрнең акчаларын кая урнаштырырга урын тапты

Икътисад министрлыгының коллегия утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм депутатлар катнашты.

Татарстан Президенты предприятиеләрнең акчаларын кая урнаштырырга урын тапты

Икътисад министрлыгының коллегия утырышы булды. Аның эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан премьер-министры Алексей Песошин, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль районнар башлыклары, предприятиеләр җитәкчеләре һәм депутатлар катнашты.

- Узган елның нәтиҗәләре буенча республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан якынча 650 миллиард сум күләмендә табыш алынды. Предприятиеләребезнең җитәкчеләренә һәм милекчеләренә мөрәҗәгать итәм-бу финанс ресурслары Татарстанда калырга һәм яңа инвестиция проектын эшләтеп җибәрү өчен, сез җитештергән продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру өчен база булып торырга тиеш, - дип белдерде коллегия утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Икътисад министрлыгына һәм тармак ведомстволарына, федераль ярдәм чараларын кулланып, предприятиеләргә проектларын гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтергә кушылды.

Президент күтәреп мактамады, салып таптамады

 Татарстанда 2021 елда икътисадның тернәкләнүе 3,8 процент булган, ә тулай төбәк продукты күләме 3,3 триллион сумны тәшкил иткән.
— Быелга план-103,6 проценттан да ким түгел,- диде үзенең бәяләмә чыгышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.- Бу безнең минимум, чөнки безнең стратегия 2030 елга 5 триллион сум тулай төбәк продукты күләмнәренә чыгу.

Инвестицион активлыкны стимуллаштыру хакимиятнең барлык дәрәҗәләре өчен төп икътисади бурыч итеп куелды. Еллык инвестицияләр үсеше кимендә 5 процентны тәшкил итәргә тиеш.
— Узган елның нәтиҗәләре буенча республика предприятиеләре һәм оешмалары тарафыннан якынча 650 миллиард сум күләмендә табыш алынды. Предприятиеләребезнең җитәкчеләренә һәм милекчеләренә мөрәҗәгать итәм-бу финанс ресурслары Татарстанда калырга һәм яңа инвестиция проектын эшләтеп җибәрү өчен, сез җитештергән продукциянең көндәшлеккә сәләтен арттыру өчен база булып торырга тиеш,-дип дәвам итте сүзен Рөстәм Миңнеханов.

Икътисад министрлыгына һәм тармак ведомстволарына, федераль ярдәм чараларын кулланып, предприятиеләргә проектларын гамәлгә ашыруда булышлык күрсәтергә кушылды.

— Ярдәм итүнең иң зур чараларыннан берсе-капитал кертүләрне яклау турында килешү һәм кызыксындыру. Инфраструктураларга киткән чыгымнарны компенсацияләү үзен яхшы күрсәтте. “Алабуга” үзгә икътисади зонасы һәм “Алабуга-2. Нефть химиясе” моңа мисал,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү белән начар шөгыльләнүче Кайбыч, Әгерҗе һәм Аксубай районнары тәнкыйтьләп телгә алынды. Бу юнәлештә Тукай, Югары Ослан районнарының, Казан белән Чаллы шәһәрләренең эшчәнлеген мактап үтте республика башлыгы. Районнарның икътисади үсеше өчен сәнәгать паркларының көчле резерв булуы искәртелде. Әлеге парклардагы резидентлар (төрле формадагы предприятиеләр) тарафыннан сәнәгать җитештерүе күләменең 10 проценты барлыкка китерелә. Узган ел сәнәгать паркларында 7 мең яңа эш урыны булдырылган.

Рөстәм Миңнеханов сәнәгать парклары санын арттыруны, бизнеста цифрлаштыруны актив кулланышка кертүне, эшкуарлык серләренә шәһәр һәм авыл мәктәпләрендә үк өйрәтә башлауны, товарлар белән интернет мәйданга максатчан чыгуны бурыч итеп йөкләде.
— Фән беренче таяныч. Татарстанда дөньякүләм дәрәҗәдәге талантлы галимнәр бар. Фәнни бердәмлек зарур,-диде Рөстәм Миңнеханов.

 Эшкуар, министрлык сайтын күзәт

Татарстан премьер-министры урынбасары-икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов докладында әйтелгәнчә, узган ел авыл районнарындагы резидентлары 70 проценттан азрак булган сәнәгать паркларына ярдәм чаралары күрелгән. Татарстан Президентыы башлангычында ташламалы займ, микрозайм һәм субсидиягә кагылышлы ярдәм чаралары гамәлгә куелгач, узган елның алты аенда авыл районнарындагы сәнәгать паркларында тагын 80 резидент эшчәнлеген башлаган.

Республикада үзмәшгульләрне дә исәпкә алып, кече һәм урта предприятиеләрдә 787 мең кеше эшли. “Татарстан Республикасының эшкуарлыкка теләктәшлек фонды” белән “Татарстан Республикасының Гарантия фонды” узган ел эшкуарларга 3,55 миллиард сум ярдәм күрсәткән, быел әлеге максатларга 4,53 миллиард сум каралган. Икътисад министрлыгында эшкуарларга ярдәм йөзеннән “Мои субсидии” һәм “Аналитика товарных потоков” цифрлы платформалары эшли.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading