16+

Казанда быел 464 йорт ишегалды төзекләндерелә

07 апреля 2025, 16:40
428
0
1
Уку өчен 3 минут

Исемлеккә кертелгән иң кечкенә участок – Мәскәү урамында.

Казанда быел 464 йорт ишегалды төзекләндерелә

Исемлеккә кертелгән иң кечкенә участок – Мәскәү урамында.

Татарстан башкаласында быел “Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында күп фатирлы 464 йорт ишегалды төзекләндереләчәк. 90 участокта эшләр башланды инде.

– “Безнең ишегалды” программасы шәһәрне төзекләндерүдә гаять зур әһәмияткә ия. Быел тагын 100 мең казанлы уңайлы-төзек ишегалларын кабул итеп алачак. Бу кешеләр өчен, тормыш уңайлылыгы өчен, шәһәр мохитен яхшырту өчен бик мөһим. Казанда, быелгы саннарны да кертеп, инде 2742 йорт төзекләндерелгән ишегалларына ия була. Әлеге күрсәткеч төзекләндерүгә мохтаҗ ишегалларының 80 проценты, – дип фикерен белдерде Казан мэры Илсур Метшин “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә. 

Шәһәр башлыгы шушы программага теләктәшлек күрсәткәне өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте.
– Бюджеттагы һәр сум бик төгәл һәм сакчыл тотылган шартларда да “Безнең ишегалды” программасы кысырыкланмый. Быелгы финанслау узган елгыдан күбрәк тә, хәтта, – диде мэр Илсур Метшин.

Шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев таныштырганча, программага 2014 елга кадәр төзелгән һәм әле ремонт үткәрелмәгән ишегаллары кертелә.
– Кол Гали, Завойский һәм Фучик урамнарындагы 15 йортның ишегаллары комплексы – быелның иң зур эш участогын тәшкил итә. Аның гомум мәйданы 103,5 мең квадрат метр. Иң кечкенә участок – Мәскәү урамындагы 53нче йортның ишегалды, ул 583 квадрат метр, – диде Игорь Куляжев.

Казанда ишегалларын капиталь ремонтлауга 4 миллиард 270 миллион сум күчерелгән. Быелгы яз коры һәм җылы килгәнлектән, “Безнең ишегалды” программасы кысаларындагы эшләр гадәттәгедән 2 атнага алданрак башланган. Ишегалларындагы корган һәм хәвефле зурлыктагы агачлар киселә, ә яшь һәм сәламәт агачлар калдырыла.

– Йортта яшәүчеләрнең яртысыннан күбрәге ризалык белдереп тавыш биргән очракта гына ишегалдында төзекләндерү эшләренә керешелә. Әгәр тавыш тиешле санны җыймаса, ремонт киләсе елларга кичектерелә. Ишегалды корылмаларында җитешсезлекләр, ягъни, ватылган өлешләр табылса, корылмалар белән тәэмин итүче оешма җитешсезлекләрне 2-3 ел эчендә бетерергә бурычлы, – дип искәртте Игорь Куляжев.

Узган ел Казанда 459 ишегалды төзекләндерелде. Программа гамәлдә булган 5 ел эчендә 14 миллиард 5 миллион сумга 2278 йорт территориясе яңартылды. Ишегалларында автомобильләр өчен өстәмә рәвештә 25 мең урын барлыкка китерелде.

Башкаланың Яңа Савин районындагы Академик Лаврентьев урамындагы 8 һәм 8а йортлары ишегалларын төзекләндерүгә керешелде. 8нче йорт янында автомобильләр куеп тору өчен мәйданчыклар зонасы тагын да киңәйтелсә, яхшы булыр иде. Әлеге йортта яшәүчеләр автомобильләрен җир өстенә куярга мәҗбүр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading