16+

1 декабрь: бүген салым түләүнең соңгы көне

Милек, транспорт һәм җир өчен салымнарны түләргә бик аз вакыт калып бара – 1 декабрьгә хәтле өлгерергә кирәк. Почта тартмаларында түләү кәгазен таба алмаганнар моны электрон рәвештә эшли ала, моның өчен Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет булдырырга кирәк.

1 декабрь: бүген салым түләүнең соңгы көне

Милек, транспорт һәм җир өчен салымнарны түләргә бик аз вакыт калып бара – 1 декабрьгә хәтле өлгерергә кирәк. Почта тартмаларында түләү кәгазен таба алмаганнар моны электрон рәвештә эшли ала, моның өчен Федераль салым хезмәте сайтында шәхси кабинет булдырырга кирәк.

2016 елдан башлап, салым хезмәте шундый кабинеты булганнарга аны электрон вариантта гына җибәрә. Юристлар әйтүенчә, физик зат әлеге хәбәрнамәне алмый торып, милеккә салымны түләргә тиеш түгел, аны салым хезмәте һәрбер регион өчен аерым формула буенча исәпләп чыгара.

Быел җир һәм транспорт салымы күләме күпчелек гражданнар өчен әллә ни үзгәрмәде, ә менә торак һәм башка биналар өчен түләүләр артты. Моның сәбәбе – узган елдан башлап, милеккә салым акрынлап кадастр бәясе белән тәңгәлләштерелә. ­Россиянең 28 регионында (шул исәптән Татарстанда да) милек салымы узган елда ук яңа схема буенча исәпләнелде, быел ул 40 процентка хәтле үсте (узган ел 20 процентны тәшкил итте). Шәхси милеккә йорт яки дача һәм бакчадагы корылмалар; фатир, бүлмә, фатирдагы өлеш; коммерция, административ максатларда файдаланылучы биналар, сәүдә мәйданчыклары, офис, ашханә, кафе, рестораннар; гараж, милек хокукы билгеләнгән машина кую урыны, яки башка биналар; милек хокукы рәсмиләштерелгән төзелеп бетмәгән торак мәйданы, шул исәптән күчемсез милек комплексы; салым инспекциясендә теркәлгән башка күчемсез объектлар керә.

Белгечләр әйтүенчә, салым хезмәте нинди генә суммага хәбәрнамә җибәрсә дә, аны вакытында түләү зарур. Вакытында түләнмәгән очракта, Салым кодексында санкция­ләр куллану каралган: һәр түләнмәгән көн өчен пеня һәм салым суммасының 20 проценты күләмендә штраф салына. Әгәр кеше онытып түгел, ә белгән өстенә түләми икән, бу очракта штраф күләме ике тапкыр арта. Салым суммасын һәм пеняларны түләү турындагы хәбәр алынганнан соң түләү срогы – сигез эш көне. Пеня һәм штрафларның суммасы 3 меңнән артык булганда һәм бурычларны түләү срогыннан соң алты ай вакыт узса, салым инспекциясе судка мөрәҗәгать итә ала. Гадәттә, мондый мөрәҗәгатьләр һәрчак канәгатьләндерелә: акча салым түләүченең банк карточкасыннан алына яки ул эшләгән җирдә бухгалтериядә тотыла. Шуңа күрә, әгәр сезнең милкегез бар һәм аңа салым салына икән, бу хакта хәбәрнамә килмәгән очракта, аның сәбәпләрен яшәү урыны яки милек урнашкан җирлектәге инспекциядән ачыкларга кирәк. Шуңа өстәп, быелдан башлап, салым хезмәте милек турында хәбәр итмәгән өчен дә штраф салырга хокуклы, ул түләнелмәгән салым суммасының 20 проценты күләмен тәшкил итә.

Ташламалар

Киләсе елдан махсус таш­ламаларга ия булу күпкә җи­ңеләячәк. Салым кодексындагы әлеге үзгәрешләр 2018 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк. Мәсәлән, хәзер шундый ташламаларга дәгъва белдерә алучылар (пенсия яшенә җитүчеләр), әмма бу хакта салым хезмәтенә хәбәр итмәүчеләр салымны тулысынча түлиләр. Ә киләсе елдан яңа тәртипләр кертелә: ташламага ия булу турындагы документлар булмаганда, салым органнары аларны үзләре сорап алырга тиеш (Пенсия фондыннан һ.б. оешмалардан). Шулай итеп, киләсе елдан башлап салым инспекциясе физик затларга ташламалардан файдалануны тыя алмаячак. Әмма моның өчен гаризаны барыбер язарга кирәк. Бу тәртипләр шулай ук җир һәм транспорт салымнарына да кагыла. Сүз уңаеннан, быел ташламаларга ия булучылар, үзләре артында берничә объект булганда, шуның берсен сайлап алып, 1 ноябрьгә хәтле салым хезмәтләренә хәбәр итәргә тиеш иде.

Салым түләүдән азат ителүчеләр

Советлар Союзы яки Россия каһарманнары, Дан ордены кавалерлары

Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хәрәкәт ветераннары

Балачактан инвалид булганнар һәм I, II төркемгә керүчеләр

Атом-төш коралларын сынаучылар һәм радиоактив фаҗигаләрне ликвидацияләүдән зыян күрүчеләр

Егерме елдан артык хәрби хезмәттә булучылар

Ташламага ия булучы бары тик бер генә объект өчен салым тү­ләүдән азат ителә һәм боларга фатир яки бүлмә, торак яки дача йорты, гараж, хуҗалык корылмалары, физик зат тарафыннан профессиональ эшчәнлек максатларында кулланылучы бина (мастерская, студия) керә.

Фото: www.nalog.ru

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading