16+

100 мең сум отасың килсә, йөгер!

100 мең сум отасың килсә, йөгер!

Казан марафонына бер айдан ким вакыт калып бара. 21 нче май көнне узучы ярышка спортчылар көчләре җитәрлек дистанция сайласа, оештыручылар акча саный. Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов белдерүенчә, быел Казан марафоны 25 миллион сумга төшәчәк.

- Казан марафоны республика чабышларның бер өлеше генә әле, ләкин иң масштаблы өлеше. 25 миллион ул формаль сан гына. Иганәчеләрнең бер өлеше су, җиләк-җимеш кебек әйберләр белән ярдәм итә. Марафонга киткән чыгымның 70 процентын катнашучыларның кертеме каплый, - ди Владимир Леонов.

TatarRun йөгерү серияләре директоры Вадим Янгиров сүзләренчә, иң кыйммәтле аралык марафон дистанциясе (42,2 чакрым) булачак. Спортчыларга аның өчен 2000 сум түләргә туры килә. Чакрымнар кыскарган саен кертем саны да кими.

- Марафонның приз фонды быел ике тапкыр артты. 42,2 чакрым аралыкта беренче килгән кешегә 100 мең сум бирәчәкбез. Гадәттәгечә, марафон аралыгында хатын-кызлар ирләрдән 15 минутка алданрак йөгереп китәчәк. Бу ике җенес арасында тигезлек булсын өчен һәм абсолют җиңүчене табуы җайлырак булсын өчен эшләнелә, - диде Вадим Янгиров.
Узган ел Казан марафоны СПИДка каршы актив көрәш алып баруы белән истә калган иде. Берничә дистә ВИЧ-инфекцияләнгән кешеләр башка спортчылар, хакимият җитәкчеләре, шоу-бизнес йолдызлары белән иңне-иңгә куеп йөгерде. Быел марафон бу юнәлештән баш тарткан. Әлегә оештыручылар әлеге глобаль проблеманы ни өчен читләтеп үтүен аңлатмады.


Фото: sobaka.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading