Аерылышучылар аз, туучылар күп
Казанда узган ел 18 мең 385 бала дөньяга килде
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда узган ел 18 мең 385 бала дөньяга килде
- Башкалабызда балалар туу 1987 елгы күрсәткечкә якынлашты, ул вакыттагы сан 18 мең 730 иде, - диде Казан шәһәре ЗАГС җитәкчесе Альбина Шәвәлиева кичә «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә. Татарстан башкаласы балалар туу мисалында Уфа, Самара, Түбән Новгород шәһәрләрен генә түгел, ә Мәскәү белән Санкт-Петербургны да уздырган.
2011 елда Казандагы иң яшь әнигә - 15, ә иң өлкәненә 52 яшь булган.
- Казанда үлүчеләр саны 8,9 процентка кимеп, 13 мең 824 кешене тәшкил итте. Туучылар саны үлүчеләр күрсәткеченнән 4561 кешегә күбрәк булды. 2009 елдан башлап туучылар артты. Татарстанда соңгы 19 елда, ниһаять, узган ел туучылар саны үлүчеләрдән күбрәк санда теркәлде, - диде Альбина Шәвәлиева.
Казанда узган ел 13 мең 53 рәсми никах теркәлгән, кызганыч ки, 4903 пар аерылышкан. Узган ел башкалабызда иң өлкән кәләшкә - 83, кияүгә - 87, ә иң яшь кәләшкә - 15 һәм кияүгә 17 яшь булган. ЗАГС архивын электрон хәтергә күчерү барышында Казан халкы арасында Юрист, Шлем, Салют, Баррикада, Мамонт, Партизан, Раковая роза, Олимпиада һәм башка исемнәр йөртүче кешеләр булуы ачыкланган.
Мәсьәләгә карата фикерләре белән уртаклашып, мэр Илсур Метшин: «1990 елларда балалар туу нык кимеде. Бүген шул елларда туганнарның гаилә корып, бала табар вакыты җитте. Алар сан ягыннан аз булганлыктан, балалар туу да кимергә мөмкин. Ләкин бу демографик хәлне катлауландырмаска тиеш, чөнки икенче һәм өченче баласын табучылар күп. Дәүләт тарафыннан гаиләләргә социаль ярдәм яхшыра бара, бакчалар төзелә, социаль ипотека программасы дәвам итә. Болар бала табуга ышанычны ныгыта», - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Шоу-бизнес
Илгиз Мөхетдинов гаиләсендә сөенче! Котлыйбыз!
-
#Язмалар
Резидә Шәрәфиева турында дусты Гөлназ Шәйхи: «Соңгы көненә кадәр биш вакыт намазын укып бакыйлыкка күчте...»
-
#Авыл
Нишләргә бу “кыргыйлар” белән?
-
#Авыл
Берәресе гармун уйнаса, “Исеректер ул”, диләр...
-
#Авыл
Җәй башлану белән илтеп куялар иде, ә анда... Анда үзгә тормыш...
Комментарийлар